Билгеле сәбәпләр аркасында героемның исемен атый алмыйм. Позывной – Җил. Шулай дәшик.
Җил – махсус отряд офицеры. Без аның белән ул ялга кайткач очраштык. Махсус хәрби операцияне Украина белән чиктә каршы алган, беренче көннәреннән алып бүгенгәчә үзенең бурычын үти. Шушы вакыт эчендә ике араны бары тик кыска хәбәрләр тоташтырып тора – «Исән-сау. Яңалыклар юк...»
Элемтәнең икенче ягында – улыннан зарыгып хәбәр көтүче Ана. Телефонга береккән кебек, бер тавыш килеп ирешүгә улына үз җавабын бирергә ашыга: «Без шат, улым...» «Рәхмәт, улым...» Сирәк кенә телефон аша сөйләшергә җай чыга. Кайвакыт сүзләрне бер «смайл» гына алыштыра. Әмма һәрберсенә солдатның – Анага, Ананың улына әйтәсе никадәр сүзләре, хисләре, йөрәк яралары салынган...
Җил: Монда килгәннән бирле беренче тапкыр сиңа шалтыратып тавышыңны ишеттем. Бер атна кырда булганнан соң, беренче һөҗүмне кичергәннән соң хисләремне тыя алмыйча артыгын да әйтеп ташладым.
– Күрмәгәннәремне күрдем бит мин монда, әни... Кемнең догалары алып калды икән мине?
Туктале, боларны сиңа сөйләп миңа да җиңел булмый, сезне дә борчыйм. Ничек тә үземне кулга алырга кирәк... Күздән яшь тәгәрәп чыкмасын, тавыш калтырамасын дип тешләремне кысудан яңакларым чатный язды. Ят җирдә, сукалаган басуда ут астында ятканда беренче уем: әти белән әни минем кайда икәнемне дә белмиләр бит. Монда офыкка каршы офык атыша, өстән бүрәнәләр очкан кебек була. Ут сызыгыннан чыккач кына телефоннарны алдык менә. Күкрәк турысына ниндидер кара сумала сыман әйбер кереп утырды. Бөтен кешедән качып кычкырып елыйсым килгән иде. Ә елап булмады... Ул куе сумаланы эчтән чыгарып булырмы инде?.. Исән калдым бит, әни. Бу юлы исән калдым...
Ана: Телефонда «Улым» дигән язу күргәч кулларым тотмас булды. Беренче тапкыр хәбәргә чыгуың иде ул. Бармаклар да эшләми, ача гына алмыйм бит! Мин синең тавышыңны танымадым, улым... Бөтен хисләрен үз эчендә тотучы син дә шундый халәттә калгач... Йөрәгем ничек кенә телгәләнсә дә, югалып калсам да, нинди сүзләр белән булса да тынычландырырга тырыштым. Ишеттең микән син мине, юкмы... Мизгел эчендә синең яныңа барып, кочаклап, йөрәгемә кысып тынычландырырга иде! Юк, хәзер минем бөтен коралым – сүз.
– Тынычлан, улым, иң мөһиме – син исән. Тиздән кайтарырлар!
Тагын нәрсә әйтим? Элемтә өзелә, яңадан җыясың... Каһәр суккыры, тагын өзелә! Ике көннән тагын сөй-ләштек, анысында тавышың бераз гына үз хәленә кайткан иде. Мин сине сулышыңнан да аңлыйм, улым... Авыр икәнен аңлыйм...
Җил: Телефонны белми куллану гомереңне өзәргә мөмкин. Моңа бик тиз төшендек. Хәзер гади кнопкалы телефон, чит сим-карта белән генә кулланабыз. Анысын егетләр табып бирде... Элемтәгә Россия вышкасы аша гына керәбез. Украинаныкын куллансаң шундук сүндереп качу ягын карарга кирәк. Алайса һавадан килеп төшә... Махсус хәрби операция башлангач без дә югалып калдык сыман. Төрле хәлләр күргән офицерлар бит үзебез... Яңадан керәсе килми анда, аек акыл шулай куша! Әмма шул чакта Туган ил дигән әйбер алгы планга чыга икән, әни. Ул бөтен шикләрне бетерә, кыюлык бирә. Мәктәптә Туган ил турында инша язганда мәгънәсен аңламаганбыз әле. Туган ил ул сәясәт түгел, ул – әти-әни, авыл, туганнар, әбиләрнең иске йорты, балачак хатирәләре икән. Хәзер мин аның нәрсә икәнен йөрәгем белән аңлыйм. Үземнең ни өчен монда булуымны да яхшы беләм. Әлегә сезгә боларны аңлата алмыйм. Телефонны кушып, тиз-тиз генә гадәтләнгән текстны җыям: Исән-сау, яңалыклар юк...
Ана: Көннәрнең минутын, секундын санап яшәү башланды. Сине уйлап уянабыз, сине уйлап йокыга китәбез. Беркемгә сөйләп тә, бушанып та булмый. Ярамый, дисең... Бер көнне түзмәдем, үзем язып карадым. Әни, ярамый, мин язмыйча үзегез язмагыз, дип кисәттең... Өч көн түзәргә була әле, улым. Аннары иң авыр көннәр башлана. Бөтен барлыгың белән телефон тавышына көйләнәсең, зеңгелдәгәнен көтәсең... Әтиең календарь элеп куйды. Синең белән сөйләшкән көнне сызып куябыз да, алдагы сөйләшүгә көннәрне санап яшибез. Биш көн үтә, алты көн... Инде җиденче көнне шалтыратырга тиеш дип, бу тормыштан әллә нинди бер вакуумга кереп китәбез. Бер хәбәр! Бер сүз! Кайвакыт ун көн дә була. Анда инде төш белән өн арасында йөрибез. Һәм... менә без көткән иң кадерле сүзләр килеп ирешә: Исән-сау! И-и-и, тиз-тиз генә календарьга тамга куябыз да җимертепләр эшләргә тотынабыз инде, улым! Андый чакта бездән дә бәхетле беркем юктыр бу дөньяда!
Җил: Иртән уянуга иң беренче уем – сезгә хәбәр бирү. Шушы эшне башкармасам, өстемдә тора, көне буе тынгылык бирми. Хәбәр барып җитсә, телефонны сүндереп үз эшемә тотынам. Их, гел хәбәр биреп кенә торып булса иде дә. Атналар буе мөмкинлек булмый бит. Бер коттедж бистәсендә без хәзер. Иңкүлектә урнашкан йортларның бер начар ягы – телефон тотмый. Моның өчен тауга менәргә кирәк, ди җирле халык. Ике чакрым барасы анда. Ике егет белән шунда йөрибез. Бер кулда телефон, икенчесендә автомат... Бер-беребезгә кизү торып, сез көткән хәбәрне җибәрәм. И.с.ә.н. Телефонны сүндереп кире ашыгабыз...
Ана: Моңа кадәр таныш булмаган, бар дип тә белмәгән икенче тормыш белән яшибез хәзер. Дөньяның бөтен мәшәкате вак-төяк булып тоела. Син генә исән бул, синнән хәбәр генә килсен. Адәм баласын бәхетле итәргә газиз балаңнан бер телефон шалтыравы да җитә икән. Яна яздык бит әле, улым... Чебиләргә пешерәсе бәрәңгене плитәдә калдырып, маллар янына чыгып киттем дә оныттым. Өйгә кер-сәм, ишекне ачуга кап-кара төтен килеп бәрелде. Аш бүлмәсендә берни күрә торган түгел. Плитә ти-рәсеннән шкаф ишекләре каралып, түшәмгә кадәр менгән. Андый чакта баш эшлимени?! Нишләтергә дә белмим. Ярый шуның белән бетте, вакытында өлгердек. Беләсеңме, бу хәлгә кайгырмадык та, борчылмадык та. Синең кебек: «Кайгымыни бу?» дидек тә, ремонт ясадык. Шкафка яңа ишек куярга тиешләр менә. Бу сынау безне зуррагыннан сакласын, улым, син генә исән бул. Боларны сиңа сөйләмим, улым, безнең өчен дә борчылып йөрмә анда. Сиңа гадәт-ләнгән хәбәрне язам: Безнең хәлләр әйбәт кенә...
Җил: Бүген сезгә шалтыратырга җай чыкты. Отряд төпләнгән урыннан читтә бетон коймалар тезелеп киткән. Шул бетон төбенә барып утырдым да номерыгызны җыйдым. Әйтәсе сүзләрем шулкадәр күп! Әйтеп кенә булмый...
– Бар да әйбәт, әни. Мин арыдым...
– Түз инде, улым...
Шул мизгелдә артиллерия атарга тотынды. Безнекеләр дә, тегеләр дә. Ә телефонны сүндерә алмыйм. Беләм: хәзер сүндерсәм, син акылдан язасың, әни. Күзләремне йомып, тешләрне кысып тезләнеп бастым.
– Һай, улым, аталар бит!
– Безнекеләр бу, әни...
Ә үземнең бу куркыныч төштән уянасым килә. Ике ут арасында калдым! Күземне ачып җибәрсәм иде дә, төш кенә икәнен аңласам иде... Синең белән сөйләшеп бетергәнче тыныч булырга тырыштым.
Ана: Махсус хәрби операциянең беренче ае үтеп бара. Безнең авылдан гына түгел, районнан да бер кеше китмәгән әле, улым. Син генә... Шунысы авыр. Их, бер күңелне бушатырлык, мине аңлаучы кеше булса икән дип күпме эзләдем. Берәр җирең авыртса да үзеңнеке кебек авырулы кешене эзлисең, уртаклашасың, аңлашасың. Монда да шулай. Таптым мин аны, улым! Күрше районда бер егетнең әнисен таптым. Ул башка аналарны белә, миңа да яңалыкларны сөйли. Көн саен эштән кайтуга шалтыратышабыз, елый-елый сөйлә-шәбез. Рәхәт була инде, бушанып калам... Йөрәк бозмас өчен әтиең, сеңлең белән бер-беребезгә артык «смс» язмаска тырышабыз, чөнки килгән хәбәр синнән булмаса, ачу килә. Җенләнгән кеше кебек без, үз тормышыбызда яшибез. Берәр кешегә кунакка дәшсәләр, барабыз. Ләкин аларның «пенсия артыр микән, машина алыштырасы иде» ише сөйләшүләре ачуны китерә. Белмисез шу-у-ул...
Җил: Сезгә хәбәр бирә алмадым дип, бүген борчылып йөрим. Үзеңне кулга ал, бүген яза алмыйсың, дип үз-үзем белән сөйләшәм. Иртәдән хәбәр бирә алсам, үземә дә рәхәт, әмма гел алай булмый. Ә задание вакытында аек акыл белән эшләргә кирәк. Аңлыйм, миннән хәбәр булмаса, сез көне буе мине генә уйлап йөрисез, борчыласыз. Мөмкинлек булганда сезнең дә хәлләрне сорыйм. Тыныч тормыштан килеп ирешкән хәбәрләр бер рәхәтлек бирә, күз алларыңа китереп укыйсың. Үз хәбәремне җибәрүгә үк сезнеке килсә, рәхәт була. Бервакыт шалтыраткач та җавап бирмәдегез. Ачу килде... Ул телефонны үзләре белән йөртә алмыйлар микәнни дип вәсвәсәләнәм. Эмоцияләр шулкадәр күп җыела, ярсый башлыйсың. Мин шалтыратканны күреп, үзең елап шалтыраттың аннары. Гафу ит, улым, күрми калдык, дисең... Сезгә миннән дә авыр икәнен аңлыйм шул вакыт. Елама, әни, үпкәм юк. Тарттырып куйган кыл кебек, өзелергә, кабынып китәргә генә торам... Ә сиңа тыныч тавыш белән җавап бирәм: «Хәлләр әйбәт!»
Ана: Телефон гел кесәдә. Барлык төркемнәрдән дә чыгып киттем инде. Алайса бәйрәм көннәрендә бертуктаусыз хәбәр килеп тора, килгән берсен син түгелме дип ачып карыйм. Бер көнне телефонны өстәлдә калдырып чыгып киткәнмен. Өйдә сеңлең калды. Керсәм, син шалтыраткансың, без җавап бирмәгәнбез! Кычкырып елап җибәрдем, сеңлеңне нык ачуландым. Нинди авырлыклар белән шалтыраткансыңдыр, ә без җавап та бирмәгәнбез. Шундук сиңа үзем җыям. Гафу үтенеп елыйм... Бу хатаны башка кабатламам, улым... Телефонны кулымнан да төшермәм!
Җил: Һәрберебез үзе турында «мин әйбәт кеше, мин үлмим, миңа кагылмый» дип уйлый. Әмма монда бернинди закончалык эшләми. Яхшы кешеме син, начармы, мускулларың ныкмы, киемең яхшыракмы, балаларың бармы, өйдә көтәләрме – бернәрсә мөһим түгел. Монда бөтен кешегә куркыныч. Бигрәк тә артиллерия атканда... Андый чакта синнән берни тормый. Монда бөтен әйбер чын, ихлас. Хисләр дә, курку да, ярату да, дуслык та. Үлем дә... Бик күп әйберне очрак-лылык хәл итә. Повезло, не повезло...
Ә син миңа туганнар, танышлар, күршеләр турында сөйлә әле, әни. Хәлемне сорыйлар, теләктә, догада торалар, язалар, диген. Миңа шундый рәхәт боларны ишетү! Бу сүзләр миңа көч бирә... Тагын... Апаның «бик көчле дога» дип биреп җибәргән кәгазен «бронежилет» эченә тыгып куйдым... Әмма боларның берсен дә сиңа сөй-ләмим, әни. Гадәттәгечә: Исән-сау, яңалыклар юк...
Ана: Исәнме, улым! Хәлләр әйбәт бездә. Бүген матур төш күргән идем. Андый чакта синнән хәбәр килер дип юрыйбыз. Бигрәк тә яхшы кеше төшкә керсә, шалтыратырсың дип көтә башлыйбыз. Туры килүен әйт син! Сөйләшкәндә, ичмасам, телефоны сүнмәсә иде аның! Унар тапкыр өзелә бит, вакытыбызны начар элемтә «урлый» шулай.
Бүген төнлә тагын уянып киттем дә, теге начар уйлар кабат башыма кереп тулды... Иң авыр хәбәрне җиткерсәләр, ничек буласын күз алдына китерәм. Кемнәр килер? Капканы ачып куярлармы? Үз уйларымнан үзем куркып туктарга тырышсам да, котылып булмый шулардан. Әстәгъфирулла дип, тынычланып йокларга тырышам. Йоклап кына булмый... Әмма бу – күңелдәге уйларым. Сиңа боларны әйтергә кирәкми, улым. Әйбәт хәлләр, әйбәт...
Җил: Без төпләнгән коттедж бистәсендә яз башы. Алмагачлар шау чәчәктә. Бакча ап-ак, алсу төсле чәчәкләргә күмелгән. Бернигә карамый яз үзенекен итә. Ничек булганын үзем дә аңламадым – бу матурлык әсирлегенә эләгеп, атом кисәкләренә таралган хәлдә балачакка кайтып киттем... Монда балачак та юк, әни. Соңгы кайтуымда сеңелләремдә кунакка җыелдык. Без табын артында утырабыз, бала-чага янда йөгерешә, уйныйлар, шаяралар. Алар үзләренең гап-гади балачагын яши. Балаларны монда сирәк очратабыз – алар күптән бала түгел инде. Күзләрен күрсәң... Бик китәргә теләп тә, китә алмыйча подвалларда яшәргә мәҗбүр булган гаиләләрне, балаларны күрәм дә, күзләрендә нур юклыгын аңлыйм. Рәхәтләнеп көлү түгел, елмая да алмыйлар... Хәрби операция башланганчы ук күпме кыерсытылып, куркырга мәҗбүр булып үскән, шул арада олыгайган балалар... Алар чын күңелдән көлә дә алмаслар инде. Ун елга якын шулай яшиләр. Мин шуны аңладым, әни, бу хәлләр безгә килеп җиткәнче шушында бетсен иде. Ә ул килеп җитәргә мөмкин булган... Әмма боларны тагын сиңа сөйләмәм, әни. Исән-сау, яңалыклар юк...
Ана: Балачагыңны еш уйлыйм. Гел пистолет ясый идең, улым. Күрше малайларына да ясап бирәсең... Боевик кинолар төшерелгән никадәр кассетаң әле дә чормада саклана. Нигә шул чакта ук тыймадык икән сине? Ватанны саклауны эшең итеп сайламаган булыр идең, бәлки. Эчмәдең, тартмадың... Хәзер үзем «их, бер эчсә иде, ичмасам», дип тә уйлап куям. Бераз җиңелрәк булыр иде үзеңә, бушаныр идең... Хәтерлисеңме, Чечняга командировкага барган чакта отрядыгыздагы ирләр турында сөйләдең. Алар инде берничә тапкыр барганнар, аларның күзләре икенче, алар сиңа караганда үтәли караган кебек, бөтен эчеңне күрәләр сыман, дип сөйләдең. Син дә хәзер шундый булдың, улым. Синең дә күзләрең кешене үтәли күрә...
Җил: Авылда Сабантуй дип борчыласың. Мондый чакта нинди бәйрәм инде ул, дисең. Их, әни! Син үзең-нең никадәр дөрес түгеллегеңне аңламыйсың да бит! Берүк шулай була күрсен. Сабантуй да, Яңа ел да булып торсын! Без монда шуның өчен дә бит! Тормышта болай да борчылырлык сәбәпләр күп. Менә монда берни бәйрәм итә алмыйлар. Ә мин бу халәтнең туган ягыма кайтуын теләмим...
Бүген төнлә кизү торам. Ташландык автобаза бу. Икенче кат. Рациядән радио куеп була. Харьков дулкынын тоттык. Украин телендә сөйлиләр. Төнлә кап-караңгы, «помеха»лар белән җыр җырлый, мин төнге күрсәтү приборы белән шәһәрне күзәтәм. Офыкта, җирне күк белән тигезләргә теләп, бертуктаусыз артиллерия ата. Безнең тирәгә дә «кассетный»лар, «град»лар, миналар төшә. Радиодан бер кыз инглиз телендә җырлый... Син җәһәннәмдә ятасың, ә кечкенә генә радиодан чиста, бәхетле тормыш авазы яңгырый. Шуның эченә кереп китәсе, моннан качасы килә... Боларны сиңа сөйлисем килә... Гадәтләнгән сүзләрне язар өчен бармак белән хәрефләргә басам: Исән-сау.
Ана: Бүген сөйләшкәндә бертуктаусыз снаряд тавышлары ишетелеп торды. Сез ничек чыдыйсыздыр, телефон аша да башыма төшкән кебек була. Аталар түгелме, улым, дисәм, трассада мин, дигән буласың. Имеш, машиналар, КамАЗлар шулай чабыша. Мин, юләр, сиңа ышанам. Дөресен әйтмәгәнеңне акылым белән аңласам да, күңелем, йөрәгем белән шуңа ышанасы, алданасы килә. Бар да яхшы дип, синең өчен әзерләп куйган сүзләремне сөйлим...
Җил: Күпер саклыйбыз. Мин синең белән сөйләшәм. Артиллерия ата башлады. Янәшә генә. Син тагын борчыласың.
– Үләм, улым, тагын аталар түгелме?
– Юк, әни, борчылма, безнекеләр бу. Кирәкләрен бирәбез тегеләрнең...
Син сөенәсең, кычкырып көлеп җибәрәсең! Миңа да рәхәт... Мин шуны аңладым, әни: без барыбер җиңәбез. Донецкида укытучылар белән очраштык. Без сезне ничек озак көткәнне күз алдыгызга да китермисез, диделәр. Анда халык бик рәхмәтле безгә. ДНРда Бөек Ватан сугышчыларына куелган һәйкәлләр шулкадәр күп! Алар барысы да караулы, чиста, яхшы сакланган. Хәтта элеккеге әләмнәр дә бик яхшы хәлдә эленеп тора. Мондагы халыкны сөендерәсе килә. Кофе, чәй, конфет – нәрсәбез бар, шуны биреп калдырабыз... Безнең егетләр СВОны «священная военная операция», диләр. Хәзер үземә дә ошый башлады бу атама. Мин монда булдым, үлемне күрдем. Үлемнән дә курыкмыйча яңадан килдем... Хаклык өчен көрәшкәнемне аңламасам, кабат-кабат килер идемме?! Бер сөйләрсең әле, улым, дисең... Юктыр, әни...
Шуны аңладым – бурычымны үти-үти, эшкә бирелеп, сезнең олыгайганны күрмичә калдым... Моның өчен үземне гафу итә алмаячакмын. Ялга кайткан чакта да үз халәтемнән чыга алмыйча азапланам, аннары тагын китәсе бар дигән җаваплылык иркенәергә ирек бирмиме соң... Сезнең картайганны күрәсем килә... Махсус хәрби операция тәмам дип әйтсәләр, җиргә тезләнеп елап җибәрер идем. Бәлки, күкрәктәге куе сумала да шул чакта юылып чыгар иде...
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк