Логотип
Актуаль тема

Феялар

Госпитальдә чираттагы шимбә иртәсе. Процедуралар юк, егетләр ял итә. Ләкин иртә булуга карамастан, коридорда ниндидер гадәти булмаган җанлылык. Таш идәндә култык таякларының так-ток шакылдавы, коляска тәгәрмәчләренең зырылдап тәгәрәве һәм палата ишекләренең ачылып-ябылганы ишетелә.

Фойедагы егетләр инде исемлек төзеп, чиратка ук тезелешергә өлгергән. Озак та үтмәс, монда кызу эш башланыр: чәч кисү машинкалары гөжләр, лампалардан төшкән ут яктысында кайчылар ялтырап китәр, коридорда күңелле ыгы-зыгы кубар... Әлегә егетләр үзара тыенкы гына сөйләшеп, феяларның килгәнен көтә.

Госпитальгә атна саен үзләре белән җан җылысы алып килә торган волонтер кызларны әнә шулай атый алар. 
Казандагы парикмахер-волонтерларның бердәнбер төркеме булган «Тепло своих» коммерцияле булмаган автоном хәйрия оешмасы Татарстан Республикасының «Ярдәм янәшә» хәрәкәте кысаларында эшли. Башкалардан аермалы буларак, бу кызлар маскировка ятьмәләре үрми, коры ашлар әзерләми, кием-салым текми. Алар – госпитальдә дәваланучы яралы солдатларга ярдәм күрсәтә, чәчләрен матурлый, сакал-мыекларын кыра һәм... феяларга хас булганча, тыштан кырыс булып күренгән егетләрне кабат могҗизага ышанырга мәҗбүр итә.

Барысы да 2023 елның апрелендә башлана. Чәчтараш волонтерлар төркемен оештыручыларның берсе һәм оешманың координаторы Кристина Сухих ул көнне бик яхшы хәтерли.
– Госпитальгә авыр яралы бер егетне алып килделәр, – дип искә ала ул. – Казанга китергәнче, башка госпитальләрдә дә бик озак дәваланган. Инде ул чакта яралы егетләребезгә ярдәмгә әзер торган волонтерлар төркемебез бар иде. «Кызлар, – ди бу егет, – чәчемне берәр нәрсә эшләтегез, чыдар хәлем калмады, комачаулый бит...» Чатта хәбәр салдык. Килеп, егетнең чәчен алырга теләүче кыз тиз табылды. «Ә без? – диеште башкалар. – Безнекен дә алмыйсызмыни? Без дә бит госпитальдән чыгып чәч алдырып йөри алмыйбыз».

Казандагы бердәнбер парикмахер-волонтерлар төркеме 2023 елда оеша.

Хәзер иллегә якын мастерны берләштергән волонтерлар төркемен оештыру идеясен әнә шулай солдатлар үзләре бирә. Чатларда кабат хәбәр тарала: «Без – волонтерлар. Госпитальдә дәваланучы яралы егетләрнең чәчләрен алырга риза булган парикмахерлар эзлибез». Бу юлы да озак көтәргә туры килми.
– Шулай акрынлап коллективыбыз тупланды. Иң актив кызларыбыз хәзер унлап. Аларга көннең теләсә кайсы вакытында шалтыратып, шәһәрнең теләсә кайсы почмагындагы хастаханәгә чакырып була. «Килә аласыңмы?» – дип сорыйсы юк. Бер хәбәр дә җитә, – ди Кристина.

Маъсума Гулямова – төркемгә иң беренче килеп кушылучылардан. Таҗикстанда туып-үскән ул. Казанга күченүләренә унике еллап. Шәһәрдә матурлык салоннары ачкан эшмәкәр ханым волонтер кызларның парикмахерлар эзләвен үзенең клиентыннан ишетә. «Госпитальдәге егетләрнең чәчләрен алырга кирәк икән. Бер генә көн булса да син дә бара алмассыңмы?» – ди ул аңа. «Кая барасын гына әйт», – дип җавап бирә Маъсума. Беренче тапкыр госпитальгә килгән көнен ул да яхшы хәтерли.
– 13 нче гыйнвар иде, искечә Яңа елны каршы алган көн. Башта бик курыктым. Мин бит хатын-кызлар мастеры, ә анда барысы да егетләр. Үз салоныма да егетләрне сирәк алам. Ә монда килеп эшкә керешкәч, юкка курыкканмын, дидем. Үзебезгә карата бер тупас сүз әйткән, бер кырын караш күрсәткән кеше булмады. Киресенчә, алар безгә шулкадәр ихтирамлылар.

Фронттагы кебек, волонтер кызларның да күбесенең үз позывнойлары бар. Маъсуманыкы – Майя. 
– Үземә үзем хуҗа булгач, миңа җайлырак, эш графигымны теләгәнчә көйли алам. Инде клиентларым да шимбә көнемне госпитальдәге егетләргә багышлавыма күнекте, ул көнне чәч ясатырга язылмыйлар, – ди ул.

Солдатлар аларны феялар дип йөртә.

Наталья Федорованың позывное – Тата. «Иң актив волонтерыбыз», – ди аның турында Кристина. Бу төркем турында Наталья үзенең коллегасыннан ишетә.
– Күңелемдә андый уй яши иде инде. Парикмахер волонтерлар турында белгән көнне үк Кристинага шалтыраттым. 2023 елның декабрендә килеп кушылдым, шуннан бирле бер шимбәне дә калдырганым юк диярлек. Бары авырып китсәм генә... Үзем дә 2022 елда иремне махсус хәрби операциягә озаттым. Мобилизация белән китте. 2023 елның декабрь ахырында һәлак булганын әйттеләр. Ирем белән бергә хезмәт иткән, аны соңгы тапкыр күргән егетне очратып, аның ничек һәлак булуын белә алдым. Менә шушы волонтерлыгым ярдәм итте. «Баба-Яга» һөҗүменә юлыккан алар. Блиндаждагыларның берсе дә исән калмаган, ә бу егет суга сикереп кенә котылган. Иремнең гәүдәсен әле дә таба алмадылар…

Күз яшьләрен эчкә йотып, Наталья сүзне кабат егетләргә бора. 
– Килүебезне бик көтәләр! Бер күренеш һаман күз алдымда. Безне инде госпитальдә эшләүчеләр таный, вахтадан сүзсез генә кертеп җибәрәләр. Исәнләшеп узып китмәкче идем, ишек төбендә үк мине көтеп басып торган солдатка күзем төште. Танып, кочаклап алдым. Аның бездә инде бер булганы бар иде, кабат реабилитация узарга килгән. Отделениегә кергәч, шәфкать туташы әйтә: «Ниһаять, күрештегез. Ул бит инде сезне кичәдән бирле түземсезләнеп көтә». Безнең килүебез яралы солдатлар өчен үзе бер юаныч. Медперсоналны алар һәр көнне күрә. Госпитальгә чит-ятларны кертмиләр. Без аларның шушы бертөсле тормышына ниндидер бер яңалык, матурлык алып киләбез. Атна саен күргәч, егетләр белән инде туганлашып ук бетәсең. Ә берсендә киләсең, әле узган атнада гына креслога чәч алдырырга утырган егетне инде госпитальдән кайтарып җибәргәннәр. Андый вакытта аеруча сөенәм, туганнарына матур булып кайтып күренәчәк бит ул. Алар безне соңыннан гражданкага чыккач та эзләп таба. Бер егет мине эш урыныма килеп эзләп тапты. Хәзер чәчен алдырырга гел миңа йөри.

Волонтер Флера Шәмгуллина һөнәре буенча электромонтер.

Флера Шәмгуллина исә бу төркем турында кайчан һәм кемнән ишеткәнен инде хәтерләми дә. СВО башлангач, бик күпләр кебек ул да кайда, ничек булышырга икән дип эзләнә. Маскировка ятьмәләре үрүчеләр барлыгын белә ул, ләкин «бу минем шөгыль түгел», ди. Һөнәре буенча Флера ханым электромонтер. Күп еллар ерак Себердә эшләгән. 2017 елда парикмахерлык курсларын тәмамлаган. Казанга күченеп кайтуларына әле алты гына ел.

– Парикмахер волонтерлар кирәген белеп, төркемнең чатына яздым. «Мин профессиональ парикмахер түгел, шулай да чәч ала беләм. Мине дә үзегезгә алмассызмы?» – дидем. Башта аласылары килмәгән иде, шулай да теләгем көчле булганны күреп, ризалаштылар. Беренче тапкыр госпитальгә килгән мизгелләр әле дә күз алдымда. Рухи яктан бик авыр булды миңа. Яралы япь-яшь егетләрне күреп күңелем елады. Башларында җәрәхәтләр, ярчыклардан калган чокырлар... Син машинканы шул җәрәхәтләр өстеннән акрын гына йөртәсең. Авыртадыр инде, дигән уйдан йөрәк кысылып куя. Курыкканымны сизеп, юаталар тагын үзләре: «Авыртмый-авыртмый, борчылмагыз. Без аңа гына ияләнгән инде», – диләр. Алар түзем шул, барысына да ризалар... (Күңеле тулып, Флера ханым сөйләвеннән бермәлгә тукталып тора. Әңгәмә барышында андый мизгелләр шактый булды. Үзләренең дә уллары булган әниләр барысын да йөрәге аша уздыра шулай.)
Беренче көнне өйгә кайттым да, бүлмәмә кереп бикләндем. «Зинһар өчен, бернәрсә сорашмагыз. Мин сөйләрлек хәлдә түгел», – дидем. Үземнең дә 24 яшьлек улым хәрби кеше. Хәзерге вакытта фронтка якын шәһәрдә хәрби хезмәттә. Аңа да һәрдаим куркыныч янаганын җаным белән сизеп торам. Күптән түгел генә частьларына дрон килгән булган. Тик аларга түгел, күршедәге башка бинага – торак йортка эләккән. Тәрәзә төбендә дәрес әзерләп утырган 15 яшьлек кыз бала һәм тагын бер ир-ат үлгән. «Безнең бинага эләккән булса шунда, – дип бик тетрәнде улым. – Без хәрбиләр, үзебезне ничек тә саклап калган булыр идек, ә гади кешеләр саклана белми бит...» Шуңа микән, госпитальдәге һәр егетне үз балам кебек хис итәм. Әле беркөнне 20 генә яшьлек егет чәчен алдырырга дип утырды да креслода әйләнгәли башлады. Бала гына инде, шукланасы килә. Ә үзенең... бер аягы юк... Кысып кочаклап алдым. Әнә шундый бик яшь һәм өлкән солдатларны аеруча кызганам.

Хәзер кая гына барсам да, чәч кисә торган эш коралларымны үземнән калдырмыйм. Яңарак кына улым янына барып кайттым. Поездда урыным хәрби киемле бер егет белән туры килде. Таныдым: үзебезнең госпитальдән. Берничә тапкыр чәчен дә алганым булды. Әле савыгып та бетмәгән, ахрысы, култык таякларына таянган. Минем урыным – аста, ә аныкы өске катта булып чыкты. Алышыйк, дигән идем, ризалашмады. «Әллә мине шунда да менә алмас дип уйлыйсызмы?» – дип, җәлт кенә менде дә китте. Юл буе сөйләшеп бардык аның белән. Тагын бер кат чәчләрен тигезләдем. Күңелемә шундый рәхәт булып калды.

– Әнием медик булганга, приютта эшләгәнгәдер, кешеләргә булышу, волонтерлык миңа кечкенәдән таныш, – дип әңгәмәгә кушыла Резеда Князева (сүз уңаеннан, 14 яшьлек ятим малайны уллыкка алган әни дә ул). – Шуңа күрә чаттагы белдерүне күрү белән, «бу эш минеке икән», дидем. Авыр яралыларны да күргәнем бар иде, баш сөяге булмаганнарны да... Ияләшүе артык авыр булды дип әйтә алмыйм. Аннары, госпитальдәге егетләр үзләре дә бар нәрсәне юморга борырга тора. Иртән киләсең, исемлеккә биш кеше язылган була. Бераздан –унау, тора-бара егермедән артып китәләр. «Бүгенгә булды, башкаларыгыз язылмасын. Барыгызның да чәчләрен алып өлгермәячәкмен», – дим. Нәүмизләнәләр. «Һич югында баштан гына булса да сыйпагыз инде», – диләр. «Ярар, башыгыздан гына сыйпыйсы булса, өлгерәм», – дим. Төрле атнада төрлечә эшләргә туры килә. Кайсыбер атнада утызар егетнең чәчен алам. Ял итеп алу түгел, бер йотым су эчәргә дә җай булмый. Әле узган атнада гына чәчен тигезләткәне бу атнада да исемлеккә язылып куя. «Алырлык чәчең дә юк бит инде, ник тагын язылдың?» – дисәң, «Бу юлы кашымны тигезләтергә язылдым», – дип, күзләрен мөлдерәтеп тик карап тора. Көлмәс җиреңнән көлдерә алар. Аңлыйм инде, аралашасылары килә, бераз гына булса да күңел ачасылары... Прическаны егетләрнең теләкләренә карап ясыйбыз. Кемгәдер чәчен кыска гына калдырып алырга кирәк, кемдер модалы прическа ярата. Әлбәттә, арада төрлесе бар. Госпитальгә яңарак кына килгәннәре «чәнечкеле» була. Машинканың тавышы да шомландыра аларны, тәннәрен җыералар. Бер-ике күрешкәч, алар да йомшара.

Госпитальдә эшләүче волонтеларның беркайда да язылмаган, ләкин һәркем үтәргә тиешле бер кагыйдәсе бар. Аны безгә Кристина баштан ук әйтеп куйды: ничек кенә авыр булса да, без егетләр янында еламыйбыз. Һич тә булмаса, бәдрәфтә качып елап алабыз да, күз яшьләрен сөртеп, кабаттан елмаеп килеп чыгабыз. Егетләр болай да күпне күргән, без аларның кәефләрен төшерергә дип килмәдек.

Госпитальгә алар һәр шимбәдә килә. 2023 елдан бирле шулай.

Төрле яшьтәге, төрле милләттән булган бу ханымнарны бергә туплап, бер организм итә алган Кристинаның позывное – Хаски. Махсус хәрби операция башланган көннәрдән үк волонтерлык хәрәкәтендә ул. 
– Башта Чаллыда гуманитар ярдәм җыючыларга кушылдым. Акчалата гына булыша идем. Аннары Надежда Островская исемле волонтер ханым белән Казанда үзебез гуманитар ярдәм җыю пункты оештырдык. Монда җыябыз да Чаллыга илтеп тапшырабыз. Алар шуннан фронттагы солдатларга озата. 2023 елда Казандагы госпитальгә яралыларны кайтара башладылар. Араларында «Алга» батальоны егетләре дә бар. Чаллыдагы кызлар әйтә: «Шуларга күчтәнәч кертеп чыгыгыз әле...» – диләр. Берсенә биреп, ничек инде икенчесен калдырасың? Аларның барысы да безнеке бит. Егетләргә иң кирәк әйберләрне генә җыеп, йөз пакет тутырдык. Менә шулай башланып киткән эш булды бу. Башта социаль челтәрдәге бер чат кына идек, хәзер инде 320 кешелек зур бер төркем. Егетләрнең чәчләрен алудан тыш, «Пакет добра» дигән акция дә оештырабыз. Госпитальдә дәваланучы егетләрнең һәрберсенә аерым пакет тутырып илтәбез. Анда эчке кием, гигиена әйберләре... Яралы солдат ерак юлдан соң үзен тәртипкә китерә алсын, чиста кием кисен, тәмле ризык белән чәй эчсен һәм үзен монда көтүләрен, аның турында уйлауларын, кирәкле, кадерле кеше булуын тойсын өчен кирәк булган әйберләр анда. «Пакет добра» нәкъ менә шуның өчен җыела да. Әле һәр пакетка балалар язган хатларны да тыгабыз. Бу хатларның солдатларга никадәр кадерле икәнен белсәгез! «Болай итеп бары Казанда гына каршылыйлар», – ди алар. Шул сүзләре аеруча кадерле.

Кристинаның сүзен Маъсума дәвам итә: 
– Госпитальдә чәч ала торган үз урыныбыз бар. Гадәттә, палаталарга кереп йөрмибез. Берсендә ни өчендер палатага керергә туры килде. Кердем дә, стеналарны күреп шаккаттым. Әйтерсең бизәкле келәм элгәннәр: һәрберсе үзенең баш өстенә балалардан алган хатларны, рәсемнәрне беркетеп куйган. Кат-кат укылып, таушалып беткәннәр инде. Балалар бик ихлас, эчкерсез яза бит алар. «Кадерле солдат...» дип башлана ул хатлар. Балалар ясаган брелокларны, уенчыкларны алар үзләре белән фронтка да алалар әле. Рюкзакларына тагып алып китәләр.

Атнаның һәр шимбәсен госпитальдәге егетләргә багышлаган бу ханымнарның һәрберсенең үз гаиләсе, балалары бар. «Ирләрегез көнләшмиме?» – дигән сорау үзеннән-үзе барлыкка килә. Майя көлеп җибәрә. 
– Ирем – шәрык егете. Аларның каны кайнар булуын беләсез инде. Баштарак көнләшә иде. Хәзер – юк, аңлады. Бер очрак булышты. Мине госпитальгә китергәч, кул күтәреп торган егетләрне үзәккә кадәр утыртып барган булган. «Таксистмы әллә син?» – дип сораганнар. «Юк, хатыным волонтер, аны китердем», – дигәч, безне мактарга, рәхмәт яудырырга тотынганнар. «Алар безгә кислород шикелле кирәк», – дигәннәр. Мине госпитальгә җибәргәне өчен иремнең үзенә дә рәхмәт әйткәннәр әле. Кич кайткач гафу үтенде. «Алар сезгә шулкадәр рәхмәтле, миңа хәтта оят та булып китте», – ди. Менә бит ул ничек!

«Тепло своих» кызлары госпитальдәге егетләр дәваланып чыгып киткәч тә алар белән элемтәне югалтмый. Кристинада һәрберсенең телефон номеры саклана. Һәрберсе белән хәбәрдә ул.
– Кайчагында безнең берәр егетне башка госпитальгә күчерәләр. Без аңа шул госпитальдә ярдәм итәрлек волонтерлар табабыз. Яисә менә гадәти генә очрак: солдатны бүген госпитальдән чыгаралар. Аңа әле өенә кадәр кайтырга кирәк. Күп очракта авырдан йөри торган кеше була ул. Вокзалга яки аэропортка кадәр бару, баскычлардан менү, билет алу өчен каядыр керү дә кыен аңа. Әйе, мондый пассажирларга ярдәм каралган каралуын. Ләкин ярдәм кирәк буласын бер тәүлек алдан хәбәр итәргә кирәк. Ә солдатны бүген госпитальдән чыгарасыларын иртән генә дә әйтергә мөмкиннәр. Андый очракта без аны вокзалга яки аэропортка кадәр озатабыз, билет алып, утыртып җибәргәнчегә кадәр янында булабыз. Озак көтәсе булса, аны каядыр урнаштырабыз…

Кайчагында безгә башка шәһәрләрдән волонтерлар чыга. «Безнең сугышчы сездә дәвалана икән. Бүген аның туган көне. Сәламнәребезне җиткерегез әле», – диләр. Янына барып котларга, кечкенә генә бүләк белән булса да сөендерергә, сәламне ничек тә тапшырырга тырышабыз. Дөньяга, кешеләргә карата күңелләре катмасын, үзләрен кирәксез итеп тоймасыннар. Аяк-кулларын югалтып гарипләнүләре өстенә җан җәрәхәтләре дә өстәлмәсен. Без әнә шуның өчен тырышабыз. Алар безне яратып, феялар дип йөртә. Әлерәк кенә Воронеждагы госпитальгә күчерелгән егет язды. «Бүген монда да безнең янга феялар килде», – ди. Феялар бар җирдә могҗиза булмый каламы?!Кайсы көнне утызар егетнең чәчен алырга туры килә. Алар инде иртәдән үк исемлеккә язылып куйган була.

фото Юлия Калинина һәм Айгөл Кадыйрова

Теги: волонтерлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар