Логотип
Актуаль тема

Казанда – «Рабыня Изаура»

«Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум 2026» халыкара икътисадый форум кысаларында ачылган «Хатын-кыз карашы» трегының танылган кунакларының берсе – узган гасырның 90 нчы елларында Россиядә популяр булган «Рабыня Изаура» телесериалындагы төп рольне башкаручы Бразилия актрисасы Луселия Сантос булды. Ул Россия хатын-кызлары турында кино төшерергә уйлый.

«Хатын-кыз карашы» сессиясе дүртенче ел рәттән Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән уза. Быел анда 22 илдән гүзәл затлар катнашты. Анда хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерүнең төп тенденцияләре, кооперациянең инновацион проектлары һәм инициативалары, хатын-кызларның социаль секторларда тотрыклы икътисад формалаштыруга йогынтысы, шулай ук Россиядә һәм Ислам дөньясы илләрендә тармакларның цифрлы трансформациясе турында фикер алыштылар. 

Сессиягә чакырылган кунак Бразелия актрисасы Луселия Сантоска журналистлар тарафыннан зур кызыксыну уянды. «Казан искиткеч матур шәһәр, мин мондый архитектураны һәм гаҗәеп атмосфераны күрермен дип көтмәгән идем. Бигрәк тә кичке шәһәр гаҗәпкә калдырды: ул бөтенләй башкача күренә. Көндезге һәм төнге Казан – әйтерсең бөтенләй башка шәһәрләр», – дип сөйләде актриса.

Актриса үз чыгышында Бразилиядә хатын-кызларның тигез хокуклар өчен көрәшү, социаль мәсьәләләрне хәл итү турында сөйләде. «Хатын-кыз, кайда яшәвенә карамастан, үз хокуклары өчен көрәшә, чөнки бу проблемалар глобаль характерда. Без, хатын-кызлар, барыбыз да бер генә теләк телибез – тынычлык һәм гармония», – диде ул.


Хәзерге тормышы турында сөйләгәндә Луселия Сантос үзенең кино һәм театрда эшләвен, шул ук вакытта актив иҗтимагый эшчәнлек алып баруын әйтте. Ул фильмнар төшерә, театр сәхнәсендә уйный, пьесалар куя һәм экология, әйләнә-тирә мохитне һәм климатны саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. «Мин инде ун елдан артык Амазонка урманнарын яклау белән шөгыльләнәм», – диде актриса.

Луселия Сантос Россия хатын-кызлары турында фильм төшерергә теләве турында сөйләде. Бу хакта өстәл артына утырып сөйләшергә әзер булуын да ассызыклады.  «Миңа зур шәһәрләрдә генә түгел, илнең ерак почмакларында, авылларда яшәүче хатын-кызлар да кызыклы. Минем аларның көнкүрешләрен төшерәсем килә. Бу күп серияле проект та булырга мөмкин», – диде ул. 

Актриса 90 нчы елларда үзе катнашындагы сериалның популяр булуы турында белә, әмма ул сериалны хәтерлисезме, дип сорагач: «Ул минем беренче эшем иде, аннан соң күпме сулар акты. Онытылды инде», – диде. Ә без Россиядә яңа тормыш башы булган ул сериалны һаман хәтерлибез. Хәтерлибез бит?

«Хатын-кыз карашы» сессиясе дүртенче ел рәттән Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән уза. Быел анда 22 илдән гүзәл затлар катнашты. Анда хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерүнең төп тенденцияләре, кооперациянең инновацион проектлары һәм инициативалары, хатын-кызларның социаль секторларда тотрыклы икътисад формалаштыруга йогынтысы, шулай ук Россиядә һәм Ислам дөньясы илләрендә тармакларның цифрлы трансформациясе турында фикер алыштылар. 


Сессиягә чакырылган кунак Бразелия актрисасы Луселия Сантоска журналистлар тарафыннан зур кызыксыну уянды. 
« Казан искиткеч матур шәһәр, мин мондый архитектураны һәм гаҗәеп атмосфераны күрермен дип көтмәгән идем. Бигрәк тә кичке шәһәр гаҗәпкә калдырды: ул бөтенләй башкача күренә. Көндезге һәм төнге Казан – әйтерсең бөтенләй башка шәһәрләр», – дип сөйләде актриса.
Актриса үз чыгышында Бразилиядә хатын-кызларның тигез хокуклар өчен көрәшү, социаль мәсьәләләрне хәл итү турында сөйләде гәндә, «Хатын-кыз, кайда яшәвенә карамастан, үз хокуклары өчен көрәшә, чөнки бу проблемалар глобаль характерда. Без, хатын-кызлар, барыбыз да бер генә теләк телибез – тынычлык һәм гармония», – диде ул 
Хәзерге тормышы турында сөйләгәндә Луселия Сантос үзенең кино һәм театрда эшләвен, шул ук вакытта актив иҗтимагый эшчәнлек алып баруын әйтте. Ул фильмнар төшерә, театр сәхнәсендә уйный, пьесалар куя һәм экология, әйләнә-тирә мохитне һәм климатны саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. «Мин инде ун елдан артык Амазонка урманнарын яклау белән шөгыльләнәм», – деде актриса
Луселия Сантос Россия хатын-кызлары турында фильм төшерергә теләве турында сөйләде. Бу хакта өстәл артына утырып сөйләшергә әзер булуын да ассызыклады. 
 «Миңа зур шәһәрләрдә генә түгел, илнең ерак почмакларында, авылларда яшәүче хатын-кызлар да кызыклы. Минем аларның көнкүрешләрен төшерәсем килә. Бу күп серияле проект та булырга мөмкин», – диде ул. 
Актриса 90 нчы елларда үзе катнашындагы сериалның популяр булуы турында белә, әмма ул сериалны хәтерлисезме, дип сорагач: «Ул минем беренче эшем иде, аннан соң күпме сулар акты. Онытылды инде», – диде. Ә без Россиядә яңа тормыш башы булган ул сериалны һаман хәтерлибез. Хәтерлибез бит?

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/pressa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар