Логотип
Актуаль тема

«Җан җире» игътибар сорый!

«Әниләр клубы» проекты үз эшчәнлеген «Сөембикә» журналы белән берлектә башлап җибәрде. Беренче очрашуда әниләр малайлар сәламәтлеге турында сөйләште. Клубның кунагы – ТР һәм РФ атказанган табибы, Республика клиник балалар хастаханәсенең урология бүлеге мөдире Рәшит Байбиков иде. Табиб елдан-ел «җан җире» белән бәйле авырулар артканлыгын әйтте. Вакытында табибка мөрәҗәгать итмәү зур проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Ә ничек ул вакытны белергә?



– Балалар сәламәтлеген кайгырту ана карынында ук башлана, – ди табиб Рәшит Байбиков. – Йөкле хатын-кызлар өч тапкыр скрининг уза. Туачак балада аномалияләр табылган очракта булачак әниләр РКБның перинаталь үзәгенә җибәрелә. Анда табиблар, җыелышып, консилиум уздыра. Катлаулы патология булган очракта йөклелекне өзү мәсьәләсе дә күтәрелә. Табиблар узган ел 800 дән артык консилиум уздырды. 22 проценты нәкъ менә бөер һәм бәвел юлы аномалияләре белән бәйле. Табиблар, туачак баланы җентекләп тикшергәннән соң, шуларның 11–15 процент очракта йөклелекне өздерергә дигән нәтиҗәгә киләләр. Карындагы баланың саулыгында мондый хилафлыклар булуның сәбәпләрен табиб төгәл генә әйтә алмады. «Моңа генетика да, экология дә, йогышлы авырулар да сәбәпче булырга мөмкин», – ди ул.


Дәвалана алырлык патология табылган очракта хатын-кызларга махсус маршрутизация билгеләнә. Бала тугач, тикшерү-дәвалау курслары уздырыла. Республикада 3 урология бүлеге бар. Республика балалар клиник хастаханәсендә, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә. Рәшит Байбиков әйтүенчә, бүлекләрдә койка-урыннар кирәгенчә җитәрлек түгел. Шуңа операцияләр ясату өчен чират булу да гаҗәп түгел. 


Рәшит Байбиков әйтүенчә, соңгы өч елда авырулар структурасында водянка, варикоцеле һәм «авыру күкәй капчыгы» сидромнары арткан. Балачакта һәм үсмерлектә 64 процентка кадәр ир-ат организмының репродуктив функциясенә куркыныч тудыручы авырулар барлыкка килергә мөмкин. 
Яңа туган ир балаларның күкәйләре борылуы да очрый. Табиб әйтүенчә, район үзәкләрендә бу хәлгә дөрес диагноз куймыйча, ялкынсынудан дәвалыйлар. Борылган күкәйләр 5–6 сәгать эчендә төзәтелмәсә, аларны алып ташларга гына туры киләчәк. 

 


Малайларның репродуктив сәламәтлегенә бик игътибарлы булырга киңәш итә табиб. Билгеле, ир бала үсә барган саен, әниләр моны контрольдә тота алмаска да мөмкин, шуңа күрә әти кешеләргә аеруча игътибарлы булырга, улы белән сөйләшеп торырга кирәклеген ассызыклый. 13–14 яшьтә малайларда варикоцеле авыруы ачыкланырга мөмкин. Күкәйнең варикоз кан тамырлары киңәюе балаларның 15 процентында, ир-атларның 30 процентында сперматогенезда тайпылышларга китерә. «Диагноз куелган бар балага да операция уздырмыйбыз. Беренче, икенче дәрәҗәдәгесен дарулар ярдәмендә дә дәваларга була», – ди табиб. Бу очракта табиб алты ай саен УЗИ тикшеренүләре узарга кирәклеген әйтә. Аның сүзләренчә, кагыйдә буларак, пубертат чоры узганнан соң кан тамырлары нормальләшә.


Ир бала үстергән аналарны иң борчыган темаларның берсе – сөннәткә утырту. Без, мөселман әти-әниләре, бу гамәлне һичшиксез кылырга кирәк дип санап яшибез. Сөннәткә утырту – ислам динендә сөннәт гамәл санала. Әмма бу процедура кайчак медицина ягыннан да таләп ителә. Очрашуга килгән әниләр табибтан сөннәткә утырту өчен уңайлы чор белән кызыксынды. 


 – Сөннәткә утырту өчен иң кулай яшь – 5–7 яшьләр, – ди табиб-уролог Рәшит Байбиков. – Бу процедурага бала аңлап килсә, яхшырак. Һәм ул һичшиксез хастаханәдә ясалырга тиеш. Хәзер өйгә килеп сөннәткә утырту очраклары да артты. Хәлләре катлауланып, ул балаларны безгә алып килгән очраклар да бар. Шуңа бу процедураны өй шартларында уздырырга ярамый! Баланы тууга сөннәткә утыртырга дигән фикер Коръәндә юк, шуңа бераз үсүсен көтеп тору хәерлерәк. Операция ун минут дәвам итә. Ике сәгатьтән соң бала нинди киемнәр киеп килгән булса, шуларны киеп, үз аягында өенә кайтып китә. Хәзер операцияне, нигездә, лазер белән ясыйбыз. Төзәлү вакыты кимендә ике атнага сузыла. 


Табиб сөннәткә утыртуны үсмер вакытка калдырырга киңәш итми. Пубертат чорында ир балаларның төнлә һәм иртән эрекцияләре була. Бу исә яраның киредән ачылуына китерергә мөмкин. Яңадан килеп тектергән очраклар да була икән. Ир балаларны сөннәткә утырту – ул иң элек чисталык. Рәшит Байбиков әйтүенчә, медицинага кагылышлы фәнни мәкаләләрдә сөннәткә утыртылмаган ирләрнең хатыннарында аналык җиңсәсендә яман шеш авырулары ешрак очравы турында язылган. Аннан соң сөннәткә утыртылган ир-атлар сексуаль яктан көчлерәк дигән фикер дә бар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар