«Кечкенә чагым бик бәхетле узды. Әти-әнием белән бергәләп уздырган рәхәт мизгелләр әле дә йөрәк түремдә саклана. Ул чакта чынлап та бала идем, әмма гаиләбездә башланган аңлашылмаучылыклар мине үзгәртте...»
Өлкәннәр өчен аерылышу – драматик кичерешләр тулы авыр процесс, әмма алар аңа үз теләкләре белән, тормышларын яхшы якка үзгәртү өчен бара. Ә балалар өчен ул – күнегелгән яшәү мохите җимерелүгә китергән фаҗига. Әни кешенең «әтиең безнең белән башка яшәми», дип әйтүен бала күп вакыт аңлап һәм кабул итеп тә бетерми. Җитмәсә, ике арадагы тарткалашуда үзен куллана башларга мөмкиннәр. Зурлар мәнфәгатьләрен кайгыртканда ул кайчак шахмат тактасындагы пешкага әйләнә дә кала.
Соры балачак
«Кечкенә чагым бик бәхетле узды. Әти-әнием белән бергәләп уздырган рәхәт мизгелләр әле дә йөрәк түремдә саклана. Ул чакта чынлап та бала идем, әмма гаиләбездә башланган аңлашылмаучылыклар мине үзгәртте. Безнең гаилә болай да бик эмоциональ иде. Әмма низаг еш чыга башлагач, моның дөрес хәл түгеллеген чамаладым, – дип сөйли Динә моннан 16 ел элек әтисе белән әнисенең аерылышуы турында. – Аларның суд юлында йөрүләрен белмәдем. Без әтидән киткәндә миңа 10 яшь тирәсе булгандыр. Менә ул чакларны ныклап хәтерләмим дә, хәтер тормыштагы авыр вакытларны «онытырга» тырыша бит ул. Гаиләдә бертуктаусыз кабатланып торган низаглар мине иртә үсәргә мәҗбүр итте. Югыйсә бала-чага уйнарга, мәктәп дөньясында гына кайнарга тиеш бит. Ә мин әти-әниемнең хәле өчен борчылдым. Ачулары килгәндә яннарына бармадым. Өйдәгеләрнең кәефен «укырга» бик иртә өйрәндем һәм аларга ярарга тырыштым. Мин белгән матур дөньяның җимерелүен аңлаганмындыр, мөгаен, өлкәннәрдән ерагаеп, үземә бикләндем. Ялгызлык халәте әти белән әни аерылышкач та бетмәде, киресенчә, тагын да көчәйде. Әни энем белән икебезне ялгызы гына үстерде, шуңа күрә көне-төне эштә булды, ә әти ярдәм итми иде. Әнигә авыр булганын, аның алҗыганын аңлый идем, шуңа аңа бик сырпаланасым килсә дә, янына бармадым. Ул миңа җитми иде. Мин болай да бик тыныч бала идем, әнигә борчу тудырмас өчен, «уңайлы» балага әйләндем. Үсмер чагымда сатып алырга теләгән әйберләр булса да, әнидән акча сорамаска тырыштым, үз хәлләрем турында сөйләп аны йөдәтмәдем. Балачагымның ул чоры соры, салкын булып истә калган. Әйтерсең ялгызым гына яшәгәнмен. Ялгызлык хисе көчле булган инде миндә. Әтинең мине яратуын белсәм дә, артык якын түгел идек, ә аерылышкач, аннан тагын да ерагайдым – аралашмадым. Аңа карата үпкәм зур иде, аерылышкан өчен генә түгел, башка сәбәпләр дә булды.
Йөргән егетем белән араларыбыз өзелгәч, гаепнең үземдә икәнен аңлап, психологка мөрәҗәгать иттем. Чынлап та, балачактагы кичерешләр тәэсир итми калмый икән. Психолог белән биш ел эшләү дәверендә күп нәрсәне аңладым. Миңа әти белән әнинең яратуы җитмәгән икән. Боларның барысын да психолог белән төрле алымнар ярдәмендә күңелемнән чыгардым. Хәзер инде мөнәсәбәтләребез яхшы, әти белән дә аралаша башладым. Ә бу бик мөһим! Психологлар әйтү-енчә, әтигә үпкә бар икән, ир-атлар белән мөнәсәбәтләр кору авыр. Гаиләдә әти белән әнинең начар яшәве, аерылышуы, балаларны иртә үстерә. Ә бу бала күңеле өчен бик начар. Һәрнәрсәнең үз вакыты булырга тиеш. Шәфталу да, утыртып, ун көн үтүгә җимеш бирми. Кеше дә шулай. Аңа өлгерергә вакыт кирәк. Кискен үзгәрешләр яхшылыкка илтми ул. Һәм тагын бер әйбер: гаилә корып, балалар тапканчы, рухи яктан үсәргә кирәк. Кызганыч, безнең җәмгыятьтә үсми калган өлкәннәр бик күп. 50 яшьлек кешеләрнең хәл ителмәгән рухи проблемалары бар икән, бу инде өлгер-мәгәнлек турында сөйли. Шуңа гаилә корганчы, иң элек үзегезнең рухи халәтегезне кайгыртыгыз. Моңа җитди карарга кирәк, югыйсә корган гаиләгез таркалырга мөмкин...»
Балачагы Динәнеке кебек булганнар, кызганыч, безнең җәмгыятьтә бик еш очрый. Республикада аерылышучылар саны кимеми. Татарстан Республикасы Министрлар Каби-нетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсеннән алынган мәгълүматларга күз салсак, узган ел 14876 гаилә таркалган. 2020 ел белән чагыштырганда, 31,1 процентка артык бу. Моны идарәдә ике ел элек пандемия сәбәпле, ЗАГС органнарының эше чикләнү белән бәйләп аңлаттылар. Шунысы да бар – икенче ел инде балалы гаиләләрнең аерылышу саны кими икән. 2019 елда 11628 булса, узган ел – 9585. Аерылышкан күпчелек гаи-ләләрдә икешәр бала, диләр ида-рәдә. Шул рәвешле, статистика буенча, узган ел 14215 сабый күне-гелгән яшәү рәвешен үзгәрткән. Ә күпмесе психологик зыян күргән – монысы билгесез. Баланың психик халәтенә генә түгел, сәламәтлегенә дә зыян килергә мөмкин.
Кызымның иптәш кызы бик яхшы гаиләдән иде. Әти-әниләре тәрбияле, очрашкан саен матур итеп сөйләшәләр, хәтта ата-аналар җыелышына да бергә йөриләр. Берзаман Алисә (баланың исеме үзгәртелде – Ч. Г.) мәктәпкә җыйнаксыз килә башлады. Чәчләре таралмый, һәрвакыт чиста, зәвык белән киенеп йөргән баланың өсте-башы да үзгәрде. Ерактан ук елмаеп сәлам биргән бала исәнләшми дә, аска карап кына йөри. Кызым белән дә аралары бозылды. Баланы таныш түгел бер апа йөртте. Кызым Алисәнең начар билгеләр ала башлавын, укытучыга каршы эндә-шүен дә сөйләштерде. Әнисе мәктәптә күренмәде. Беркөнне ул хатын миңа шалтыратты. «Кызымның хәле ничек икән, бүтән түзәр чамам калмады. Аның өчен бик борчылам», – дип сүз башлады ул. Баксаң, гаилә таркалган икән. Баланың әтисе финанс ягыннан бай кеше: һаман кыйммәтле уенчыклар алып, баланы үз ягына аударган, әнисенә каршы котырткан. «Миңа каршы эндәшә башлагач, бар, әтиеңә барып яшә, дип, баланы үзем элекке иремә тоттырдым. Хәзер йөрәгем яна. Аңа анда бик кыен икәнен уртак танышларыбыз ишеттереп тора. Көндәлек тормышта әтисе бик салкын, кырыс кеше. Кычкырып җибәрергә дә күп сорамый иде. Хәзер миннән аласы үчне баладан ала, ахрысы. Суд аша хәл ителгән: миңа бала янына якын килергә дә ярамый», – диде ул. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек юлын таптап, баланы кире әнисенә кайтару турында язып тору озынга китәр, мөгаен. Әмма Алисә әнисенә кайтканда тотлыга һәм төнлә астын юешли башлаган иде. Әнисе аны бик озак психологка йөртте.
Әти-әниләр көчсезлеге
Әти белән әни түгел, ир белән хатын аерылыша, дисәләр дә, ул балаларга тәэсир итми калмый. Аерылышуны 5–7 яшьлекләр, биг-рәк тә малайлар, ә 2–5 яшьлек кызлар әтисенең китүен авыр кичерә икән. Гаиләсе таркалган балаларны тикшергәннән соң, социологлар менә шундый нәтиҗә ясаганнар: 37,7 процент бала укуда өлгерә алмый башлый, 19,6 процентына өйдә дисцип-лина җитми, 17,4 проценты аерым игътибар таләп итә, 8,7 проценты өйдән чыгып кача, 6,5 процент баланың дуслары белән конфликтлар туа. Дөрес, кайбер психологлар баланың шәхесе формалашуда шартлар яхшырса, ата-ананың аерылышуы яхшыга гына дип саный, чөнки гаиләдәге низаг баланың психикасына начар йогынты ясаудан туктый. Әмма күп очракта гаилә таркалу бала күңелен яраламый калмый. Бигрәк тә ул бала бердәнбер булса. Апалы-энелеләр бу борчулы хәлне җиңелрәк кичерә икән. Агрессияләрен, борчылуларын бер-берсенә чыгарып, алар эмоциональ киеренкелекне киметә.
«Балаларга кагылышлы бер сер бар: әти белән әни ачуланышканда балалар һәрвакыт үзләрен гаепли, хәтта үсмер чагында да. Мин начар, шуңа әти белән әни кычкырыша дип уйлый. Бала бу вакытта да әти-әнисен яратудан туктамый, ә менә үзен яратмый башлый», – ди психолог-медиатор, «Доверие – Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенең «Ювента» бүлеге җитәкчесе Маргарита Подгородова.
Ир белән хатын арасында низаг еш була башласа, нәрсә эшләргә кирәк соң? Ата-ана иң элек шуны онытмасын иде: алар баланың психологик халәте, сәламәтлеге һәм юридик куркынысызлыгы өчен җаваплы. Бу гаилә кодексында да язылган. Балада нинди психологик процесслар булуын аңларга, җавап-лылыкны балалар җилкәсенә сал-маска, өлкән кеше позициясендә кала белергә өйрәнергә кирәк. Бигрәк тә гаилә таркалганда. «Ата-ана аерылышканда балалар читтә калырга тиеш түгел. Аларга барысын да аңлатырга кирәк», – ди психолог. Әмма төрле гаиләләр өчен киңәшләр дә төрле. Шуңа күрә без психолог белән гаиләләрне социаль яктан яхшы һәм начарга бүлеп карадык.
– Башкалар өчен үрнәк булган гаиләләр дә, тирә-яктагыларны шаккаттырып, кайчак суд юлын таптый башлый, – ди Маргарита Подгородова. – Аерылышкач, дус булып калган ата белән ана – бала өчен иң идеаль вариант. Әмма андыйлар бик сирәк. Әлбәттә, конфликт чыгуга, барып гариза язу дөрес түгел. Утырып сөйләшергә, чын күңелдән иреңне яки хатыныңны аңларга тырышып карарга кирәк. Үзара гына хәл итә алмыйсыз икән, психологик үзәкләрдә эшләүче медиаторларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Безнең хезмәткәрләр ЗАГС бүлекләрендә дә утыра. Алар – арадашчы ролен үтәүчеләр. Әгәр дә инде эш аерылышуга барып җитә икән, һич тә баланы ике арада арадашчы итмәгез. Аңлагыз, бу аның психологик сәламәтлеге өчен бик начар. Балаларга кагылышлы тагын бер сер: аларга һәрвакыт көчле ата-аналар кирәк. Иң элек ул рухи яктан нык булсын. Мәсәлән, кечкенә бала уенчык алмаган өчен кибет идәнендә тәгәрәп елый башлый. Елый, ә үзе өлкәннәрнең аны кысаларга кертүен, әнисенең аңлатуын көтә. Бунтарь үсмер дә әти-әнисенең көчле булуын тели. Өлкәннәр көчсезлеген күрсәтсә, бала чама хисен югалта башлый. Шуңа күрә дә аерылышкач, никадәр генә авыр булса да, бала күз алдында көчле булып калу зарур. Бервакытта да иргә булган үпкәләрне балаларга сөйләргә ярамый.
Бала хисабыннан үз-үзеңне расларга тырышу бу!
Бала кемгә?
«Без бергә яшәмибез», – дип, баланы факт алдына гына кую дөрес түгел», – ди психолог. Чөнки бала бу сүзләрне аңлап һәм кабул итеп бетермәячәк. Шуңа күрә ул аңларлык яшьтә икән (2-3 яшьлек сабый әле барысын да аңлап бетерми, аның белән сөйләшү алай мөһим түгел), аның белән өчәүләп утырып сөйләшү зарур. «Син кем белән яшәргә телисең?» – дип, аның теләген сорау да комачау итмәс. Дөрес, балага 10 яшь тулгач кына суд аның фикерен сорый. Әмма Казан шәһәре Совет районы хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Ирина Смирнова: «Хәзер 6-7 яшьлек балалар да кем белән яшисе килүен анык кына әйтә ала. Бу тенденцияне аңларга һәм кабул итәргә кирәк», – дип белдерде. «Баланы әти кеше белән аралашудан тыярга ярамый. Аеры-лышкан ир белән хатын арасында дошманлык юк икән, ике арада йөреп бала бозылмый», – ди психолог.
Балалар булган гаиләләрдә аерылышу күп очракта үпкәләү, рәнҗүгә кайтып кала. Гаилә таркалуга китергән төп сәбәпләр – хыянәт, эчкечелек, наркомания йә ирнең гаилә өчен җаваплылык тоймавы. Мондый хәлдә, билгеле, балалар әни белән кала. Әмма тормышта баланың әнигә дә кирәк булмаган очраклар бар. Бу инде бала өчен иң куркынычы. «Минем эш практикасында шундый гаилә бар иде. Ирнең башка гаиләсендә баласы бар, әни кеше үз тормышы белән мәшгуль. Балалар аның өчен авыр бер йөк. Балаларны иренә тагасы килә, иренең – аңа. Моны сабыйлар сизми калмый. Берсе үтә дә хәлсез, икенчесе төнлә астын юешләтә, кечкенәсе, бәхетенә, аңламый иде. Алар аңлашырга дип безгә медитациягә килде. Әмма сөйләшү барып чыкмады, минем каршыда тавыш чыгардылар. Медитацияне өзәргә туры килде. Ул балаларның язмышы турында берни белмибез. Безнең андый административ ресурсларыбыз юк. Әмма ул балалар искә төшкән саен үзәгем өзелеп куя. Минем эш дәверемдә баласы әнисенә кирәкмәгән ике генә очрак булды», – ди Маргарита Подгородова. Әти-әнисе аерылышкан балаларга туганнары да ярдәмгә килә ала. Бу очракта алар көчле ата-ана ролен үтәүчеләр була. Мәсәлән, шул ук әби белән бабай. Тулысынча дөрес күренеш түгел, әмма бер чара булып тора.
Социаль яктан начар яшәгән деструктив гаиләләрне дә аерылышканда кануннар гына коткарып кала ала. Чөнки бер ата-ана адекват түгел икән, сөйләшү, аңлашырга тырышу – мәгънәсез. Бигрәк тә гаиләдә эчкече, психик авыру йә көч кулланучы булса. Тиран ирләр белән яшәүче хатыннар да бар бит әле. Алар үзләре генә интекми, балаларын да интектерә. Абьюзерларның мантыйк-лары башка төрлерәк, шуңа алар үзләрен һәрвакыт хаклы дип саный. Монда психолог түгел, психиатр кирәк инде. Чөнки бу кешеләр психолог киңәшләреннән кычкырып көләчәк кенә, йә, гомумән, белгечкә барып тормаячак. Бу гаиләләргә якыннары гына ярдәм итә ала. Вакытында полициягә хәбәр итеп, бу ирдән хатынын йолып алырга мөмкиннәр. Мондый әниләргә үзен һәм баласын закон алымнары белән якларга кирәк.
Әти-әни аңлашу тапмаганда балага мәктәп психологлары, спорт тренерлары ярдәм итә ала. Аларда балаларга карата битарафлык булырга тиеш түгел. Ни генә дисәк тә, мәктәп – белем бирү белән бергә тәрбия учагы да әле ул. Һәм рейтинг артыннан куганда бу онытылмасын иде.
Аерылышуның кайсы да балаларның психологик халәтенә зыян сала. Шуңа күрә бу хакта сөйләшер алдыннан балага авырлык китермимме, бу яшьтә булсам, мин нинди хисләр кичерер идем икән, дип, үзеңне аның урынына куеп карарга кирәк. Әти-әниегезнең ничек итеп сөйләшүен, нинди сүзләр белән юатуын теләр идегез? Шул сүзләрне балаларыгызга әйтегез. Гомумән, балалар тулы гаиләдә үссен иде. Ә моның өчен гаилә корганда кызның да, егетнең дә рухи яктан әзерлекле булуы зарур. Гаилә төзү уен эш түгел ул. Нигезе яхшы булганда гына йорт ныклы була. Онытмагыз: ул йортта балаларыгызның яшисе бар.
Әмир МАМИН, «Татарстан Республикасы әтиләр союзы» оешмасы рәисе урынбасары
Адель Заһретдинов төзегән оешмабызны патриархаль берлек дип кабул итү дөрес булмас. Әтигә дә, әнигә дә бертигез карыйбыз. Республикабызда традицион гаилә мөнәсәбәтләре популяр булса да, аерылышулар күрсәткече зур. Бу процесста балалар белән манипуляция ясаган ата-аналар да, кызганыч, аз түгел. Яшәү дәверендә тупланган малны бүлүдә ир белән хатын кайчак балаларны куллана башлый. Бездә булган мәгълүматларга караганда, ел саен мондый балалар «армия»сенә 4 мең тирәсе кеше өстәлә. Бу – бигрәк тә зур шәһәрләр, җиде ел яшәп аерылышканнар проблемасы. Безнең җәмгыятьтә гаилә таркалгач, бик сирәк очракта гына бала әтисе белән кала. Без бик яхшы аңлыйбыз: бала билгеле бер яшькә кадәр әни тәрбиясендә булырга тиеш. Баланы әти тәрбияләргә тиеш дигән ир-атлар белән килешмибез, әмма баланы әтисе белән аралаштырмаган хатын-кызлар да дөрес эшләми. Аларның моңа әхлакый да, юридик та хокуклары юк. Бу күренешне баланың психикасын көчләү дип кабул итәбез. Әлеге проблема белән безгә бик еш мөрәҗәгать итәләр. Мессенджердагы махсус чатыбызда баласын күрергә зар булган өч йөз ата бар. Алар төрле социаль статуста. Араларында таксист та, депутат та, полиция хезмәткәре дә бар. Иң элек алар белән утырып сөйләшәбез. Ике ир-атның сөйләшүе, гадәттә, нәтиҗәлерәк. Җитмәсә, безнең оешмада бу эш белән үзләре шушы ситуациядә калып, аны уңай хәл иткән аталар шөгыльләнә. Безгә килгән әтиләр белән бала мәнфәгатьләрен кайгырткан төрле дәүләт структураларына мөрәҗәгать итәбез. Бу – аерым очраклар. Ә гомумән алып карасак, аерылышканнан соң бала бүлешү, аны ата белән аралаштырмау республиканың демографик вазгыятенә дә йогынты ясамый калмый. Оешмабыз булачак әтиләрне дә берләштерә. 25 яшьлек егетләр белән гаилә кору турында сөйләшкәндә, еш кына бу адымны ясарга ашыкмаулары турында әйтәләр. Аралашу барышында аңлашыла: кечкенә чакларында гаиләләре таркалган булган. Бу алар күңеленә яра салган. Әти-әниләре аерылышып, тулы булмаган гаиләдә үскәннәрнең 90 процентының гаиләсен киләчәктә шул язмыш көтә, ди психологлар.
Белгеч киңәше
Балаларга авыр икәнен ничек белергә?
Ата-ана аерылышканчы гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр булмаган икән, бу хәл генә ситуацияне үзгәртә алмый. Бала үзе ачылып китеп сөйләшә башлар дип көтмәгез дә. Киресенчә, ул үзенә тагын да бикләнәчәк. Еш авырый, тәмәке тарта башларга мөмкин. Законга каршы килердәй гамәлләр кылу куркынычы да бар. Юк, ул карак булганлыктан урлашмаячак, бу адымга бары игътибар җәлеп итәргә теләп кенә барачак. Мондый баланы «урам малайлары» бик тиз эләктереп ала. Шуңа күрә ышаныч – гаиләнең нигезе ул. Әти-әнисе аерылышуын үтә дә тыныч кабул итүче бала да шик тудырырга тиеш. Бу очракта аны мәктәп психологына булса да алып барып сөйләштерергә кирәк. Чит кешегә бала яхшырак ачыла. Әлеге проблеманы вакытында хәл итмәү киләчәктә хәтта баланың үз-үзенә кул салуына да китерергә мөмкин.
Фото: https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк