Логотип
Актуаль тема

Детокс

Детокс чистарыну дигәнне аңлата. Организмны токсиннардан чистарту өчен интернет киңлекләрендә бик күптөрле детокс-программалар бар. Ул хәзер популяр туклану системасына әверелеп бара. Организмны чистарту һәм сәламәтләндерү елның теләсә кайсы фасылында да актуаль. Ләкин аңа ничек итеп әзерләнергә, ничек тукланырга? Бу сорауларны диетолог, нутрициолог Алия САФИНАга бирдек.

Детокс чистарыну дигәнне аңлата. Организмны токсиннардан чистарту өчен интернет киңлекләрендә бик күптөрле детокс-программалар бар. Ул хәзер популяр туклану системасына әверелеп бара. Организмны чистарту һәм сәламәтләндерү елның теләсә кайсы фасылында да актуаль. Ләкин аңа ничек итеп әзерләнергә, ничек тукланырга? Бу сорауларны диетолог, нутрициолог Алия САФИНАга бирдек.

Организмга чистарыну кирәклеген ничек аңларга?
Организм үз-үзен чистарта. Иң яхшы «чистартучылар»: кан, лимфа, төкерек, бөер һәм бәвел бүлеп чыгару системасы, ашказаны-эчәк тракты, үпкәләр. Әмма экология, дөрес тукланмау, сәламәт яшәү рәвеше алып бармау аркасында организмда интоксикация барлыкка килә. Аның билгеләре: даими ару, хәтер һәм игътибарлылык таркаулану, шешенү, күз төпләре каралу, баш авырту, йокы туймау, бит тиресе тоныклану, тәнгә тимгелләр чыгу, гөмбә инфекцияләре, иммунитет төшү. Болар инде организмга ярдәм кирәк дигән сүз.

Чистарынуга ничек әзерләнергә?
Барысы да сезнең организмга детокс никадәр кирәк булуыннан тора. Ул һәр өч ай саен өчәр көн, сезонлы (язын һәм көзен җидешәр көн), язын һәр ай саен бер көн була ала. Үзегезнең ихтыяҗлардан чыгып үзегез сайлагыз. Гомумән, детокс курслары бер көннән берничә атнага сузылырга мөмкин. Организмны теләсә кайсы вакытта чистартырга була. Шулай да иң уңайлы вакыт – бер ел фасылы икенчесен алыштырганда. Детоксны башлар алдыннан сөт, кызыл ит, каһвә, алкоголь, шикәр, ярымфабрикатлар ашауны киметегез. «Иң шәп дустыгыз» чиста су икәнен дә онытмагыз. Көнегезне җылы су эчүдән башлагыз. Чистартылган шикәр, ярма азыклары ашамагыз. Эшкәртү барышында алардагы барлык файдалы элементлар юкка чыга. Төп туклану рационы итеп яшелчәләрне алыгыз. Тәлинкәгезнең яртысы үсемлек продуктларыннан торсын. Ашарга яраклы яшел үләннәрне күп кулланыгыз. Аларда калорий аз, ашказанында урынны күп алалар, димәк, бик озак ашыйсыгыз килмәячәк. Кичке сигезенче яртыдан соң ашауны туктагыз. Кичке сәгать унберенче яртыдан соңга калмыйча йокларга ятыгыз. Чистарыну процессы нәкъ менә төнлә ныклап эшли. Вакытында йокларга ятмыйсыз икән, детокс башлау мәгънәсез. Тирләгез! Даими рәвештә мунчага йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә тырышыгыз. Тирләгәндә токсиннар тире аркылы чыга. Ял итәргә өйрәнегез. Бу да бик мөһим. 

Детоксны диета алыштыра аламы?
Организмны чистартканда диетолог һәр кешегә шәхси программа төзи. Кайбер кешеләргә дәвалау диетасы да таләп ителергә мөмкин. Шуны да онытмаска кирәк: де-токс – ашаган ризык күләмен киметү дә. Җәй алдыннан диета тотучыларга каршы бер сүз дә әйтмим. Әмма безнең организм елга бер генә тапкыр түгел, һәр көнне пычрана. Шуңа күрә чистарынуны даими үткәреп торырга кирәк.

Ай буе шикәр һәм камыр ризыкларын кулланмау детокс булып саналамы? 
Шикәрдән һәм камырдан баш тарту – организм өчен зур плюс. Детоксның иң гади алымы да – шул. Артык тән авырлыгын югалтырсыз, целлюлиттан котылырсыз, энергиягез артыр. 

Җәйге сезонда нинди детокс-программа иң яхшысы?
Детокс өчен бер көнлек рацион тәкъдим итәм. Иртәгезне бер стакан кайнар су эчүдән башлагыз. Смузи эчегез. Аны бер бәйләм шпинат, бер алма, 1 чәй кашыгы бал, 150 мл су, ярты сельдерей сабагыннан ясарга була.  Әбәткә яшелчәләрдән суда пешкән аш һәм «щётка»-салат ашагыз. Салат рецепты: пекин кәбестәсе, кишер, кыяр, яшел үлән, 1 чәй кашыгы көнҗет мае, тоз.  Көн дәвамында имбир һәм бөтнектән ясалган җылы эчемлек, цикорий һәм иван-чәй эчә аласыз. 
 Кичке ашка да яшелчәләрдән пешерелгән ризык.  Йоклар алдыннан фенхель һәм әнис төнәтмәсе эчегез. Икенче көнне яхшы кәеф белән уянырсыз.

Детокс-диетаны ничек тәмамларга? 
Кисәк туктарга ярамый, чистарыну программасын әкренләп тәмамларга кирәк. Беренче атнада ярма азык-лары, ипи, шикәр ашамагыз. Соңрак рационга әз-әзләп боткалар, аш, ит кертеп, гадәти менюга кайтыгыз. 

Чулпан Галиәхмәтова әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар