2019 елда ил хакимияте халыкны яшәртү өчен зур бер адым ясады. Пенсия реформасы уздырып, лаеклы ялга чыгу яшен нәкъ биш елга арттырды. Елдан-ел гомер озынлыгы артып, картаю бераз гына чигенә башлаган мәлдә, бу әллә ни куркыныч та түгел кебек, тик өйрәнелгән вакытта эштән туктамау, пенсия акчасын ала алмау күпләрнең кәефен төшерде. Шул чорда безнең җәмгыятьтә яңа категория – пенсия алды яшендәгеләр барлыкка килде.
Татарстанда алар 268 меңнән артык кеше. Өстәмә түләүләр алмыйлар, әмма билгеле бер өстенлекләргә ия алар. «Ташламалар пенсиягә чыгучыларга гына бар», – дип, ялгыш фикер йөртеп, күпләр бу хакта кызыксынмый. Пенсия алды яшендәгеләргә кагылышлы бар мәгълүмат белән таныштырабыз.
Кемнәр алар пенсия алды яшендәгеләр?
Менә инде дүрт ел Россиядә хатын-кызлар – 60, ир-атлар – 65 яшьтә лаеклы ялга чыга. Пенсия алды яше статусы лаеклы ялга чыгарга 5 ел вакыт кала бирелә. Димәк, 55 яшьтәге хатын-кызлар һәм 60 яшьтәге ир-атлар бу категориягә
керә.
Бу кагыйдә вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу хокукына ия кешеләргә дә кагыла. Мәсәлән, сәламәт-леккә зыяны булган производствода йә куркыныч хезмәт шартларында эшләүчеләр 45 һәм 50 яшьтән пенсияне рәсмиләштерә ала. Алар пенсия алды яшенә 40 та һәм 50 дә керәләр. Әмма бер шарты бар: хезмәткәрнең тиешле стажы булырга тиеш.
Табиблар, укытучылар кебек, пенсиягә чыгу махсус стаж җыюга бәйле булган башка һөнәр ияләре «выслуга лет» алганнан соң бу статуста булып саналалар. Биш йә мөмкинлекләре чикле булган балалы әниләргә пенсия реформасы җилләре тимәде. Алар пенсия алды яшенә 45 яшьтән керә.
Ташламалар
Пенсия алды яшенә керүчеләргә махсус ташламалар каралган. Алар федераль дә, төбәк хакимияте дә караган өстенлекләр булырга мөмкин.
Эш урыннарын югалтканнар эшсезлек буенча югары пособие алырга хокуклы. Ул ел дәвамында түләнә. Беренче өч айда соңгы эш урынындагы өч айлык уртача хезмәт хакының 75 проценты, соңгы дүрт айда – 60 проценты, соңыннан 45 проценты түләнә. Тик түләүләр күләме 12 792 сумнан артмаска тиеш.
Эш белән тәэмин итүче пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне нигезсез рәвештә хезмәт урыныннан чыгара алмый, яшенә бәйле рәвештә эшкә алудан баш тарткан җитәкчегә административ, хәтта җинаять җаваплылыгы каралган.
Әлеге категориядә булган хезмәткәрләр диспансеризация үтәр өчен елга ике көн түләүле ял алырга хокуклы. Бу көннәрне бирү – эш бирүченең бурычы!
Пенсия алды яшендәге кешеләргә квалификацияләрен күтәрү һәм башка һөнәр алу өчен бушлай укыту программасы каралган. Әлеге программадан эшләүчеләр дә, эшсезләр дә файдалана ала. Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, агымдагы елда 1055 пенсия алды яшендәге кеше эшкә урнашкан. Бүгенге көндә яңа һөнәр үзләштерү программа-сы буенча белем алалар. Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү педагогы, программист, социаль өлкәдәге психолог, интернетмаркетинг буенча белгеч һөнәрлә-ренә өстенлек бирелә.
Пенсиянең иминиятләштерү өлеше теркәлгәнче, тупланма өлешен алырга хокуклы. Әмма моның өчен хезмәт стажы һәм пенсия баллары җитәрлек булырга тиеш, ягъни 13 ел стаж һәм 23,4 пенсия коэффициенты.
Шәһәр җәмәгать транспортында йөрергә ташламалар алырга мөмкин.
Васыятьнамәдә булмасалар да, мирас бүлгәндә алар өлешкә дәгъва итә ала. Пенсия алды яшендә булган кешеләрне бу хокуктан мәхрүм итәргә ярамый.
Үзләрен тәэмин итә алмаганнар балаларыннан, элекке хатыны йә иреннән, башка туганнарыннан алимент сорый ала.
Салым буенча ташламалар
Пенсия алды яше статусында булучылар милек салымы түләүдән азат ителә. Тәгаенләп әйтсәк, бу бары тик бер объектка гына кагыла. Йорт, фатир, бүлмә, гараж, 50 квадрат метр мәйданлы хуҗалык төзелешенең бары берсе өчен генә салым алынмый.
Җир салымы буенча да бераз өстенлекләр каралган. Җире 6 сутый һәм аннан да азрак мәйданда икән, салым алынмый. Күбрәк булган очракта, 6 сутыйдан калган өлешенә салым алына.
Бу ташламаларны алу өчен дәүләт органнарына гариза язарга кирәк түгел. Пенсия алды яшенә кергәннәргә салымнар автомат рәвештә киредән исәпләнәчәк. Ниндидер сәбәп белән ташламалар каралган икән, салым хезмәтенә, күпфункцияле үзәккә (МФЦ) мөрәҗәгать итәргә йә «Госуслуги» аша Федераль салым хезмәте сайтына сорау җибәрергә кирәк. Салым түләгәнсез икән, Федераль салым хезмәте бүлегенә белешмә илтеп бирсәгез, исәп-хисап счетына акчагыз кире кайтыр.
Пенсия алды яше статусын рәсми рәвештә алу өчен теркәлергә кирәкме?
Ташламалар алу өчен статусны расларга кирәкми, чөнки кирәкле бар мәгълүмат Россиянең Социаль фонды (Белмәүчеләргә: агымдагы ел башыннан Пенсия фонды белән Социаль иминиятләштерү фонды кушылды – ред.) мәгълүмат базасында бар. Әмма салым органнары яки мәшгульлек үзәге документаль раслама таләп итәргә мөмкин. Аны Социаль фонд бүлекләреннән, күпфункцияле үзәктән яки шәхси кабинеты булганнар «Госуслуги» порталы аша онлайн алырга мөмкин. Мөрәҗәгать итүчеләргә паспорт кына кирәк булачак. Белешмәне онлайн алырга теләүчеләргә «Госуслуги» порталына кереп, «Справки и выписки» вкладкасын ачарга һәм кирәкле хезмәтне сайларга. Анда белешмәнең ни өчен кирәк-леге турында соралачак. Бу документ эчтәлеге өчен мөһим. Аны тутырмыйча документ әзерләнми. Онлайн белешмә алу – иң уңайлысы. Ул берничә минут вакытны гына алачак. Бу хезмәт тулысынча бушлай. 2025 елдан башлап белешмәләр бөтенләй кирәк булмаячак. Пенсия алды яше статусы автомат рәвештә бирелә, бу хакта хәбәр «Госуслуги»дагы шәхси кабинетка киләчәк.
Лаеклы ялга чыгу өчен нишләргә?
Быел картлык буенча пенсиягә бер-кем дә чыкмый. (Бу вакытыннан алда пенсиягә чыгучыларга кагылмый.) Киләсе елга 63 яшькә җиткән ир-атлар, 58 яше тулган хатын-кызлар лаеклы ялга китә ала. 2019 ел реформасыннан соң иртәрәк лаеклы ялга чыгу өчен, озак елларга сузылган хезмәт стажы кирәк. Хатын-кызлар өчен ул 37, иратлар өчен 42 ел. Өч һәм дүрт баласы булган әниләр дә пенсия-гә иртәрәк китә ала. Әмма шарты бар: моның өчен кимендә 15 ел хезмәт стажы, канун белән билгеләнгән пенсия коэффициентлары саны җитү, гаиләдә 8 яшьтән кечерәк бала булмау кирәк. Бу шартлар үтәлгән очракта өч балалы әниләр – 57, дүрт балалылар – 56, биш һәм аннан да күбрәк йә инвалид баласы булганнар 50 яшьтән пенсия рәсмиләштерә ала. Лаеклы ялга чыкканда хезмәт стажына игътибар итегез. 40 һәм 45 яшьтән узган һәркемгә «Госуслуги»дагы шәхси кабинетка ел саен хезмәт стажы һәм бүгенге көнгә исәпләнгән пенсия күләме турында белешмә килә. Белешмәдә язылган хезмәт стажы белән килешмәсәгез, Социаль фонд бүлекләренә мөрәҗәгать итегез.
Ләйлә Ибраһимова. Кукмара районы, Зур Сәрдек авылы
– Лаеклы ялны ничек түземсезләнеп көтеп алганымны белсәгез икән! Чишмәбаш авылында балалар бакчасында мөдир булып эшләдем. 55 яшем тулгач, «булды, җитте, китәргә әзерләнергә кирәк», дип, үз урыныма яхшы кандидатура таптым да тәрбияче булып эшли башладым. Безнең чор хатын-кызларына пенсиягә чыгу яшен ел ярымга гына арттырганнар иде. Ике ел эшләдем әле тәрбияче булып. Узган ел ялдан чыккач, сентябрь аен бик авыр эшләдем. Нигәдер балалар өчен курка башладым. «Балаларга хәвеф-хәтәр булмыйча гына эшләп бетерсәм иде бу айны», – дип теләдем. Балалар бакчасында эшләү бик авыр һәм җаваплы хезмәт ул. Әйтеп бетергесез авыр хезмәт! Пенсия яшендә бигрәк авыр була башлый икән. Октябрьдә инде эшне ташладым. Эштән шулай җайлап кына, әкрен-әкрен генә киттем. Хезмәттәшләрем кызыгып калды кебек. «Миңа 20 ел бар әле», – ди берсе, икенчесе: «Тагын биш ел көтәргә кирәк», – ди. Пенсия яшенә җиттем дигәч, тагын биш ел эшлисе бар бит әле. Күпләр шуңа уфтана, билгеле. Сөенә-сөенә эштән туктадым. Хәзер һәр көн тууга: «Аллаһыма мең шөкер, эшкә барасым юк», – дим.
Пенсия алды яшендә икәнемне белми дә калдым үзем. Каралган ташламалар турында аңлатучы да булмады, үзем дә эзләп йөрмәдем. Бердәнбер өстенлектән файдаландым: безне, пенсия алды яшендәге кешеләрне җыеп, «Демография» программасы буенча эшмәкәрлеккә укыттылар. Шактый җитди укып йөрдек без. Һәрберебез үз проектын яклады. Мин автомойка ачу буенча бизнес-план эшләдем. Аны төзү стадиясеннән башлап, нинди җиһазлар кирәклеген ачыклап, үзкыйммәтләрен исәпләп, ел буе аласы керемнәрне санап чыгардым. Укуымның файдасы булды: автомойка ачтык. Ул бизнес-план этәргеч булгандыр, мөгаен. Аннан соң проект төзегәндә ирем белән дә, улым белән дә киңәшләштем. Алар да шулай рухланып китте бугай. Сөт продуктлары белән сәүдә итү буенча да бизнес-план ясарга уйлаган идем, барып чыкмады. Әмма анысын үзем тормышка ашырдым. Пенсиягә чыгуга, бер сыер урынына өчне асрый башладык, безнең өй хәзер кечкенә сөт комбинатын хәтерләтә. Шулай итеп, лаеклы ялда эшмәкәргә әйләндем дә куйдым. Минем бер минут та вакытым юк: биш минут ял итәм икән, ун минутлык эшем кала. Шулай бик бәхетле булып үз дөньямда яшәп ятам. Ел саен курорт-санаторийларга барып ял итеп кайтырга тырышабыз. Ул да яңа көчләр өсти. Әле эшмәкәрлек эшчәнлегемне тагын да җәелдермәкче булам. Социаль челтәрләрдә гөлләр үстерүчеләр төркеменә язылган идем, хәзер менә чәчәкләр, гөлләр белән кызыксынам. Безнең җирлеккә ят булган гөлләр кайтартып, аларны үстереп сатасым килә. Пенсия яшенә керү – картаю түгел ул. Яшәргә, эшләргә дәрт тә, дәрман да бар.
Тимур МУЛЛИН, Казан шәһәренең
«Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»
дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе
– Пенсия алды яшендәге кешеләр «Демография» илкүләм проекты-ның «Эш белән тәэмин итүгә булышу» федераль программасында катнаша ала. Ул яңа һөнәр үзләштереп, эшкә керү өчен мөмкинлекләрне арттыру йә үз бизнесыңны ачарга өйрәтергә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә Казан шәһәренең «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ндә 50 яшьтән югары булган 611 кеше белем ала. Иң популяр юнәлешләр: маркетплейслар белән эшләү менеджеры, IТ-өлкә, кадрлар менедж-менты. Үзәктә эшсез булып теркәлгәннән соң, пенсия алды яшендәге кешеләргә арттырылган күләмдә пособие билгеләнә. Хезмәт стажлары күп – 25 һәм 20 ел булганнарга түләүләр бирү периоды алдагы һәр елга ике атна өстәлә.
Безнең үзәккә быел бу категориягә кергән 533 кеше мөрәҗәгать итте. Алар, нигездә, эш урыннарыннан үз теләкләре белән киткәннәр. Резюмеларында администратор, хисапчы, инженер, машина йөртүче, менеджер, сак хезмәте булуларын күрсәтәләр. Быел 300 кеше эшкә урнаштырылды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә басар өчен, анда мөрәҗәгать итеп, электрон гариза бирергә кирәк. Үзәк резюмега туры килгән эш урыннарын 11 көн дәвамында тәкъдим итәчәк. Әгәр бу вакыт эчендә кеше эшкә урнаша алмый икән, аны эшсез дип таныйлар һәм айлык түләүләр билгелиләр.
Эшсез кеше алданрак пенсиягә чыга ала:
– эшсез калу оешманың бетерелүе, штат кыскару йә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген туктату белән бәйле булса;
– эшсез булу вакытында тәкъдим ителгән бары ике эш урыныннан гына баш тартса;
– «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» тәкъдим иткән укулардан баш тартмаган булса;
– эшсезлек буенча теркәлү шартларын бер сәбәпсез бозмаса;
– эшкә урнаштыру мөмкин булмаса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Акчан булмаса ачарсын автомойка...тем более тэрбияче зарплатасына
0
0