Казан бу көннәрдә беренче тапкыр халыкара матурлык бәйгесе кабул итә. Татарстанга БРИКС илләре гүзәлләре килде.
Әлеге конкурс – халыкара форматтагы беренче шундый бәйге. Дөньяда әле беркайчан да «Мисс», «Миссис» һәм «Литтл Мисс» бәйгеләре бер үк вакытта үткәрелгәне юк иде. 16 илдән 47 гүзәл зат килде. Таҗ өчен Россия, Бразилия, Кытай, ЮАР, Индонезия, Беларусь, Боливия, Куба, Казакъстан, Малайзия, Нигерия, Таиланд, Уганда, Үзбәкстан, Вьетнам һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән катнашучылар көрәшә.
Катнашучыларны экспертлар жюрие бәяли. Аның составына визажист Елена Крыгина, стилист Влад Лисовец, ораторлык осталыгы педагогы Лина Арифуллина, актер һәм продюсер Игорь Жижикин, хореограф Никита Мусатов, модель һәм теле алып баручы Виктория Лопырева, җырчы Марк Тишман, Россия бодибилдинг федерациясе президенты Александр Вишневский, психолог Татьяна Другова, блогер Дима Пеле һәм башкалар керде.
Кичә бәйгенең ачылу тантанасы узды. Бүгеннән кызлар өчен төрле программалар, мастер-класслар үткәрелә. Казан Кирмәнендә жюри әгъзалары белән матбугат очрашуы да оештырылды. Россиянең атказанган артисты Марк Тишман да жюрида. Ул кызларга вокал буенча мастер-класс та бирәчәк.

– Әлеге конкурс минем өчен революцион. Ул безнең гүзәллек конкурслары турындагы традицион карашларыбызны (стереотипларны) җимерә. Кичә ачылу тантанасында бу тышкы матурлык кына түгел, ә игелеклелек, дуслык, ярата белү һәм мәхәббәтне кабул итә белү, кыенлыкларны җиңә алу сәләте темасы күтәрелде. Бик катлаулы вакытта яшибез, безне аеручы сәбәпләр күп, ә бу конкурс бер юнәлеш бирә: глобаль кыйммәтләр берләштерә. Мин әлегә кызлар арасында көндәшлек рухын сизмим. Аларга Россия һәм Татарстан традицияләрен белү бик кызык. Мисал өчен, безнең өчен Угандадан яки Көньяк Африкадан килгән кешеләрне күрү – беренче тәҗрибә. Алар барысы да үзләренең ихласлыклары белән сокландыра. Аларның үз илләренә кайткач та без сөйләшкән кыйммәтләрне һәм биредә күргән гүзәллекне танытуларын дәвам итүләрен бик телим, – диде Марк Тишман. Ул кызларны «эчке утлары» буенча бәяләячәге турында әйтте.

«Конкурс президенты Динара безгә шундый күрсәтмә бирде: бар да максималь дәрәҗәдә гадел һәм ихлас булырга тиеш. Төп максат – барысын да объектив һәм намус белән бәяләү», – диде стилист Влад Лисовец.
Матбугат очрашуында журналистларга кызлар өчен Уралда махсус ясалган таҗларны да тәкъдим иттеләр. Алар – һәр өч җиңүче өчен. Һәрберсенең үз исеме бар. Иң мәһабәт таҗ — Бөек таҗ. Дизайнерлар БРИКС илләренең мәдәниятләре һәм традицияләре берләшүе символын кулланган.
.jpg)
Бөек таҗның авырлыгы 850 граммнан артык, ул кыйммәтле металлдан — алтыннан ясалган. Анда бриллиантлар, алсу сапфирлар, берничә төстәге энҗе, турмалиннар, рубиннар, марганитлар кебек кыйммәтле ташлар кулланылган. Төп таҗда гына да бер меңнән артык бриллиант бар. Аны эшләүгә 700 сәгатьтән артык вакыт китте. Кырыктан артык хезмәткәр иҗат итәргә катнашкан.

Икенчесе – Калкучы таҗ (Восходящая корона). Ул Романовлар йортындагы император бизәкләре үрнәгендә ясалган. Бу таҗ «Мисс БРИКС» номинациясе өчен билгеләнгән. Өченче таҗ иң нәни гүзәлләр өчен – «Little Miss» номинациясендә катнашучы кызлар өчен билгеләнгән. Ул триадада «Чәчәк атучы таҗ» дип атала. Биредә дә кыйммәтле ташлар кулланылган: алсу сапфирлар, рубиннар, турмалиннар һәм кабат энҗе. Таҗда 75 аерым деталь бар, аларның һәрберсенә ташлар куела һәм энҗеләр беркетелә.
«Мисс, Миссис һәм кечкенә мисс БРИКС 2026» – БРИКС+ илләре арасында гуманитар һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуны максат итеп куйган амбассадор-проект.
Фото: «Татар-информ», Фагилә Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк