Логотип
Актуаль тема

Грипптан вакцина. Плюсләре һәм минуслары

 

Кешеләрне атна-ун көнгә эшкә яраксыз итүдә гриппка тиңнәр юк. Көтмәгәндә башлана, авыр уза, сәламәтлекне бик нык кашатырга сәләтле. Кешене үлемгә китерә торган йогышлы чирләр арасында грипп икенче урында. Әнә шуңа күрә дә инде алдан ук саклану чараларын күрсәң, урынлы булыр. Ә иң яхшы саклану чарасы дип, табиблар гриппка каршы вакцина ясатуны атый. Безнең илдә вакцинаның «Ультрикс» (балалар өчен) һәм балаларга да олыларга да ярашлы «Совигрипп» дигәннәре кулланыла.

«Ультрикс» дигәнен алты яшьтән өлкәнрәк балаларга ясыйлар. Препарат үле вирус тәнчекләреннән тора, вирус аерым аксымнарга таркатылган була. Мондый вакцинаны организм җиңелрәк кабул итә, аерым антигеннарны организм тизрәк таный һәм аларга каршы иммунитетны да тизрәк эшләп өлгертә. Мәктәп укучыларына шушы препаратны кертәләр.

 

Вакцина ясаткан кеше грипп белән авырмаячакмы?

Прививка 100 процент гарантия бирми. Авыру-авырмау күп нәрсәләргә бәйле, кешенең сәламәтлегенә, яшендә, тормыш шарталрына... Шулай да вакцина ясаткан 100 кешенең 70-80е грипп белән авырмый кала. Боларга өстәп,прививка ясаткан 100 кешенең 20-25сенә гомумән салкын тию куркынычы да янамый, иммунтитеты күп кенә вирусларга, микробларга каршы тору көче ала.

 

Вакцина ясатканнан соң грипп белән чирләп алалар икән

Әйе, ул организмда билгеле бер реакция тудырырга мөмкин. Тән температурасы күтәрелүе, баш авыртуы, хәлсезлек күзәтелүе ихтимал. Бу халәт 2-3 көннән уза һәм дәвалауны таләп итми, дип ышандыра табиблар.

 

Привиканы кемнәргә ясатырга ярамый?

Ниндидер бер авыру кискенләшеп киткән очракта яки көтмәгәндә генә чирләп киткәндә прививка ясатмый торсаң яхшы. Шулай ук тавык йомыркасына тыны бетәрлек, анафилактик шок булырлык дәрәҗәдә аллергиясе булган кешеләргә дә вацина ясартырга ярамый.

 

Йөрәге чирле кешеләргә прививка ясатырга ярыймы?

Ярый да, кирәк тә. Йөрәге зәгыйфь кешеләргнә вакцина түгел, грипп белән чирләү зуррак зыян китерә ала. Алай да чирнең көчәеп киткән вакытларында организмга өстәмә авырлык китерүдән тыелып торырга кирәк.

 

Ел да бер үк төрле вакцина ясатсаң яхшыракмы, әллә ел саен төрленеме?

Бөтен вакциналарның да составына берүк төрле грипп вируслары салына, шуңа да узган ел ошаган вакцинаны быел ясатмаска дигән сүз юк.

 

Прививкадан соң бераз авырып алган очракта, башка кешеләргә дә чир йоктыру мөмкинме?

Вакцина ясатып кына, грипп белән чирләп китеп булмый. Составында тере грипп вируслары булган вакцина ясатканда да, андый куркыныч юк дәрәҗәсендә генә.

 

Елына дүртәр тапкыр салкын тиеп авырый торган балага прививка ясатырга ярыймы?

Нәкъ менә шундый еш чирли торган балаларга прививка ясатырга кирәк тә инде. Андый балалар грипптан соң өзлегеп кала. Прививканы бала чирләми торган аралыкта ясатып өлгерергә кирәк.

 

Салкын тигәннән соң, ютәл бетеп җитмәсә, привиика ясатырга буламы?

Әгәр дә чирнең иң кискен вакытлары узган булса, ярый. Алай да табиб белән киңәшләшү кирәк.

 

Ни өчен олыларга – бер, ә кайбер балалрга икешәр доза вакцина ясыйлар?

Олы кешенең инде билгеле бер иммунинтеты бар, ә балаларда әле ул юк. Шуңа күрә олы кешеләргә иммунитетны уятып җибәрү өчен бер доза да җитә. Ә берьюлы ике дозаны балага беренче вакцинация вакытында гына кадыйлар.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер генәдә кирәкле әйбер түгел!Ике ел рәттән ясаткан идем,теге дөньяга китэ яздым.Әледә чирдән баш чыкмый.Бөтен ышанычым аллахетәгалә кулында!

    Хәзер укыйлар