Габдулла Тукайга – 140
Габдулла Тукай – бөек халыкның бөек улы, аның йөрәк ярасы. Аның хатын-кызларга, аналарга олы хөрмәте, кешеләрнең акылын һәм хисен әсир итә алган әсәрләре кемнәргә генә мәгълүм түгел икән! Шагыйрь күңеленең мондый гүзәллеккә, мондый югарылыкка ирешүендә, бәлки, аның үзенә таныш булган, аралашкан, хөрмәткә лаек хатын-кызлар да сәбәп булгандыр.
Сүзебезне булачак шагыйрьне дөньяга тудырган, күкрәк сөтен имезеп яшәү көче биргән һәм, иң мөһиме: баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән изге ана – Мәмдүдәдән башлыйк.
Әйе, Тукайга иҗади сәләт, шагыйрьлек таланты әнисеннән күчкән, чөнки Мәмдүдә апа кирәк чакта шигырь белән җавап бирә торган сүзгә оста хатын булган.
Ни кызганыч, Мәмдүдәнең язмышы бик күп татар хатыннарыныкы кебек үк фаҗига белән тулы. Мәгълүм булганча, башта 19 яшьлек кызны 43 яшьлек Мөхәммәтгарифка кияүгә бирәләр. Бу никахтан 1886 елның 26 апрелендә уллары Габдулла (тулы исеме Габдуллаҗан) туа.
Шул ук елның 29 августында Гариф мулла вафат була. Иренең үлеменнән соң Мәмдүдә белән аның нәни улына Кушлавычта урын бетә, алар Өчиле-гә – Зиннәтулла хәзрәт янына кайталар. Тик биредә дә Мәмдүдәнең эчәр суы, ашар ризыгы аз булган. 1888 елның 22 декабрендә әтисе аны, ягъни 23 яшьлек Мәмдүдәне, хәзерге Балтач районы Сасна Пучинкәсенең 69 яшьлек Мөхәммәтшакир исемле мулласына бирә. Шакир мулла яшь һәм чибәр Мәмдүдәдән бик көнләшкән, еш кына кыйный торган булган. Шул кыйналулардан бу бәхетсез җан 1890 елның гыйнварында үле бала таба һәм үзе дә вафат була. Үләр алдыннан Мәмдүдә үз янына Габдулланы китерүләрен сорый. Улы кил-гәч: «Әй, балам, мин сине үстерә алмадым, бәхил бул», – дип, Габдулланы әкрен генә сөя. Озак та үтми, газапланып җан бирә... Ятимлекнең ачы хәсрәт икәнлеген күңеле белән тойган нәни Габдулла: «Әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан, үкереп елый-елый, йөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!» – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә хәтерләвемне язамын», дип искә ала. (Г. Тукай, «Исемдә калганнар».)
Җаннарны тетрәндерерлек «Өзелгән өмит» шигырендә Габдулла Тукай әнисенә йөрәгеннән сыкрап чыккан иң олы мәхәббәтен, иң изге хисен җиткерә.
Бар күңелләрдән җылы,
йомшак синең каберең ташы.
Шунда тамсын күз яшемнең
иң ачы һәм татлысы!
«Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мине Өчиле карьясендәге, анамның атасы булган бабайга кайтарып биргәннәр», – дип искә ала Тукай. Казан губернасында җирсезлектән еш кына ачлыкка дучар булып яшәгән татар халкының бер вәкиле ул Зиннәтулла хәзрәт.
Фәкыйрьлекнең соң дәрәҗәсенә җитеп яшәгән гаиләдә үзенә тигән икмәк сыныгын да нәни Габдулла белән бүлешеп яшәгән Саҗидә (хәзрәтнең үги кызы) хакында шагыйрь: «Ул апа минем күңелемдә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә», дип язган.
Нәни Габдулланы башлап гыйлем дөньясына алып кергән Кырлай абыстае Маһруйбикә Мөхәммәтлатыйф кызын искә алып китү дә урынлы булыр: булачак шагыйрь аннан «Иман шарты»н өйрәнә.
Уртача буйлы, сабыр табигатьле, җайлы гына сөйләшә торган Маһруй абыстай Габдулла күңеленә дә җылы хисләр белән кереп калган. Солдатка каралырга кайткач, Тукай аның янына күрешергә күчтәнәчләр белән килгән һәм саубуллашканда: «Мин хәзер китаплар язам. Сезгә дә китапларымны җибәрермен әле», – дигән. «Күпме какканны вә сукканны күргән» ятим йөрәк шәфкатьле җаннарны үз итмичә, аларның тормышларына битараф булып, кайгы-шатлыкларын бүлешмичә яши аламы соң?!
«Кешене ашар ризыгы, эчәр суы йөртә», – диләр. Инде язмышы кушкан буенча Җаек (Уральск) шәһәрендә яшәп, Мотыйгулла мәдрәсәсендә, Әхмәтша учительдә белем алган Габдулла, ниһаять, Камил Мотыйгый мөхәррирлегендә чыккан, демократик рухтагы «Фикер» газетасында (1905–1907) эшли башлый.
Инде мәгълүм булганча, XIX йөзнең соңгы яртысында аеруча үсеп киткән мәгърифәтчелек хәрәкәте татар хатын-кызларының «уянуы»на да зур этәргеч биргән. Алар, кулларына каләм алып, әдәбият мәйданына чыга башлаган. Алай гына да түгел, әдәбият һәм мәгърифәт юлында җиң сызганып эшкә керешүчеләр артканнан-арта барган. Габдулла Тукай – хатын-кызларның мондый тәрәккыятькә аяк басуларын чын күңелдән хуплаучыларның берсе. «Фикер» газетасында (1905 елның ноябрендә) Фатыйма Госман кызы Коләхмәтова хакында мәкалә басылып чыккан. Татар халкының күре-некле әдибе Гафур Коләхмәтовның ерак туганы булган бу сәләтле кыз Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә мөгаллимәлеккә имтихан бирә. Мәкаләдә имтихан алучыларның Уральск каласында бик билгеле, укымышлы затлар булуы, шулай булса да, кыз баланың, каушап калмыйча, барлык сорауларга да ачык җавап бирүе хакында әйтелә.
Газета хатын-кызлар язган мәкаләләргә дә ешрак урын бирә башлаган. Ачинск шәһәреннән мөгаллимә Фәрханә Алушева (1886–1958) – иң актив язучыларның берсе. Ул үзенең мәкаләләрендә хатын-кызларны ачыктан-ачык азатлык өчен көрәшкә чакырып язган.
XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы татар яшьләренең иҗтимагый-сәяси активлыгы күтәрелү, рухи җанлылыгы көчәю чоры да. Әлеге хәрәкәттән татар кызлары да читтә калмый. Аларның күбесе дөньяви фәннәр укытылган мәдрәсәләргә, рус кызлары өчен ачылган уку йортларына кереп укый башлый, хәтта югары уку йортларын тәмамлаучылар да күренә.
Рус мәктәпләрендә укучы яшьләрнең мәдәни хәрәкәте шактый киң төс ала, һәм ул 1903–1904 елларда татар шәкертләре арасында барган ислах хәрәкәте белән янәшә атлый.
1907 елның көзендә Тукай Ураль-скидан Казанга күчеп килә. Шагыйрь иҗатында бу вакыйганың зур өметләр, тирән уй-кичерешләр белән бәйле булуы күренә. Казанга килүе-нең беренче көннәреннән үк, ул үзенә фикердәшләр һәм ышанычлы дуслар табарга тырыша. Тиз арада Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан һәм башка алдынгы карашлы зыялылар белән якыннан аралашып китә. «Әл-Ислах» газетасы тирәсен-дәге әдәби көчләр – ислахчы яшьләр арасында көннәрен үткәрә.
Тукай үз заманындагы алдынгы фикерле хатын-кызлар белән дә аралашып яшәгән. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел. Бу хакта шагыйрь хакында язылган истәлекләрдән дә укып беләбез. Мәсәлән, шагыйрьнең замандашы нәшир Тимерша Соловь-евның улы Фоат Саллави язган сүзләр моны раслый: «Без «Болгар»да Тукай абый яшәгән бүлмә каршындагы номерда тора идек... Еш кына Тукай янына... Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гөлсем Болгарская, Хөсәен Ямашев белән Хәдичә апа, китап нәшире Шиһаб Әхмәров белән хатыны Әминә Әхмәрова, әниемнең кече сеңлесе Закирә апа белән ире – журналист Борһан Шәрәф... киләләр иде. Тукайның хәлен белешергә татар кызларыннан беренче булып гимназия тәмамлаган апалы-сеңелле Әминә, Мәдинә Терегуловалар һәм Габитовалар (Зәйнәп, Рабига – Т. Б.) да килә иде. «Шәрык» клубында, «Яңа клуб»та, «Эрмитаж»-ның җәйге театрында, Панаев бакчасында әдәби-музыкаль кичәләр оештыруда җиң сызганып йөрүче Гөлсем Камалова, Гайшә Богданова, Әминә Мөхетдинова, Заһирә Әхмәрова, татар кызларыннан беренчеләрдән булып югары белем алган Мәрьям Акимбетова һәм соңыннан гражданнар сугышында катнашкан һәм икесе дә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән апалы-сеңелле Мәрьям, Гайшә Саиновалар (Мулланур Вахи-товның туганнан-туган сеңелләре) – болар барысы да Тукайны олылаучылар, килеп, даими рәвештә аның хәлен белешеп торучылар иде».
Исемнәре телгә алынган хөрмәтле затларның күбесе әдәби һәм мәдәни тарихыбызны белгән укучыларга таныштыр дип уйлыйм. Шулай да кайберләре хакында кыскача гына әйтеп үтәсем килә.
Рабига Шәрәфетдин кызы Габитова (1989–1966). Әтисе Кытайның Син-Цзян өлкәсендә Голҗа шәһәрен-дәге Россия илчелегендә озак еллар хезмәт иткән; үзе укыган кеше булып, күп кенә көнчыгыш телләрендә сөйләшә алган. Ул вафат булгач, гаиләсе Казанга кайтып төпләнгән. Кызлары Зәйнәп һәм Рабига – «Шимбә» түгәрәген оештыручылар. Рабига 1906 елда Казанда ачылган хатын-кызлар югары курсларына укырга керә. Фатих Әмирханның истәлекләрендә аның әдәби кичәләр-дә, спектакльләрдә катнашуы, анда Габдулла Тукаев шигырьләрен укуы хакында әйтелә. Бу хакта «Йолдыз» газетасында да хәбәрләр басылган. Ул сәхнәгә Тарханова тәхәллүсе белән чыккан. Рус–япон сугышында (1904) һәлак булган сөйгәненә биргән вәгъдәсенә тугры калып, гомере буе ялгыз яшәгән. Укытучы булып эшләгән. Янгын вакытында укучы баланы коткарырга теләп утка кергән. Баланы коткарган, әмма, ни аяныч, үзе алган яраларыннан үлгән.
Сәхибҗамал Гыйззәтулла кызы (1885–1974) – беренче татар хатын-кыз артисты. Сәхнә псевдонимы – Волжская. Сәхнә эшчәнлеген «Сәйяр» труппасында 1907 елда башлый. Татарстанның атказанган артисты (1926). Шагыйрь аның гүзәл эшчәнлеген шигъри юллар белән мәңгеләштерә:
Күр, ничек иртә кояш чыкса,
җиһанда нур тула;
Һәр күңелләр нурланадыр,
чыкса Гыйззәтуллина.
Бу икәүгә тәңре биргән
бертигез зур мәртәбә:
Берсе уйный күк йөзендә,
берсе уйный сәхнәдә.
Мактау сүзләренә бик юмарт булмаган шагыйрь артисткага шундый искиткеч югары бәя бирә. Зәйнәп Хәсәни (1887–1967) – үз гомерендә татарның игелекле байларыннан саналган, милләте өчен хәләл акчасына 13 мәчет һәм 7 мәдрәсә салып калдырган Ногман хаҗи Габделкәримов кызы. «Халидия» мәдрәсәсен тәмамлаган. Әтисе, өй укытучысы яллап, аны рус, француз телләренә, музыкага өйрәттергән. Өйләрендә зур гына китапханә булып, анда татарча, төрекчә китаплар белән бергә, рус һәм Европа халыкларының классик әдәбиятларын да табарга мөмкин булган. Үсеп буйга җиткәч, Зәйнәп Сибгатулла хаҗи улы Әхмәтгәрәй Хәсәнигә (1883–1933) кияүгә чыккан. Югары белемле Әхмәтгәрәй рус, төрек, француз, гарәп телләрен яхшы белгән. Язучылык, тәрҗемәчелек белән дә шөгыльләнгән.
Ул – Тукайның иң якын дусларының берсе. Фатих Әмирхан, Газиз Гобәй-дуллин, Габдулла Тукай һәм Гафур Коләхмәтов 1912 елда Әхмәтгәрәйне әдәби журнал чыгарырга күндерәләр. Журнал чыгару өчен чыгымнарны Зәйнәп ханым үзенә бирнә итеп бирелгән акчадан түләгән.
Зәйнәп Хәсәни
Зәйнәп Хәсәни – Габдулла Тукай хөрмәт иткән зыялы хатын-кызларның берсе. Шагыйрь журналның җаваплы сәркатибе булган Зәйнәп ханым белән еш очрашып, фикер алышып яшәгән. Аның соңгы көннәре дә Хәсәниләр белән бәйле. Вафаты алдыннан соңгы хатны да ул Зәйнәпкә яза: «8 нче санга бар кадеремне җибәрдем. Беренче корректурасын үземә күрсәтсәгез икән», – ди. Бу хат 1913 елның 28 мартында язылган.
Күпме кешегә изгелек эшләгән, репрессия елларында һәлак булган Әхмәтгәрәенең, биш баласының үлемен кичергән бу ханым үзенә куркыныч янаган вакытларда да хаксызга җәберләнгән дистәләрчә әдәбиятчыларыбызның фотоларын, кулъязмаларын саклап калган. Фатих Әмирхан белән Габдулла Тукайның Хәсәниләр дачасына кунакка барулары хакында Фатих Әмирхан истәлек-ләреннән дә укырга мөмкин.
Тукай даирәсендәге мәгърифәтче хатын-кызларыбызны искә алганда, Фатиха апа Аитованы (1869–1942) онытырга хакыбыз юк. Үзенә би-релгән бирнә акчасына башта – дүрт, соңрак сигез сыйныфлы кызлар мәктәбе, мәктәп янында читтән килеп укучылар өчен – пансион, ә 1916 елда татар кызлар гимназиясе ачкан, мәгариф тарихында тиңдәшсез кеше ул Фатиха ханым. Аның олы улы Исмәгыйль Габдулла Тукай, Фатих һәм Ибраһим Әмирханнар белән якын дус булган. Әнә шулар аша Фатиха апа Тукай иҗаты белән якыннан танышкан. Фатиха Аитова мәктәбен тәмамлаучыларның истәлекләренә караганда, Габдулла Тукай шигырьләрен мәктәптә укучылар бик яхшы белгән. «Рокыя апа Мөштәриева безгә җыр өйрәтә, – дип яза Газизә Әхмәтова. – Тавышы бик матур. Ул безгә шагыйребез Габдулла Тукай турында сөйли, аның шигырьләрен укый, җырлап күрсәтә. Аннан бергәләп «И туган тел»не җырлыйбыз».
Атаклы мәгърифәтче Фатиха Аитова
Фатиха Аитова мәктәбе турында укучысы Рокыя Габдрахманова истәлеге дә игътибарга лаек. «Беркөн безнең сыйныфка Фатиха апа керде дә: «Мәшһүр шагыйребез Габдулла әфәнде Тукаев бик каты авыру хәлдә, Клячкин шифаханәсендә ята. Хәзер укучылар арасыннан иң алдынгылар аның янына барыр», – диде. Безнең кызлар арасыннан дүрт кызны сайлап алды, шунда мин дә эләктем... Габдулла Тукай үлгәч, аның җеназасы үткәрелгән мәйданга Аитова мәктәбе кызлары килеп тезелделәр, башка мәктәптә укучыларны да шуларга куштылар».
Габдулла Тукайның хатын-кызлар мәгарифен олы йөрәгенә никадәр якын алуын, бу эштә һәртөрле яр-дәмне күрсәтергә әзер торуын раслаучы бер фактны язмыйча булмый. Аның якын дусты Гафур Коләхмәтовның бертуган сеңлесе Суфия (1890–1972) 1908 елда ирләр гимназиясендә өлгергәнлек аттестатына имтихан бирә. Ул Петербургтагы Югары медицина курсларында (курслар институт программасы белән эшли) уку турында хыяллана, әмма акчасы булмый. Туганы Гафур да, бу вакытта матди яктан авыр яшәгәнлектән, булыша алмый. Суфияга I курста уку өчен Фатих Әмирхан ярдәм итә. Икенче елда бу ярдәм Тукай белән бергә оештырыла. Суфия 1914 елда Казанга югары белемле табибә булып кайта.
Суфия Коләхмәтова
Кызларга белем бирү, алар өчен дөньяви мәктәпләр ачу зарурлыгы хакында Тукайның үз әсәрләрендә күпме язганын искәртеп китү дә артык булмас.
Гомере буе Тукайны хөрмәт итеп яшәп, шагыйрьнең соңгы сәгатьлә-рендә янына барып йөргән, хәлен белеп торган шәфкатьле ханым – атаклы мөгаллимә, шагыйрә Маһруй Габделвәли кызы Мозаффария (1873–1945). Ул элеккеге Казан губернасы Тәтеш өязе Олы Торма авылында туган. Маһруйның әтисе – мулла, ә әнисе Габдулла Тукайның Уральскидагы остазы Мотыйгулла хәзрәт-нең апасы булган. Ул әти-әнисеннән заманы өчен яхшы гына гыйлем-тәрбия алган, төрек, фарсы, гарәп телләрен өйрәнгән.
1901–1917 елларда Маһруй Мозаффария Хәдичә Әхмәрованың татар кызлары өчен фәннәрне рус телендә укыта торган мәктәбендә һәм Фатиха Аитова ачкан кызлар мәктәбендә дә татар теле укыткан. Татар кызларының яңалыкка, мәдәнияткә, ирекле тормышка омтылышларын үстерергә ярдәм итеп килгән.
«Әл-Ислах» газетасын чыгаруда якыннан катнашкан Габдулла Тукай Маһруй Мозаффариянең «Мәшһүр хатыннар» дигән шигырен үзе редакцияли. Шагыйрь хатын-кызлардан шагыйрәләр үсеп килүенә куана. Шигырь газетада 1907 елның 1 декабрь санында басылып чыккан.
Шагыйрәнең тормыш юлын җентекләп язып тормастан (укучыларның күбесенә таныштыр дип уйлыйм), аның һаман укытучылык, язучылык эшендә, балалар арасында гомер үткәрүен генә әйтәсе килә. Маһруй Мозаффариянең улы – атак-лы композитор Мансур Мозаффаров, кызы Мәхмүдә – Фатиха Аитова мәктәбендә мөгаллимә, ә Мәхмүдәнең ире – Тукайның якын дусты, китап ширкәтен оештыручы журналист Әхмәт Урманчиев. Тукайның Урманчиевлар гаиләсе белән аралашып яшәве хакында истәлекләр шактый.
Маһруй апа 1911 елның 24 августында – Кадер кичәсе көнне укучы кызлар белән әдәбият кичәсе үткәрергә тели һәм Тукайдан балалар өчен берәр шигырь язуын үтенә. Шагыйрь шунда ук «Бу кадер кич – елда бер кич, Барча кичләр изгесе», дип башланган шигырен язып бирә. Әлеге шигырь 1928 елга кадәр сакланган һәм соңыннан архивка тапшырылган.
1913 елның 31 мартында Маһруй Габдулла Тукай белән күрешү, хәлен белү өчен Клячкин шифаханәсенә бара. Тукай аны күргәч бик шатлана, алып килгән катыгын да яратып эчә. Маңгаена чыккан салкын тирләрен Маһруй ханым сөлге белән сөртеп алгач, сулышын бүлә-бүлә: «Рәхмәт, Маһруй ханым, җаным рәхәт тапты», – дип, аңа соңгы сүзләрен әйтә.
Боларга өстәп шуны да әйтәсем килә: Маһруй ханым Г. Тукайның кара савытын, китапларын һәм кәрзинен кадерләп саклаган. 1945 елда, вафат буласын сизгәндәй, аларны улы Мансурга биргән. Мансур ага Мозаффаров, әнисенең әманәтен үтәп, бу кадерле истәлекләрне СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалына тапшырган.
Кайбер истәлекләрдә Габдулла Тукай хакында: «Хатын-кызлар белән аралашырга яратмый иде», дигән сүзләрне укырга туры килә. Бу сүзләр белән килешеп бетәсем килми.
Ул – яшь, өйләнмәгән кеше. Шуңа күрә кызлардан оялу – әхлагы иманлы яшьләр өчен бик табигый хәл. Ә шагыйребезнең матур әхлагы хатын-кызларга булган олы хөрмәтендә аеруча ачык чагыла.
Фото: автор архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк