Логотип
Актуаль тема

Cара Садыйковага һәйкәл ансамбле куярга ярдәм итик!

Татарның бөек сандугачы, танылган композитор Сара Садыйковага, ниһаять, Казанда һәйкәл куелачак. Әмма моның өчен татар халкыннан бераз гына ярдәм кирәк.

Сара Садыйковага һәйкәл кую мәсьәләсе инде 20 елдан артык сузыла. Башта ул «Җидегән чишмә» һәйкәл ансамбле булыр дип күз алдында тотылган иде. Скульптор Рада Нигъмәтуллина аның эскизларын да ясый һәм композицияне болайрак тасвирлый:


«Бөтен ансамбль Сара Садыйкованың халык арасында иң популяр җырларының берсе – «Җидегән чишмә» белән бәйле. Шуңа күрә аны скверда урнаштырасы иде. Сара апа пианино артында... Тыныч кына көйләр яза... Пианино астында милли бизәкләр төшерелгән келәм, композитор һәрвакыттагыча матур киенгән, башында – калфак. Тирә-ягында чәчәкләр утыртылган, каршында – берничә рәткә тезелгән эскәмияләр. Бераз читтәрәк, һәйкәл артында аның яраткан агачлары – балан, сирень, миләш, каен. Җиде фонтан! Аны ясау авырлык тудырмас дип уйлыйм. Ул җиде тишек тишелгән су үткәргече дә булырга мөмкин. Әлеге фонтан «Җидегән чишмә»гә имитация булыр иде. Аның янында көянтә-чиләк асып, милли киемле ике татар кызлары басып тора. Җырдагыча һәм легендадагы кебек, алар чишмәгә килеп, якты мәхәббәтләре турында хыялланып, суга тәңкәләр йә йөзек салалар. Менә шундый композиция. Моны тормышка ашырсалар, шәһәрдә матур, милли, җырлы-лирик һәйкәл барлыкка килер иде».

 

Һәйкәл урыны буенча да сөйләшүләр озак алып барылды. Планлаштырылган урында – Татарстан һәм Тукай урамнары киселешендәге мәйданда элек вак сәүдә нокталары урнашкан иде, аларны инде күчерделәр. Бу урын очраклы сайланмаган: монда Сара апаның бөтен тормышы үткән. Ул биредән ерак булмаган Париж Коммунасы урамында туган, күршедәге Камал театрында эшләгән, Тинчурин урамында гомер иткән…


«Бу урынга Сара апаның кызы Әлфия апа Айдарская да килеп, үз фатихасын бирде. «Минем өчен бик кадерле урын бу», – диде ул. Мәйдан каршында –  80 нче санлы мәктәп. Бөек Ватан сугышы елларында анда госпиталь урнашкан булган. Әлфия апаның сөйләве буенча, Сара апа бер палатада җырлап, Әлфия апа үзе икенче палатада биеп, яралы сугышчыларның рухын күтәреп йөргәннәр», – дип белдерде Казан шәһәренең вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова.

 

Әлегә бүгенге вазгыятьне исәпкә алып, скверны төзекләндерү һәм өч метрлы һәйкәл концепциясе турында гына сүз бара. Проект буенча, өч метрлы һәйкәлдә Сара апа милли киемдә, ачык рояль артында утырачак. Бакча үзе дә Сара Садыйкованың җырлары кебек сыгылмалы, салмак сукмаклардан һәм чәчәк атучы үсемлекләрдән торачак. Биредә шомырт һәм чикләвек куаклары, гортензия һәм барбарис чәчәк атачак, ә Казан мэры тәкъдим иткән ясалма сулык яисә фонтан моңлы мохиткә аерым бер ямь өстәячәк.


Бу көннәрдә төзекләндерү объектлары өчен Бөтенрусия онлайн-тавыш бирүе бара. Ул ил халкына шәһәр мохите үсешенә йогынты ясарга мөмкинлек бирүче чара булып тора. Тавыш бирү ярдәмендә киләсе елда төзекләндерелүе планлаштырылган җәмәгать территорияләре сайлана. Әлеге тавыш бирүдә Казаннан объектлар да катнаша. Алар арасында Сара Садыйкова скверы да бар.


«Тавыш бирү дәүләт хезмәтләре порталында 12 июньгә кадәр бара. Бергәләп тавыш биреп, Казанда нәкъ менә шушы сквер җиңеп чыкса, һәйкәл ансамблендә күз уңында тотылган су ташучы кызлар фигурасы да, фонтан да эшләнә алыр иде», – ди Гүзәл Сәгыйтова.
Татарның сандугачы, беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкованың 120 еллыгына скверы да, һәйкәл ансамбле дә төзелсә, бу татар бердәмлеген күрсәткән күркәм бер билге булыр иде. Сынатмыйк, бергәләп тавыш бирик!

Фото: Казан мэриясенең рәсми сайтыннан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар