Логотип
Актуаль тема

Айваз Садыйров: «Син – әти кызы»

Кызым. Газизәм. Сүзне сүзгә кушып сөйләшергә өйрәнгәнең хәтердә. Синең белән сөйләшәбез: – Кызым, күлмәгең матур, сине кем киендерә? – Әни… – Кызым, көндезләрен синең белән кем уйный? – Әни… – Кызым, сине кем әкиятләр сөйләп йоклата? – Әни… – Ә кем кызы син? – Әти!

Тәрбиядәге бар авыр эшне әни башкара. Ә син – ӘТИ КЫЗЫ!..

Сиңа хат язарга мине бу көз канатландырды. Юкка гына бу фасыл төпле уйлар, нәтиҗәләр чоры түгелдер. Көз җитте исә, табигать кенә түгел кеше тормышы да аяусыз алга бара, димәк, гомер көзе дә бер килә, дигән уйлар били башлый күңелне. Юк, мин алай иртә картаерга җыенмыйм. Әмма кайчандыр үземнең олыгаячагыма хәзер ышана башладым. Әле күптән түгел генә бу чор миңа кул җитмәс ерак киләчәктә генә килер төсле иде.

Вакыт тиз ага. Син дә тиз үсәсең. Кеше баласы тиз үсә дия торганнар иде. Килешмим. Үз балаң да тиз үсә. Әле кичә генә син туган идең дә, әле кичә генә мин ӘТИ булган идем. Бүген сиңа 4 яшь. Ә иртәгә… Элек кызларын кияүгә бирүче әтиләрнең: «Кай арада үсеп җиттең, кызым?..» дип әйтүләрен көлемсерәп тыңлап тора идем. Бүген мин бу сүзләр­дән көлергә җөрьәт итмим. Тиздән, бик тиздән алар урынында үзем дә булачакмын икән бит.
Язсын Раббым… 


Газизәм… Газизәбануым.
Бу синең киләчәгеңә хат.
Син бу юлларны аңларлык яшькә җиткәч укырсың дип ышанам. Хатымның эчтәлеге дә шул вакытыңа төбәп языла. Үзенә күрә вакыт капсуласы. Ул вакытта шушы ук сүзләрне күзеңә карап әйтә алырмынмы, белмим. 
Уйлап карасаң, бу хат сиңа гына түгел, үземә дә булып чыга…
Хатымда сиңа теләкләремне, йөрәгемнән чыккан киңәш­ләремне калдырырга телим. Аларның кайсысындыр үгет-нәсыйхәт, ә кайсысын катгый сүзем итеп тә кабул ит! 

Белем ал! 

Синең беренчел белемең турында без кайгыртырбыз. Мөстәкыйль булгач та, белемеңне арттырудан туктама! Укы, өйрән, сораулар би­рергә курыкма.

Белем – ул җәүһәр кебек, җыелган саен кадере арта. Хәзерге заманда синең кулыңдагы иң зур корал – белем. Байлык бүген бар, иртәгә – юк, берсекөнгә тагын бар... Ә алган бе­лемең һәрвакыт синең белән була­чак, һәм ул сиңа кайда да юл салачак. Белем – бу дөньяга күзләреңне генә ачып калмый, күңелеңне дә киңәйтә. Белемсез кеше – җил искән саен аварга гына торган тамырсыз зәгыйфь агач сыман. Ә белемле кеше – яфраклары шаулап үскән, күләгәсе белән башкаларга да файда китерә торган агач. Кызым, белем артыннан гомер буе барырга кирәк. Мәктәп, университет белән генә чикләнмә.

Һәр көнне – яңа нәрсәгә өйрәнү мөмкин­леге итеп кабул ит. Мин үзем дә, мәктәптән соң15 ел үтсә дә, әле дә туктамый укыйм. Шәкерт гомерем озын булды. Син – әти кызы булсаң, монда да әти кызы булып кал.

Сәяхәт ит! 

Дөньяны өйрән! Сәяхәт итү – күңел өчен дә, акыл өчен дә зур мәктәп. Китаплар аша гына түгел, юллар аша да белем җыела. Сәяхәт иткән саен яңа кешеләр, яңа гадәтләр, яңа фикерләр белән очрашырсың. Алар да күңелеңне киңәйтер, дөньяга карашыңны баетыр. Әмма онытма: кая гына барсаң да, кайда гына булсаң да туган илеңә, туган җиреңә тугрылык сакла.

Гадел бул! 

Әмма бел: гаделлек һәрвакытта да җиңел бирелми. Кайчак гадел­легеңне, хак сүзеңне аңламаска, хәтта гаепләргә дә мөмкиннәр. Әйе, тормышта гаделлекнең нә­тиҗәсе һәрчак уңай да булмас, ләкин ахыр чиктә хак сүзеңдә булу меңе белән кайтачак сиңа. Гадел кеше – күңеле тыныч кеше. Баш­калардан бигрәк, үз-үзең белән гадел бул. Гадел булырга өйрән!

Кешеләрне хөрмәт ит. Үзеңне хөрмәтсезләүгә юл куйма!

Кешене хөрмәт итү – аның дәрәҗәсен генә күтәрү түгел, ә үзеңнең күңелең матурлыгын күрсәтү. Бу тормышта һәркемнең кадере бар: кеченең дә, олының да, байның да, ярлының да. Һәм һәр-кемнең кадерле булырга хакы бар! Бу турыда онытма.Шул ук вакытта башкаларга да үзеңне кимсетергә, кадерсезләргә юл куйма. Кешегә ихтирам күрсәт­кәндә, үз йөзеңне саклап кал.

Туганлык җепләрен өзмә!

Кызым, бу дөньяда иң кадерле кешеләрең – синең туганнарың, нәселең. Дус-ишләр кеше тормышына җиңел генә килеп, җиңел генә китәргә мөмкин. Әмма туганлык – өзелмәс чылбыр ул. Син аларны сайламаган кебек, алар да сине сайламый. Аларны тормышыңның тиеш кешеләре итеп кабул итәргә һәм араларны өзүдән сакланырга кирәк. Бары шул. Тормыш сынаулары килгәндә, иң беренче кул сузучы да, шат­лыгыңны уртаклашырга иң беренче яныңа ашыгучы да туганың булырга тиеш. Аның килүен көтмә, үзең беренче булып аңа таба атла. Аллаһ теләсә, синең эне-сеңел­ләрең дә булыр. Алар, җырлар­дагыча, синең белән бер үк бишектә үсмәсләр, ләкин бер үк каннан, бер үк карыннан булырлар. Монысы сезне мәңге бәйләп торырга тиешле көч.

Безгә – әти-әниеңә ачу килгән, килешмәгән чакларың булыр. Безне аңларга тырыш!

Әти-әни һәм баланың кайчакта бер-берсен аңламавы табигый хәл. Тургеневны укыдыңмы соң әле?.. Әйе, кайчак безнең сүзләр сиңа артык кырыс тоелыр. Аеруча мине­келәр. Әмма бел, кызым: һәр сүзе­безнең, гамәлебезнең нигезендә сиңа яхшылык теләү ята. Мин үзем бик шук идем. Шул шуклыгым аркасында хәзер үкенгән мизгелләрем дә аз түгел. Юк, мин сиңа хаталанма, хатадан саклан димим. Киресенчә, үзең ясап, үзең төзәтер хаталар кирәк алар. Әмма безнең сүз, безнең нәсыйхәт бу хаталарың күп һәм ахыр чиктә төзәтә алмаслык булмасын өчен әйтелә. Үзем язам, үземне һаман бер уй биләп тора – бу сүзләрне үз яшеңдәге фикер­ләвең белән ничек аңларсың икән?! Мин үзем дә әти-әниемнең күп киңәшләрен әле аңлап, әле кичереп утырам. Үзем әти булгач… Шулай да хәзерге балалар күпкә акыллырак, тирәнрәк уйлыйлар бит. Шуңа күрә син бу сүзләрне йөрәгең аша үткәреп аңларсың дип өметләнәм.

Дәү әти-дәү әниләреңне сөендереп тор!

Кызым, син бу хатымны укып аңлар яшькә җиткәндә алар өлкән яшьтә булыр. Насыйп булсын, дип өстәп куйыйм. Аларны күреп калган һәр көнең кадерле. Дәү әти-дәү әниләрең – синең өчен тере тарих. Аларга игътибарлы бул, сүзләрен тыңла. Яшьлекләре турында, безнең турында сораштыр. Үзем менә әле дә 82 яшьлек дәү әниемнең яраткан оныгы. Беләсеңме ничек рәхәт ДӘҮ ӘНИ янына кайтып, аның хәер-фатый­хасын алу! Аларның җылы кочагы, елмаюы, догасы – зур бәхет! Аз белән генә дә күңелләрен күреп булган, аз гына игътибар-дан да дөньяларын онытып шат-лана алган тагын кем бар соң бу дөньяда!..

Гафу итәргә һәм гафу үтенергә өйрән!

Бу сыйфатлар сиңа гомер буе кирәк булачак. Кеше хатасыз яши алмый. Үпкәләр дә, аңлашылма­у­чылыклар да булып тора. Әмма гафу итә белгән кеше беренче чи­ратта үзенең күңелендә тынычлык, йөрәге өчен дәва таба. Ул, күп­-
ләр уйлаганча, көчсезлек түгел, киресенчә – зирәклек, батырлык. Үз хатаңны танып, «гафу ит» дип әйтү дә сине түбәнсетми. Кызым, исеңдә тот – үпкә сак­лаучы кеше бәгырендә авыр йөк күтәреп йөри. Ә гафу итә белгән кеше бу йөктән азат була. 

Җаваплы карарлар кабул иткәндә күңелеңә һәм акылыңа таян! 

Хис белән гамәл кылырга ашыкма. Берәр нәрсәгә тотыныр алдыннан аның ахырын уйлап кара. Әниең, әтиең нәрсә дияр? Динебез нәрсә ди? Әйе, хәзер ирекле фикер заманы. Уңнан да, сулдан да: «Үзеңне тыңла, йөрәк кушканча эшлә, башкаларга карама», – дип тәк­карлыйлар. Моның ише фикер культурасы син үскәнче тагын да көчлерәк булыр төсле. 
Әмма чиксез ирек була алмый. Ул җәмгыятьтә дә, кешенең эчке дөньясына да хаос кына тудыра. Чиксез ирекнең берәүне дә бәхетле иткәне юк… Мин шулай саныйм.Гасырлар тәҗрибәсенә, Аллаһ кануннарына таяну кирәк.
Үзеңнең тормышыңны иманыңны югалтмыйча гына төзе.

Динебез ислам кушканча яшә! 

Бу дөньяда дөрес, матур яшәүнең ысуллары, сабаклары – динебездә. Кызым, яшәүнең мәгънәсе булсын өчен Аллаһ безгә Коръән һәм Пәйгамбәребез сөннәтен биргән. Барлык кирәкле сорауларга җавапны динебездә табып була. Үземнең дә бу юлда өйрәнәселә­рем күп әле. Сиңа үзем белгәнне бирергә тырышырмын. Синең өчен догада булырмын. Иң көчле дога – баласы өчен сораган ата-ана догасы, ди Пәйгамбәребез хәдисе. Әмма иманыңның ныклыгын үзең генә саклап кала аласың! Бу сүзләремне шушы кәгазьдәге матур юллар итеп кенә кабул итмә.

Телебезне онытма! 

Син – татар кызы! Синең заманда туган телеңне һәрдаим кулланырга мөмкинлекләр азрак булыр дип куркам... Ә бәлкем безнең чорга караганда да татарлар туган телләрендә иркенрәк сөйләшерләр. 

Чит телләргә игътибарыңны бир, аларны да өйрән. Тик ту- ган телең – изге. Аны белми, кулланмый яшәү – җи­наять. Кызык, туган телне онытсаң, бу хат юлларымны да укый алмассың дигән сүз бит бу. Шуңа мин, ким дигән­дә, шушы хатымны аңлар өчен генә булса да сине кечкенәдән теле­бездән яздыруга юл куймаска тиеш булып чыгам. Ни генә булмасын, үзең һәм балала- рың татарча белергә тиеш! Бу минем катгый сүзем! 

Кайчан да булса, иншаАллаһ, кызым, син үз гаиләңне корырсың. Бу – зур бәхет тә, зур җаваплы­лык та. Алдагы киңәшемне язу миңа аеруча кыен. Шуңа да, бәлкем, аны иң азакка калдырганмындыр. Сүзем үзең корачак гаилә хакында барыр. Көннәрдән бер көнне нәни кошчыгының туган йортыннан очып китүе турында уйларга кайсы әтигә генә җиңел икән соң?..

Булачак иреңне сайлаганда мәхәббәт кенә түгел, акыл белән дә карар кыл!

Гашыйк йөрәк ялкынланып яна ул, ләкин бу ялкын озакка сузылсын өчен акыл, иман, сабырлык кирәк.
Шулай ук алда язган дин һәм тел мәсьәләсендә тормыш кыйммәтләрегез уртак булсын. Гаиләгез безнең җәмгыять өчен шул очракта гына камил булыр. Беләм, күпләр өчен бу ике принципның берсе яки икесе дә хәзер мөһим булмаска мөмкин. Әмма бу минем сиңа ныклы шартым. Кыз әтисе буларак иң катгый һәм бәгырьдән чыккан таләбем!
Ир кеше ракета кебек: ул гел югарыга күтәрелергә омтыла. Ә хатын-кыз – ягулык. Ягулык никадәр яхшы булса, ракета да шулкадәр ерак оча, үрләргә җитә. Аз салынган ягулык корабны тоткарлый, күп салынганы – шартлата.
Зирәк хатын бул, сабырлык турында онытма.

Ирең белән арагызда хөрмәт булсын: сүзегездә дә, гамәлегездә дә. Иреңне беренче урынга куй. Сезнең заман кызлары өчен моны аңлау авыррак булыр, бәлкем. Әмма бәхетле гаилә нигезе – ир кешенең баш булуында. Ләкин шуны онытма: бәхетне ир генә дә, хатын гына да булдыра алмый. Гаилә бәхете уртак тырышлык белән генә ирешелә.

Хат азагында шуны әйтим. Кызым, мин яхшы әти булырга тырышырмын. Дөрес, моның нәрсә икәнен әле үзем дә аңлап бетерә алмадым.Сине тәрбия­ләгәндә гаиләмдә нәрсә күрдем, күңелем, иманым нәрсә куша – шуларга таянырмын дип торам. 2025 елның октябрь аеннан, синең 4 яшьлек вакытың­нан сиңа, үземә, киләчәккә ялкынлы сәлам! 

Яраткан әтиең.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар