К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында эшләгән сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе алтынчы театраль сезонын япты. Кечкенә шигырьләр сөйләп башланган иҗат инде хәзер балаларның әти-әниләрен дә артистка әйләндергән спектакль уйнауга барып җитте. Ул башка тамашалардан ихласлыгы белән аерылып торды. Бер тамашачы да битараф кала алмады.
«Могҗиза» театр студиясенә мөмкинлекләре чиклән/мә/гән балалар йөри. Аларга сәхнә серләрен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театр артисты Салават Хәбибуллин өйрәтә. Могҗизалылар быел театраль сезоннарын «Ай-ли, замана» дигән тамаша белән япты. Режиссеры Зөфәр Харисов тамашага әти-әниләрне дә катнаштырып, гаилә спектакле булдырган. Гаилә елында бу тамаша үтә дә актуаль.
«Гаилә елы уңаеннан студиядә әти-әниләр белән уртак проект ясарга уйладык. Бер сәхнәдә өч төшенчәне – гаилә, мәктәп, театр түгәрәген берләштердек. Балалар әти-әниләре белән бергә, гаиләләре белән чыгыш ясый. Программада җырлар, скетчлар, биюләр дә бар», – ди Зөфәр Харисов.
Тамаша әти-әниләрнең авыл кешеләре булып капка төбендә сөйләшеп утыруыннан башлана. Алар үткәннәрен сагыналар, хәзерге яшьләргә гаҗәпләнәләр, оныклар, балаларны да тикшереп алалар. Җитмәсә, абзыйларның күзләрен яндырып яннарыннан көянтә-чиләк асып яшь килен узып китә. Авылга профессор килә дә лекция тыңларга авыл халкы клубка җыела. Клубта инде театр студиясенә йөрүче 12 бала барысы да үз сәләтләрен күрсәтә. Әле генә актер булып уйнаган әти-әниләр балалары белән бергә җырлый, шигырь сөйли.
Һәр бала талантлы. «Могҗиза» укытучылары чираттагы тапкыр әнә шул фикерне раслады. Балаларның күбесе студия ачылганнан бирле йөри. Алар өчен киртәләр юк. Ә сәхнәдә янәшәләрендә басып торган укытучылары, бигрәк тә әти-әниләре көч бирә. Студиядә иң гыйлемле булып саналган Әмир Нуриев бик озын монолог та, әти-әниләргә багышланган шигырь дә ятлаган. «Үзебезнең туган сәхнә бит. Күп тапкырлар репетицияләр ясадык. Ялгызым гына сәхнәгә чыгып җырларга, шигырь сөйләргә оялыр идем, ә Әмир өчен чыктым. Бик дулкынландым. Залга түгел, Әмиргә генә карап торырга тырыштым. Сәхнәгә чыгып уйнау өчен бик нык йөрәкле булу кирәктер. Дөресен әйткәндә, Әмир янында горурланып басып тордым. Минем Әмир сәхнәдә үзен бик иркен тота», – ди әнисе Гөлсинә ханым.
Студиянең җырчы егете булган Анель Имамиевның әнисе Ландыш ханым да бик оста җырлый икән. Әниле-уллы «Әнкәйнең догалары» җырын башкарганда, Люция ханым кызы Эльза Емекова белән «Балан» җырын җырлаганда күз яшьләре чыкмаган тамашачы калмагандыр.
Люзия белән Айдар Якуповлар уллары Айратны студия ачылганның беренче көннән үк Теләчедән йөртәләр. «Һәр шимбәне Казанда үткәрергә ияләштек инде. Гаилә белән чыгабыз да китәбез», – дип сөйләгән иде Люзия. Һәм менә алар үзләре дә артистка әйләнгән. Сәхнәгә хәтта әтиләрендә алып менгәннәр. «Сәхнәгә чыгып басу шәхсән минем өчен бик авыр булды, – ди ул. – Ә Айдар яшьлегендә сәхнәдән җырлап, спектакльләрдә катнашып йөрде. Балаларның чыгышларга әзерләнгәндә нинди хис-кичерешләр белән янганнарын үзебез татып карагач кына аңладык. Минем роль күп сүзле булмаса да, Айдар, Айрат өчен борчылып дулкынландым. Балаларга сәхнә бик ошый инде. Аларга яшәргә көч бирә ул. Айрат үзе безнең өчен борчылды бугай инде. Репетиция вакытында: «Авырмыни соң шуны отып калырга, нишләп һаман бер үк сүзләрне кабатлыйсыз», – дип аптырады. Алар безгә караганда үзләрен бик тыныч тоттылар».
Илшат Сөнгатуллин «Могҗиза»га әле бу сезонда гына килеп кушылган. Аның тамашада дебюты булды. Үзе шигырь сөйләде, аннан әти-әнисе белән бергәләп җырладылар. «Мин студия турында социаль челтәрләрдән белдем дә, улымны шунда йөртергә теләдем, – дип сөйли Земфира апа. – Илшат сәхнәне бик ярата. Бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаганнары бар. Балык Бистәсендә яшәсәк тә, кирәк икән, Казанга атнага берничә тапкыр барып кайтабыз. Илшатның эше булса, безне бернәрсә дә туктата алмый, чыгабыз да китәбез. Әтиебез дә бик илһамланып йөртте улыбызны студиягә. Илшатны гына йөртербез дип уйлаган идек, менә үзебездән дә артист ясадылар. Әтиебез сәхнәне бик ярата. Хәкимнең сәхнәдән җырлаганы да, уйнаганы да бар. Ул курыкмады, ә мин дулкынландым. Бала хакына ниләр генә эшләмисең инде. Җыйнаулашып чыктык та җырладык менә. «Могҗиза» рәхәтлек бирә торган дөнья ул. Илшатның дуслары артты, нәтиҗә дә бар: сөйләме яхшырды. Укытучыларыбыз бик яхшы. Харис абый инде тормыш күргән кеше, ул – терәк, ә менә яшь кенә Салават Хәбибуллинның шушы балаларны җыеп сәхнәгә алып чыгуына, алар белән бер дулкында булып эшләвенә бик сокланам. Укытучыларыбызга рәхмәт кенә. Исән-сау булып «Могҗиза»быздан аерылмаска иде».
Салават Хәбибулин балаларны гына түгел, әниләрне дә җыеп заманча бию өйрәткән. Сәхнәгә чыгып биеп тә алдылар. «Могҗиза»ның тагын бер үзенчәлекле ягы: дәресләр татар телендә бара, тамашалар да татарча куела. Студиягә килгән балалар башта татарча белмәсәләр дә, хәзер Тукай телендә Тукай шигырьләре сөйлиләр.
Театр студиясе төрле бәйгеләрдә дә катнаша. Һәрвакыт җиңүчеләр исемлегендә алар. Кураторлары Зөлфия Башарова хәбәр итүенчә, күптән түгел генә «Театр – All Inclusive» республика фестивалендә «Бәләкәй принц» спектакле белән беренче урынны яулаганнар.
Театр яктылыкка нурга илтә, диләр. Әлеге балалар өчен сәхнә чын-чынлап үзе бер яктылык, тормыш дәрте бирүче урын. Сәхнәгә чыгып тамашачы каршында уйнау аларга киртәләр юклыгын күрсәтә, ә тамашачыларның кул чабулары – үсендерә. Ә бу тормышта зур теләктәшлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Мои дорогие ученики: Амир, Альфия, Эльвина, Анель, Карина. Я очень рада за вас и горжусь вами. Замечательно, что наши первые робкие школьные постановки явились толчком к большому творчеству.Родителям вашим низкий поклон за бесконечную любовь и веру в вас! Новых достижений! Ваша первая учительница Елена Петровна.
0
0