Логотип
Актуаль тема

Бәхет акчадамы?

Юмартмы мин? Карунмы? Акча табучымы, булганын җилгә очыручымы? Акча... Каян табарга, ничек җиткерергә икән аны? Җитәсе бармы аның?! Гомер буе кешеләрне борчый, хафага сала, бимазалый торган сораулар...

Өйдә кем хуҗа?
Безнең заманда яңа катлам – акчаны санап тотмый торган байлар, кинәт, бик тиз баеп киткән «яңа урыс», «яңа татарлар» барлыкка килде. Бар акчасызлар – эшсез калганнар, фәкыйрьлеккә төшкәннәр: эшләп-эшләп тә айлар буе хезмәт хакы ала алмый, тиеннәргә йөдәп йөрүчеләр. Әмма акчасының булганын да тота белмәүче, айныкын айга җиткерә алмыйча, бурычтан котылу юлын таба алмаучылар да бихисап. Акчаның күзе юк: күпме керсә, шуның кадәр чыга – анысы хак. Әмма юмарт белән сарфатсыз, карун белән сакчыл арасында аерма... зур, әлбәттә.

«Җәүһәрия ире белән аерылышкан дигән хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмәдем, – дип сөйли Рузалия. – Рөстәм белән бер сыйныфта укыдык. Булдыклы егет. Җәүһәрия ике сыйныф түбән укыды, сүзгә кесәгә керми, ачык, чибәрлеге бар. Затлы киенә. Фатир дип тилмереп йөрмәделәр, машинасын да алдылар. Пар килгән болар, дип сокланучы күп иде – әллә күз тиде? Аерылышканнар. Берәр чәчбие башын әйлән-дер­гәндер Рөстәмнең, дисәм... Өйдән китүе бөтенләй юк нәрсә аркасында икән. Эшен ярата Рөстәм, шөкер итсәң, акчасы да әйбәт кенә. Бар тапканын хатынга кайтарып бирә. Әмма нәфеслегә акча күпме керсә дә җитмидер шул. Игәүли хатын ирен, янәсе башкалар таба, син дә тап! Тәмам теңкәсенә тигәч, чыгып киткән ир». Әлбәттә, акча аркасында ызгыш-тавыш чыккан гаиләләр аларныкы гына түгел.

Безнең әби-әниләр – сугышны, ачлыкны күргән буын – тамак туклыгына сөенеп гомер итә: тауга карап тау була алмассың, дип, юанып яши. Аларның никадәр хаклы икәнен тормыш үзе раслап тора. Бәрәкәтсез мал, күпме керсә дә, бәрәкәтсез!

Теш табибына чират көткән арада, сүз арты сүз чыгып, Хәдичә апа белән сөйләшеп киттек. Кырык ел трамвай йөрткән ул. «Пенсиям шөкер итәрлек, унбер мең, яртысы фатирга түләргә, калганы тормыш көтәр­гә...» – дип куя ул. Коммуналь хезмәт өчен түләүләрнең артуы авырткан җиргә әйләнде инде хәзер. Минем: «Бик күп түгелме соң?» – диясемне көтеп кенә торгандай: «Бишәү бит без – кызым, кияү, ике онык...» – дип тезеп китә. Кеше кесәсендәге акчаны саный торган гадәтем булмаса да, түзмим: «Яшьләр үзләре түләми­ме?» – дип куям. Апаның чырае караңгылана. «Кызым өч смена эшли.

Мәктәптә укыта, репетитор диләрме, ничәмә- ничә баланы кичтән өйләренә йөреп, имтиханга әзерли. Оныкларны да укытасы бар. Ә ир дигәне... Егерме өч ел торалар, эш стажы биш елга туладырмы-юкмы. Кая эшкә керсә дә, аңа гына начар кешеләр очрый, ике-өч айдан табан ялтырата. Айлар буе өйдә, телевизор карап, хөкүмәтне сүгеп, хатын эшләп тапканны көтеп яту рәхәт бит». Монысы да замана фаҗигасе, ахрысы. Дөньядагы үзгәрешләр күп ирләрнең тез астына сукты. Югалып калган, төшенкелеккә бирелгән ир-ат Хәдичә апаның кияве генәме? Күп андыйлар. Хәер, җаваплылыкны үз җилкәсенә алырга теләмәүче, ялкау, булдыксыз ир-ат кичәле-бүгенле генә тумаган анысы. Булган андыйлар элек тә. Хатын-кызның нәфис иңнәре артына көчле зат дигәннең ышыклануы да яңалык түгел. Алай да бу заманның сикәлтәләрен хатын-кыз җиңелрәк сикереп уза шикелле. Сәбәбе билгеле. Ул бит – ана. Бала-чага язмышы өчен җавап­лылыктан беркем коткармый аны. Заман ихтыяҗын да тирәнрәк тоя. «Алма пеш, авызга төш», – дип утыра алмый бит инде. Инженер, укытучы, табиб хатын-кызларның күпмесе акча эзләп – сәүдәгә китте, эшмә­кәрлек сәләте ачылганнар күпме?! Икенчедән, утыз-кырык, хәтта илле яшьтә дә яңа һөнәр үзләштерү хатын-кызга җиңелрәк икән. Аз керемле авыр эштән дә чирканмый алар. Яшәргә кирәк бит! Ә әйбер җыярга хирыслыгы, бәлки, табигатеннән, матурлыкка омтылудандыр.

Гаилә коргач, кеше көнкүреш ваклыклары белән килешергә мәҗбүр. Тырмашып акча туплый, йорт әйберсе алырга тырыша. Алгач, шатлана. Ә шатлык – зурмы ул, бәләкәйме – яшәү дигән сүз бит инде. Акча хөрлек, бәйсезлек хисе тудыра. Әйтик, машиналы булу. Берәү­гә ул хәрәкәт итү, акча эшләү өчен кирәк. Ә кемгәдер бай, җитеш тормышы белән мактану өчен... Кемнеке шәбрәк, кыйбатлырак?! Артыннан кызыгып карап калучы булганга сөенүләре! Ничек куанмыйсың, та­ныш-белешнең борынына чиртү бит бу! Бүтәннәргә өстән карый торган әйбер колына әйләнү бик тиз. Беләсең килсә, әйбер, акча куәте – зур көч ул, дияр моның тәмен татыган адәм баласы. Бәхәсләшеп кара, бар!

 

Бәхет акчадамыни ул, сөйгәнең белән куышта да җәннәт, дисәләр дә...

 

Бергәләп

Үрнәк гаиләдә ирме яки хатынмы – кайсысының күбрәк акча эшләве ул кадәр үк мөһим түгел. Керемнең уртак казанга керүе хак булсын. Акчаны исә алар киңәшләшеп, икәү бергә тоту ягында. Әгәр дә шундый бердәмлек булмаса, гаиләнең капма-каршы якка салулап китүе бик тиз. Акча кем кулында – шул хуҗа дигән булып, берәү бүтәннәрне үз кубызына биетергә тотына икән, гаҗәпләнәсе юк. Акча ирнең яки хатын­ның өйдәгеләргә баш булу коралына әйләнә. Табигате белән карун булмаган хатын яки ир якыннарын кулда тотудан тәм таба, бетмәс-төкәнмәс ләззәт ала башлый. Аны тыңлыйлар, аның һәр сүзен, кушканын карусыз үтиләр. Ул хуҗа монда! Яки икенче очрак: булган акчаны берсе юк-барга туздырып бетерә. Ә гаиләнең бурычтан башы чыкмый.

Үзенең бизнесы булган бер танышыбыз хатынын курчак кебек киендерә иде. Ашау-эчү ягыннан да кытлык сизмиләр, әмма ханымның кесәсендә җил уйный. Ир рөхсәтеннән башка күңеле төшкән бер әйбер ала да, авырлык белән тормыш көтә торган сеңлесенә ярдәм дә итә алмый ул. Баласын түләүле әйбәт табибка күрсәтер өчен дә ирдән акча теләнергә мәҗбүр. Чүпрәк-чапрак та күп, әмма ул аларга түгел, әйберләр гүяки аның үзенә хуҗа. «Мин сине шәп, мул тормышта яшәтәм, кадерен белергә, миңа игътибарлырак булырга, йорт-җирне яхшырак карарга тиешсең!» Ирнең бәйләнүләренең очы-кырые күренми. Аның һәр адымын күзәтеп, тотылган һәр тиене өчен хисап таләп итеп тәмам теңкәсенә тиеп торгач, муллык та күзенә күренми. Хатын үзен хокуксыз, бәхетсез хис итә. Невроз аерылмас юлдашына әйләнә. Урынлы-урынсыз дәгъва, низаглар тәмам туйдыргач, улын алып карт әнисе янына кайтып китәргә мәҗбүр Гөлия.

Аның бай, әмма тышаулы тормышын ташлап, элек эшләгән эшенә кайтуын ишетеп... Юк, шаккатмадым. Ач тамагым, тыныч колагым, дип фикер йөртү көчсез­лек билгесе дияргә ашыкмыйк. Ыгы-зыгылы тормыштан алҗыган хатын-кызның әйбәт түләнә торган эш табуы, шул рәвешчә үзен ире белән тигез итеп сизүе, санлашырга мәҗбүр итүе сирәк очрый торган хәл димәс идем.

 

Дөньяның бар яме, шатлыгы — акчада, һәм, әлбәттә, аның күплегендә, дип уйлап ялгышмыйбызмы?

Ир – баш, хатын – муен, дисәләр дә, күп очракта хатын акчага да, гаиләгә дә үзе баш булу ягын карый һәм өй тиранына әйләнә. Уртак казанга кемнең күпме акча кертүе мөһим түгел хәтта. Барысына да ул хуҗа, бетте-китте. Бер караганда, моңа әллә ни аптырыйсы юк. Йорт мәшәкатьләре, чыгымнар, азык-төлек сатып алу, ризык әзерләү аның өстендә булгач, акчаны ничек тотсаң җиткереп булу-булмавын аннан да яхшырак белүче юк, анысы. Ашаган белми, тураган белә, дип кенә җибәрә ул. Иргә, гаиләнең башка әгъзаларына тиеннәр генә эләгә. Нәкъ менә шундый гаиләдә дус-иш арасында көлке хәлгә калмас, әҗәткә тәмәке-сыралык акча сорап күршеләрне йөдәтмәс өчен ир акчасының бер өлешен заначка итеп – яшерергә мәҗбүр.

Күршем Суфия шөһрәт ярата, ирен, улын, кызын авызына каратып кына тота торган ханымнарның берсе. Ире юаш, карусыз эш аты иде. Әмма соңгы вакытларда нык кына салгалый башлады. «Кесәсендә бер тиене юк, ә эчәргә таба», – дип аптырый хатыны. «Ә, бәлки, хикмәт аның эшләп-эшләп тә акча күрмәвендәдәр. Идән чүпрәгенә тиңләүләрен күреп эчәргә сабышканнар азмы?» – дип сүз куерта башлаган «адвокат»ның авызын тиз томалый Суфия: «Аңа ничек ышанып акча тоттырасың, эчеп бетерә ич ул аны!» Карун хатын янында үзен йорт хуҗасы, гомумән, ир кеше итеп сизмәгәнгә эчәдер, бәлки.

Бәрәкәт

Акчаны ир белән хатын бергәләп тотканда да гаилә капиталын кирәкле юнәлешкә бору җиңел эш түгел. Шулай да бу юл ышанычлырак. Ике карунның яки ике җилкуарның бер түбә астына туры килү ихтималы аз. Саран һәм акча туздырырга яратучы уртак тел таба аламы соң? Әлбәттә, бер каршылыксыз булмыйдыр. Төкерәм мин акчага диюче йә алдаша, йә икейөзлеләнә. Җәмгыятьтә яшәп, аның кануннарыннан беркем дә өстен була алмый...

Акчаны исәпләп тота белмәү – ирләр өчен дә, хатыннар өчен дә бәла ул. Тик шулай да кибеткә хатын-кыз ешрак йөргәнлектән, гаилә бюджетын туздыручы да еш кына ул үзе булып чыга. Бу хәл аның психологиясенә дә тәэсир итә икән. Нәкъ менә шуңа күрә дә үзе акча тапмый торган хатыннар уртак малны җиңел генә җилгә очырырга маһир дип саный психо-логлар. Тир түгеп тапмаган акчаның кадере дә шулка-дәр генә бит. Кызганыч, еш кына җиңел килгән, «котырган» акчалар гына түгел, гаилә бюджетының бик мөһим өлеше дә бармак арасыннан аккан су кебек агып бетә. Юмартлыкмы бу? Юк. Акчаны җилгә сибүчене җиңел акыллы җилкуар гына димәс идем. Иртәгә дә акча табасына ышана ул. Тиен санамый иркен яшәүнең үз хозурлыгы. Тик шулай да, юрганы­ңа карап аяк сузасың, булганының бәрәкәтен бирсен Ходай, диючеләр күңелгә якынрак. Үзем тапкан мал түгел, атайныкы жәл түгел, дип, комарлы уен белән мавыгучы, акча гынамы, йорт-җирен дә туздырып бетерүче, әлбәттә, акыл ягыннан сәламәт түгел инде.

Безнең бер танышыбыз Ленизаның иң яраткан эше – кибетләрдә йөрү. Моны шопинг дигән кәттә сүз белән атыйлар бүген. Күзенә чалынган, матур дип уйлаган әйберне, кирәксә-кирәкмәсә дә, алмый калмый инде ул. Кайсына арзан дип кызыга. Хәерченең акчасын арзан тауар бетерә дигәнне оныта, күрәсең. Кием өстенә кием җыю аның өчен яшәү мәгънәсенә тиң. Кирәк булганга түгел, күңел юатыр өчен җыя.

Җыйган әйберләре белән шкаф киштәләре шыплап тулган. Көн дә кием алыштыру аның өчен көндәлек ихтыяҗга әйләнгән. Әйе, кем өчендер муллык заманы килде. Әйбер дә күп, мода артыннан да куып җитмәле түгел. Әмма әбиләр «исраф» сүзенә олы мәгънә сала иде. Исраф иткән ризык, кием-салым өчен җавап тотасы барын искәртеп торалар иде. Башы авыртучан, невроздан җәфаланучылар шопингтан тәм табарга омтыла икән. Ләкин бу вакытлы юаныч. Әгәр кибет­тәге үзегезгә охшаган бар әйберне сатып алу уе башыгызга кергән икән, табибка күренү, невроздан дәвалану чарасына керешү лазем дип искәртә психологлар. Янчыктагы бар акчагызны тотып бетерми тынычлана алмыйсыз икән, берьюлы зур сумма түгел, азын гына алып чыгыгыз. Ник карунланып әйбер җыям, дип, үкенерлек булмасын.

Хәер, артык саранлык, карунлык та шул ук тәңкән­ең икенче ягы: экономия хакында гына уйлап йөргән артык сакчыл, вакчыл адәмнәрнең яшәү рәвеше дә кызыгырлык түгел. Тормыш ямен, туганнар

арасындагы якынлыкны, дустанә мөнәсәбәтләрне акча алыштыра ала дип уйлап ялгышучылар кызганыч.


Сәламәтлекне акчага сатып алып булмый
Карун кеше үзенең сәламәтлеге өчен дә акча кызгана. Түләүле яхшы табибка күренергә кирәк булса да, бушка дәвалануны хуп күрә. Акчасы да бар, тик байлыкны кулдан ычкындырасы килми. Бала-чагасыннан да кызганып, картлыкка дип акча җыючылар бар.

Акчаң булса, караучы табылыр, янәсе. Димәк, якын-нарының үзен ихластан яратуына ышанмый. Бәла-каза, бәхетсезлектән саклаучымы акча? Вакчыллыкны сакчыллык белән бутарга һич ярамый.

Әлбәттә, катлаулы тормыш юлы үткән, ярлылыкның ни икәнен күргән-белгән, яшен яшәгән кешегә акчага карашын үзгәртү кыен. Әмма кайчакта: кем мин, сакчыл хуҗабикәме, әллә саранның-саранымы, дип уйланмый булмыйдыр. Юмарт җанлы кешеме, әллә акча тота белми торган бер мәхлукмы? Акчага мөнәсәбәт төрле-төрле булган очракта да иң мөһимен истән чыгармаска кирәк – акча гына бит ул! Дөньяның бар шатлыкларын алыштыра торган нәрсә дә, бәхет ачкычы да түгел.

Яки: кәгазь генә дип карамыйча, синең генә түгел, күпләрнең хезмәтенә бәһа бит ул дип уйласак, акчаның әһәмиятен тирәннәнрәк аңларбыз шикелле.

 

КИҢӘШ

Акча тота белү тулы бер фән, дисәк, ышанырсызмы? Көнбатыш илләрендә «Money management» дигән махсус агентлыклар эшли икән. Чынлап та, бер уйласаң, гаҗәп бит: кемдер егерме мең сум хезмәт хакына рәхәтләнеп яши, кемгәдер илле мең дә аз. Әҗәткә керми генә, булганын җиткереп яшәүнең үз хикмәтләре бар аның.

Иң беренче һәм иң мөһим кагый-дә – акчаны тарата башлаганчы гаиләгезнең айлык керемен исәпләгез. Хезмәт хакын алуга ук, аны иң беренчел чыгымнар: фатир өчен, телефонга, балаларның ашау-эчүенә дигәнен, юлга түли торганын аерып куегыз.

Калган акчаның бер өлешен көндәлек кирәк-яракка тотарсыз. Икенче өлешне дә икегә бүләсе.

Бер өлеш – көтелмәгән чыгымнар килеп чыга калса, икенчесе – максатчан җыела торганы. Мәсәлән, машина алырга, фатирны ремонтларга, җиһаз, тун ишегә.

Әгәр дә акчаларны банкка салмыйча гына өйдә җыеп барасыз икән, һәр өлешкә бер конверт булдырыгыз. Конверт тышына карандаш белән күпме салганыгызны һәм күпмесен кайчан, ни өчен алганыгызны язып куегыз. Кая куйдым икән дип, баш катырмас өчен кирәк ул. Йорт бухгалтериясен алып бару өчен интернетта әллә никадәр программалар бар.

Яхшы финансист беркайчан да акчаны уңга-сулга таратмый, тауар­ның чын бәясен чамалый. Әйбер сатып алганда бренд, марка өчен генә дип, беркайчан да артыгын түләмәс ул, файдалы вариантлар эзләр. Америка миллиардеры Дональд Трамп та әйбер алганда гел ташлама ясата икән. Кыйммәтле әй­бер сатып алып, байлыгы белән мактанасы юк, ул үзенең бай икәнен болай да яхшы белә. Без нигә артыгын түлик? Сатулашыгыз!

Хатын-кызларның бәласе: ошады дип, алдын-артын уйламый гына яңа кием алу. Өйгә кайткач киеп караса, аңа яраклы туфлие дә, сумкасы да, каешы да, муенсасы да юк икән.

Яңа киемгә өстәп, инде аларын алырга кирәк. Шуңа күрә акча янчыгын бушатканчы, бик яхшылап уйлагыз: бу итәкне нинди аяк киеме белән киячәксез? Тагын бер киңәш: арзанлы кием, гадәттә, синтетик тукымадан була. Күлмәгегез бер булсын – берәгәйле булсын.

Арбаны – кышын, чананы җәен әзерлиләр дигән мәкаль безгә атап чыгарылган. Кыш җитүгә, зур кибет­ләрдә көзге һәм җәйге киемнәргә ташламалар башлана. Яңартыгыз гардеробыгызны, менә шул вакытта бик тә отарсыз.

Тормышка прагматик караш булдыру – менә нәрсәгә өйрәнәсе бар безгә. Кибеткә баргач, сабый бала кебек: «Кирәк! Кирәк!» дип кычкыр-маска, моннан башка яши аламмы дигән сорау куярга. Әйберне кибеттә калдырып торыгыз. Икенче көнне дә җаныгыз тынычланмаса, ул чагында инде сатып алырсыз. Ышаныгыз, бу файдалы ысул.

Ризыкны исраф итү бик зур гөнаһ. Ә күпме тәгам, бозылып, чүплеккә чыга. Шуның өчен кибеткә беркайчан да ач килеш кермәгез. Эштән кайтышлый ипи белән сөт алырга кирәк булса, иң яхшысы – аны кечкенә кибеттән алу. Супермаркетка сугылсагыз, эш харап: ике көн яшәрлек акчагызны калдырып чыгачаксыз.

Минутлык иләсләнү нәтиҗәсендә сатып алынган әйбергә еш кына соңыннан үкенеп йөрисең.

Бер кирәксез нәрсә булып чыга ул. Бу хакта уйланыгыз әле, һәм сез инде мондый хаталарны башка кабатламассыз.

Ай буена сатып алган әйбер­ләрегезнең исемлеген язып барыгыз. Аннан соң утырыгыз да шушылардан кирәксезләрен сызып ташлагыз. Нәтиҗәсе үзегезне үк шаккаттырыр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар