Логотип
Актуаль тема

«Ана капиталы» озайтыла

Былтыр ана капиталыннан 248 мең гаилә файдаланган. Быел исә бу сан 250 меңгә җитәр дип көтелә. Исегезгә төшерәбез: 2007 елдан икенче баласын тапкан әниләргә 250 мең сум күләмендә акча бирелә башлады. Аны ипотека буенча торак йорт сатып алганда беренче кертемне түләүгә, балага белем бирүгә тотарга яки әни пенсиясенең тупланма өлешенә күчерергә була иде. Икенче баласын табарга җыенган әниләргә шатлык. Ә бит бу программа быелның ахырына тәмамланырга тиеш иде. Бүгенге көндә ана капиталының күләме 453026 сум тәшкил итә. Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллинаның әйтүенә караганда, 2018 елда туган икенче балага яисә тәрбиягә алган икенче балага –  ул 1,5 яшькә җиткәнче ана капиталы исәбеннән 8490 күләмендә айлык түләү кертелде. Ләкин бу матди авырлык кичергән, гаиләнең җан башына туры килгән кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артып китмәгән гаиләләргә генә кагыла. 
 
2018 елдан гаиләләр ана капиталын бала туганнан соң ике ай үтүгә үк файдалана алачак. Элек ул өч елдан соң гына мөмкин иде. Хәзер аны файдалану мөмкинлекләре дә киңәйде: бүген әниләр ана капиталын балалар бакчасына түләүгә, ипотека өчен кредит түләүгә, әниләр пенсиясенең тупланма өлешенә күчерүгә тота ала. Быел икенче йә өченче баласы туган гаиләгә ипотека буенча уртача ставка –  10,5 процент тәшкил итәчәк. Аның 4,5 процентын дәүләт түли, ә калган 6 процентын – гаилә. Сүз дә юк, бала тууларны кискен арттыруга зур этәргеч, зур стимул бу. Матди авырлык кичергән әниләр өчен дә, өченче баласын табарга җыенган күп балалы әниләр өчен дә зур стимул бу.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар