Казанда октябрь ахырларында «Дини куркынычсызлык архитектурасы: хатын-кыз мәсьәләсе» дип аталган II Республика форумы узды.
Республикабызның төрле районнарыннан килгән 100 дән артык хатын-кыз – абыстайлар, мәчеттә укытучылар, ислам югары уку йорты һәм мөселман мәктәпләре вәкилләре катнашында шәһәребезнең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтләренең «Әхмәтзәки» мәчетендә үткәрел»гән әлеге зур һәм көн кадагындагы әһәмиятле чараны оештыруда Татарстан мөселманнарының Дини идарәсе, Ислам мәдәнияте, фәне һәм белеменә булышлык фонды, республиканың Яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм «Татарстан яшьләре» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре катнаштылар. Ике көн дәвам иткән форумның максаты – терроризм һәм экстремизм идеологиясен кисәтү өлкәсендә мәхәллә (приход) һәм дини белем учреждениеләренең нәтиҗәлелеген үстерү.
Узган ел үткән беренче форум яшьләр проблемаларына багышланган иде. Ә бу юлы ул мөселман хатын-кызларының җәмгыятебездә тоткан урыны, кыз баланы тәрбияләү һәм яшьләр арасында бозык, законнан тайпылган күренешләрне кисәтү мәсьәләләрен күтәрде. Форумны ачып җибәргән Татарстан мөселманнарының Дини идарәсе рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин мәчет исемен йөрткән Әхмәтзәки Сафиуллинны татар халкының олы байлыгы дип атады. Ул Мәрҗәни, Курсави, Баруди кебек дини тәгьлиматчеләрнең эшләрен искә алып, шәкертләрне борынгы китаплар белән өйрәтеп кенә лаеклы буын тәрбияли алачакбыз дигән фикерне әйтте. Мөфти адәм баласына рухи тотрыклылыкка ирешү өчен бары дин генә ярдәм итә алуын билгеләп үтте. «Әгәр дә ул җәза көтәсенә ышанса, шул рәвешле гөнаһлар кылудан тыела. Әгәр дә Аллаһы Тәгаләгә ышанса, ул аның җанын тынычландыра. Дин – бөтен кешелеккә ярдәм итә ала торган бердәнбер дару», – диде Камил Сәмигуллин. Очрашуда катнашучыларга, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл исеменнән, котлау сүзе белән чыккан иерей Артемий дин ара диалогның төп аспектларыннан берсе – дини, рухи яктан ныгып җитмәгән кешеләр арасында радикаль, экстремист идеологиясен таратуга каршы тору, бүгенге көннең төп бурычы булуын билгеләп үтте.
Әйе, заманасы шундый. Яшьләрне ялгыш юлга тайпылудан саклау өчен янәшәдә, һичшиксез, ышанычлы, кирәк чагында терәк булырдай зирәк остазлар кирәк. Әлбәттә моны сүз белән генә түгел, шәхси үрнәгең белән күрсәтү дә бик мөһим. Форумның пленар утырышында катнашкан Мәскәү кунагы, Ислам мәдәнияте, фәне һәм белеменә ярдәм итү фонды директоры урынбасары Алексей Петров исә куркынычсызлык архитектурасының халыкның дини аңын яклауга юнәлдерелгән комплекслы чаралар булуын искә төшерде. «Безнең өчен иң мөһиме – халыкны деструктив, ягъни җәмгыятебезне тарката торган идеологияләрдән саклау һәм милли кыйммәтләребезне ныгыту. Бүгенге очрашуның үзәгендә хатын-кыз тору гаҗәп түгел. Хатын-кыз – әни. Хатын-кыз – педагог, Хатын-кыз – тәрбияче. Иң беренче бала күңеленә рухи, дини кыйммәтләрне алар сала», – диде ул чыгышында. Казан Ислам университетының укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм Нургалиев әйтүенчә, мәчет – ул мөселман оешмасының үзәге, төрле ситуацияләрдә халыкны куркудан, ялкаулыктан, ачудан саклаучы сыеныр урын булырга тиеш!
Сессия эшендә шулай ук республиканың терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчсе Илдус Гәрәев, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнарының хакимият башлыгы вазыйфасын үтәүче Айдар Сәгетдинов катнаштылар. Форумны оештыручылар дини уку йортларын терроризм һәм экстремизм идеологиясен таратуга каршы нәтиҗәле эш алып барырга чакырдылар. Шулай ук мөселман оешмаларындагы хатын-кызларыбызның халыкка дини һәм әхлакый кыйммәтләрне түкми-чәчми җиткерүдәге зур уңышлары билгеләп үтелде. Очрашуда катнашучылар кыз балага дини тәрбия мәсьәләләрен карадылар, кыз балаларны интернетта вербовкалау (яллау) һәм манипуляция алымнары турында җитди сөйләшү алып бардылар. Тема җитди һәм ситуациягә караганда, бик кирәкле, урынлы, дип билгеләп үтелде. Бу, чыннан да, шулай. Матбугат, телевидение аша килеп ирешкән хәбәрләр һәркайсыбызны тетрәнергә, сискәнергә мәҗбүр итә. Һәркайсыбыз бу куркыныч хәлләрдән тиешле нәтиҗә ясарга, балаларыбызны мондый мәкерле адымнан ерак тотарга тиеш. Шунлыктан бу темага багышланган лекция һәм дискуссияләр форумның төп максатына әверелде.
«Яшьләрне үз республикасының һәм гаиләсенең патриоты итеп тәрбияләргә кирәк. Махсус хәрби операция барган бу көннәрдә ул аеруча актуаль», – диде Марат Сафиуллин. Хакимият башлыгы урынбасары Айдар Сәгетдинов та мондый авыр чорда хатын-кызларыбызга булышкан, җылы сүзләре белән тынычландырган, күңелләренә якты өмет салган мәчетебез имамнарына зур рәхмәтен белдерде. «Террористлар хатын-кызның тиз ышанучан, йомшак булуыннан файдана, – дип кисәтте үз чыгышында ТРның терроризмга каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев. – Биредә без террористик эшчәнлеккә вербовкалауны хатын-кызлар аша тартып кертү проблемаларына кагылабыз. Бу очраклы түгел. Чөнки хатын-кыз тиз ышанучан, үгетләүләргә тиз бирелүчән. Ә җинаятьчеләр шуннан файдалана да. Махсус хәрби операция башланганнан бирле интернет челтәре аша вербовкалау көчәйде. Хәзер балаларны шуңа өндиләр. Кызганычка каршы, мондый күренешләр Татарстанда да булгалады. Ләкин хокук саклау системаларының тырышлыгы белән аны вакытында туктатып кала алдык. Әйткәнемчә, яллауның төп принцибы – хатын-кызлар һәм балалар. Балалар ситуацияне аңлап җиткермәскә мөмкин. Шуңа да аларны бу упкынга тартып кертү берни тормый. Балагызның шундый хәлдә калуын сез аның үз-үзен тотышы аша бик тиз танып белә аласыз. Әти-әнигә бу очракта баласына карата аеруча игьтибарлы булырга кирәк. Ун очракның тугызында бала үзе белән сәер хәлләр башланганын төрле алымнар белән күрсәтергә тырыша. Әгәр дә шуны күрә, сизә алмыйсыз икән, эш күпкә катлауланачак».
Чыгыш ясаучы спикерлер арасында Татарстан мөселманнары Дини идарәсенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Татарстанның һәм Россиянең Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә ханым Зиганшина, Казандагы Россия Ислам институты өлкән укытучысы Миләүшә ханым Адыгамова да бар иде. Форумда катнашучыларның берсе – Яшел Үзәннән Ильмира Нуруллина чыгышында мәчеттә 14 ел ислам нигезләрен укытуын, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм оештыруда катнашуын билгеләп үтте. «Без укучыларыбыз өчен җаваплылык тотарга, дөрес мәгьлүматны ялганыннан аера белергә тиеш. Мин бу форумда үземә бик күп яңалык һәм өстәмә белем алдым. Аны башкаларга да җиткерү минем бурычым», –диде ул.
«Әхмәтзәки» имам-хатыйбы Булат хәзрәт Мөбарәков әйтүенчә, Аллаһы Тәгаләбез хатын-кызга Корьәннең тулы бер сүрәсен багышлаган. Шуңа күрә әлеге форум хатын-кыз мәсьәләсенә багышланган да. Киләсе елга бу форумны федераль дәрәҗәдә оештыру көтелә.
Фото: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк