Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» ХVII халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды.
Дүртенче ел рәттән трек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән уза. Быел мәйданчык икътисадта һәм бизнеста, мәгарифтә, кооперациядә һәм сәламәтлек саклауда хатын-кызларның роленә юнәлтелгән. Катнашучылар хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерүнең төп тенденцияләре, кооперациянең инновацион проектлары һәм инициативалары, хатын-кызларның социаль секторларда тотрыклы икътисад формалаштыруга йогынтысы, шулай ук Россиядә һәм Ислам дөньясы илләрендә тармакларның цифрлы трансформациясе турында фикер алышалар. Трекның модераторы – RT Arabic телеканалының программалар хезмәте җитәкчесе Әнисә Гордина.
Форумда катнашучыларга видеоэлемтә аша сәламләү сүзе белән РФ Тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм матбугат департаменты директоры Мария Захарова мөрәҗәгать итте. «Сезгә мавыктыргыч, нәтиҗәле эш, яхшы нәтиҗәләргә ирешүегезне телим», – диде ул.
«Хатын-кыз карашы» мәйданчыгы эше турында журналистларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын- кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сөйләде. «Безнең трек, әлбәттә, ел саен Казан форумын бизи. Быел безгә дөньяның 22 иленнән кунаклар килде, алар төрле темалар тәкъдим итә. Быелгы трек ясалма интеллект мәсьәләләренә, замана чакыруларын һәм интеграцияләрне исәпкә алып, яңа икътисадый траекторияләргә багышланган, – дип уртаклашты Алсу Нәбиева. – Шулай ук хатын-кызларның, төрле халыкара оешмалар – БРИКС, АСЕАН, ШОС вәкилләренең үзара бәйләнешенә багышланган аерым трек бар. Иртәгә Россия хатын-кызлар берлегенең, Евразия хатын-кызлар форумының аерым мәйданчыклары эшләячәк».
Алсу Нәбиева әйтүенчә, быел форумга Бразилиядән продюсер һәм танылган «Рабыня Изаура» сериалында уйнаган актриса Луселия Сантос чакырылган. «Бу безнең илдә барлыкка килгән беренче сериал иде, аның героинясы кеше хокуклары өчен, хатын-кыз хокуклары өчен көрәшә. Һәм менә аларның илендә хатын-кызлар хокуклары белән бәйле хәлләр турында белү бик кызыклы, – дип сөйләде Алсу Нәбиева. – Быел без ясалма интеллект системаларын кулланып, төрле илләрдә хатын-кызларның нинди хәлдә булуын, аларның парламентка ничә хатын-кыз үтүен, Министрлар Кабинетында ничә хатын-кыз булуын, эре оешмаларны ничә хатын-кыз җитәкләвен анализладык. Бу бер-беребезгә сорау бирү өчен эшләнде. Без, хатын-кызлар, геосәяси чакырулар чорында үз компетенцияләребезне икътисадый көн тәртибендә, сөйләшүләр процессларында куллану өчен нәрсә эшлибез, без дәүләт эшләрендә җитәрлек дәрәҗәдә тәкъдим ителгәнме».
Хатын-кызлар трегын ачу тантанасында шулай ук БГӘ Эшлекле хатын-кызлар Советы рәисе Аиша Мөхәммәд Әл Мулла чыгыш ясады.
«Беренче чиратта әлеге трекны оештыручыларга рәхмәт белдерәсем килә, мин бүген бөтен дөнья һәм Россия икътисадый бергәлекләре вәкилләре белән халыкара форумда катнашуыма һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булуына бик шатмын, – дип белдерде Аиша Мөхәммәд. – Гарәп хатын-кызларының тормыш тәҗрибәсе һәм роле зур. Хәзер без хатын-кызларның күп өлкәләрдә үсүен, лидерлык позицияләрен алып торуын күрәбез, бу бигрәк тә соңгы елларда сизелде. Без хәзер хатын-кыз эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә ир-ат белән тигезләнә баруын күрдек, һәм, белгәнебезчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бу күрсәткечләр буенча глобаль рейтингта унөченче урында тора».
БГӘ эшлекле хатын-кызлар Советы рәисе әйтүенчә, хәзерге вакытта хатын-кызларның 50% тан артыгы икътисадның төрле өлкәләрендә эшли. «Хатын-кызларның мөһим ролен без әле аларның җәмгыятьтә тотрыклылык булдырырга ярдәм итүләрендә дә күрәбез. Без башка илләргә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә җәлеп ителгән гарәп хатын-кызы шәхесенең никадәр формалашуын күрсәтергә телибез, – дип белдерде Аиша Мөхәммәд Әл мулла. – Хәзер без хатын-кызның ЯИ өлкәсендә үсә башлавын күзәтәбез. Бу ни өчен кирәк? Безнең тарихка, традицияләргә таянып яңалыклар тудыру өчен. Һәм без илләрнең бер-берсенә ярдәм итүен аңлыйбыз. Без хәзерге вакытта шулай ук Россиянең, барлык санкцияләргә карамастан, бу юнәлештә актив үсүен күрәбез. Россия хәзер халыкара базарда һәм халыкара сәясәттә бик мөһим роль уйный, шуңа күрә Россия белән, мәсәлән, безнең якын, охшаш кыйммәтләребез бар. Без мәдәниятнең яңа күперләрен ничек төзергә кирәклеген аңлыйбыз».
Ике көн дәвамында «Хатын-кыз» трегы кысаларында алты чара уздыру планлаштырылган. Бизнес-юнәлеш мәсьәләләре турында катнашучылар «Ислам дөньясы хатын-кызлары: ясалма интеллект чорында эшмәкәрлек һәм икътисад» сессиясендә, шулай ук «Хатын-кыз эшмәкәрләрнең хезмәттәшлек офыкларын киңәйтү» сессиясендә фикер алышалар. Икътисадка хатын-кызларның керткән өлеше турында сүз «Икътисадта хатын-кызлар: халыкара хезмәттәшлек векторлары» һәм «Икътисадый үсешнең хатын-кыз факторы: гаилә, җәмгыять, киләчәк» сессияләрендә барачак.
Бүген «Хатын-кыз карашы» трегы кысаларында «Ислам дөньясы хатын-кызлары: ясалма интеллект чорында эшмәкәрлек һәм икътисад» сессиясе узды, анда катнашучылар хатын-кыз эшмәкәрләрнең хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү, шулай ук бизнеста ясалма интеллектны куллану мәсьәләләре турында фикер алышалар. Моннан тыш, «Хатын-кызларның карьера траекторияләре: мөмкинлекләр, чакырулар һәм үсеш перспективалары» сессиясе узды. Хатын-кызлар трегында катнашучылар халыкара бизнес төзүдә шәхси тәҗрибә, шулай ук гаилә миссиясе һәм хатын-кызларның һөнәри үсеш мөмкинлекләре турындагы үз тарихлары белән уртаклашачаклар.
Мәйданчык эшендә шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Светлана Орлова, Ислам сәүдә үсеше үзәге (Марокко) генераль директоры Латыйфа Эль Буабдэлауи катнашты.
Фото: https://gossov.tatarstan.ru/pressa
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк