Рамазан шәриф ае 18 февральдә кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне – 2026 елның 19 февралендә. Шушы уңайдан Татарстан Диния нәзарәтендә журналистларны җыеп, Рамазан аена кагылышлы нечкәлекләр турында сөйләделәр.
Быел ураза 29 көн тотыла. Беренче тәравих намазы – 18 февральдә ястү намазыннан соң, соңгысы 18 мартта укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп укыла. Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартына туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында соңрак хәбәр ителәчәк, – дип сөйләде мөфтинең урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров. ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк.
Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары белән, фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 000 сум (алтын буенча) билгеләнде.
Журналистлар Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат Мөбарәковтан тагын бер кат әлеге мәсьәлә буенча ныклап аңлатуны сорады, чөнки ел саен әлеге сорау буенча аңлашылмаучылыклар туа. Булат Мөбарәков аңлатуынча, әгәр мөселман кешесенең бурычларыннан кала 120 мең сум (көмеш буенча) артык акчасы яисә артык милеге (яки артык милекне һәм артык акчаны берләштергән вакытта 120 меңгә чыкса) булса, ул фитр сәдакасы бирергә тиеш. Аның минималь күләме – 200 сум. Әгәр дә инде мөселманның бурычлардан соң ел буена артык 940 мең сум (алтын буенча) акчасы булса, алар инде зәкят түләүчеләр булып чыга. Алар өчен фитр күләме – 1200 сум. Бу сәдаканы фәкыйрьләргә бирергә тиешләр.
Тагын бер нечкәлек: «Фитр сәдакасын ир кеше үзе өчен һәм үзенең балигълыкка ирешмәгән балалары өчен түли. Хатын-кыз үзе түли. Әгәр алар бер-берсе белән килешә икән, аның өчен ире дә түләргә мөмкин, ләкин аның турында хатын белергә тиеш. Шулай ук хатын да ире һәм балалары өчен бирә ала. Хәтта әти-әни өчен дә бирергә була. Әмма алар белергә тиеш бу хакта. Фитр сәдакасы – һәрбер кеше өстендәге вәҗиб бурыч», – диде Булат хәзрәт. Шунысы да бар: ир белән хатын казналарын аерым саный. Уртак маллары бар икән, процент чыгара.
Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде. Авыруы вакытлыча икән, ул чакта башка көннәрдә каза кылып ураза тота ала. Әгәр дә инде аңа гомумән ураза тотарга ярамый, табиблар рөхсәт итми икән, ул чакта фидия түли (450 сум күләмендә) яисә бер фәкыйрьне көнгә ике мәртәбә ашата ала. Моны ул Рамазан аенда да, аннан соң да башкара ала. Әгәр дә инде ураза тотарлык сәламәтлеге дә, акчасы да юк икән, Аллаһтан гафу үтенеп, Аның кичерүен өмет итеп яши.
Рамазан ае дәвамында Казанның һәм Татарстанның барлык мәчетләрендә җәмәгать белән тәравих намазлары укылачак. Тәравих намазын уку мөселманнар өчен сөннәт һәм олы әҗер-савапларга ирешүгә сәбәп булып тора.
Казанда ифтарлар 49 мәчеттә узачак дип көтелә. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Исемлек белән Татарстан Диния нәзарәте сайтында танышырга мөмкин.
13 мартта 14 нче Республикакүләм ифтар узачак. Ул «Казань Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы тарафыннан оештырыла. 14 нче Республикакүләм ифтарда 10 мең кеше катнашачак.
Изге Рамазан ае уңаеннан биналарның тышкы бизәлеше буенча республика бәйгесе уздырыла. «Нурлы Рамазан» бәйгесендә катнашырга теләүчеләр халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр. Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәр ел саен Рамазан аенда республикада «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонын игълан итә. Узган ел акция кысаларында 49 балага 3 млн 604 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. 2026 елда Рамазан аенда «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән шулай ук авыру балаларга булышырга ниятли. Шулай ук аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү каралган. Узган елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән 600 дән артык мохтаҗ гаиләне 5,6 тонна азык-төлек белән тәэмин итте. Быел да мохтаҗларга ризык җыелмаларын өләшү көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк