Логотип
Актуаль тема

«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын тәкъдим итү: халык мелодрама ярата, бигрәк тә татарлар

Казанның «Мир» кинотеатрында чираттагы татар киносы, дөресрәге, сериалны тәкъдим иттеләр. Туфан Миңнуллин әсәре буенча язылган «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын бүген татар кинематографистлары арасында иң популяр режиссер Александр Далматов төшерде. Тәкъдим итүдән безнең репортаж.

«Ай булмаса, йолдыз бар» – Александрның татар киносы өчен өченче фильмы. Моңа кадәр ул «Кырык дүртнең май аенда» һәм «Кеше китә, җыры кала» фильмнарын төшергән иде. Соңгысы «Яңа гасыр» каналында күрсәтелеп, халык арасында киң танылу алды. Киноның һәр сериясен көтеп алып карадылар, социаль челтәрләрдә ул чакта бары шул кино турында гына сөйләделәр. «Ай булмаса, йолдыз бар» – көчле рухлы хатын-кыз, хыянәт ачысы, югалтулар турында 10 серияле мелодрама. Димәк, зәңгәр экраннар каршында елый-елый карый торган кино булачак ул.

Тәкъдим итүгә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та килгән иде. «Мин әле сериалны карамадым», – диде ул. (Бу җәһәттән «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов аңа киноның барлык серияләре булган флешка бүләк итте). Шулай да тамашачы күңеленә барып җитәр дип уйлый.

«Хәйран гына туплаган тәҗрибә бар, алдагы сериаллар белән ТНВ каналы белән бергә эшләгән. Сезгә дә, үземә дә, тамашачыларга да ошый торган матур бер вакыйга булыр дигән өметтә. Төп максатыбыз – туган телләребезне кайгырту. Туган тел турында кайгырту барыбыз өчен дә кирәк. Безнең бит республикабыз да Татарстан Республикасы дип атала, димәк, милләт яши икән, республика була дигән сүз. Милләт яшәү өчен туган телебез кирәк. Шуңа күрә үзебезнең яши торган мохитебезне туган телебез һәм милли яшәү рәвеше белән, эчтәлек белән тутырырга тырышабыз. Әле фильмнан башка йөзләгән проектларыбыз да шундый максатларда ясала», – диде ул.

Илшат Әминов исә сериалны караган. «Миңа бик ошады. Туфан абый безнең классик, аның әсәре бар яктан көчле. Фильмны төшерү бер караганда җиңел, бер караганда авыр булды – без элек булган вакыйгаларны хәзерге вакытка күчердек. Ышанам, куркам да үзем. Март алдыннан эфирга чыгарачакбыз. Тамашачыларга ошар дип ышанам. Зур рәхмәтләр, Марат Готович, сезгә ышанычыгыз өчен. Киноны төшерүдә ярдәм иткәннәре өчен район башлыкларына рәхмәт. Бергәләп тотынсак, эш бара икән», – диде ул.

Чакырылган кунаклар сериалның беренче сериясен карады. Беренче серияне карап кына фикер әйтеп булмый, әлбәттә. Әмма аның тормышчан итеп төшерелүе шундук игътибарга алынды. Актерлар камера каршында уйнамый, ә яши. Төп рольләрдә – Тинчурин театры артисты Артем Пискунов, Әлмәт театры актрисасы Диләрә Фазлыева, Камал театры актеры Алмаз Борһанов. Кино 2010–2025 елларны үз эченә ала. Туфан абыйның 1977 елда язылган әсәре заманлаштырылып күрсәтелә. Әлбәттә, Туфан абыйның әлеге әсәрен сериал итеп күрсәтер өчен, кино сценаристларына – Алсу Хәбибуллинага һәм Александр Далматовка – тулыландырырга, сюжет линияләре өстәргә кирәк булган. Шуңа да беренче серияне караганнан соң: «Туфан Миңнуллин мохите юк монда», – дип әйтүчеләр дә булды.
– Миңа шушы сериясе ошады. Калганнарын карагач әйтермен. Матур, әйбәт. Рәхмәт, Туфан Миңнуллин исемен дә язгансыз, әмма Туфан Миңнуллин монда юк, – диде Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия апа. – Ләкин шушындый формада сериал төшерелүе минем өчен куанычлы хәл. Мин сериал карарга яратмыйм, ләкин серияне бик рәхәтләнеп карадым. Шушы эштә катнашкан, башкарган кешеләрнең бөтенесенә дә бик зур рәхмәт.

«Туфан Миңнуллин әсәре – мөстәкыйль, чын әдәби әсәр. Аның буенча фильм төшерү, сериал төшерү – шактый четерекле эш. Без инде «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклен беләбез. Ул – Тукай премиясен алган әсәр. Сериалны карагач, сәер булып китте. Әлбәттә, геройларның исемнәре шул ук калган. Жанрның үз таләпләре бар. Беренче сериясенә караганда уңышлы булган, заманча һәм иң мөһиме – безнең халыкка ошар дип уйлыйм. Мелодраманы безнең халык ярата инде ул, татарлар аеруча ярата. Җыр, музыка һәм мәхәббәт. Ансыз кая барасың, шул тирәдә сәнгать кенә түгел, дөнья да әйләнә. Ансыз тормыш булмас инде. Гел көтәбез инде: кайчан кияүгә чыгар, кайчан бала табар дип», – диде Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова исә үз чыгышында «Кеше китә, җыры кала» фильмы өчен Александр Далматов командасын Тукай премиясенә тәкъдим итү фикерен хуплавын әйтте (моңа кадәр ул тәкъдимне татар әдәбияты галиме профессор Хатыйп Миңнегулов әйткән иде). «Яшьләрне шулай күтәрергә, бу иҗат төркеменә канатлар бүләк итәргә кирәк. Ниһаять безнең «Яңа гасыр» каналында төрек сериаллары түгел, үзебезнең татар сериаллары пәйда булды, матур татар телебезгә хуҗа булды. Бу командага баш иеп рәхмәт әйтергә һәм Тукай премиясенә тәкъдим итәргә тиешбез. Алар бик лаеклы», – диде ул.

Чакырылган кунаклар арасында Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев тә бар иде. Ул бүләк белән килгән. Бу – киләчәктә оештырылачак Татар киносы музеена беренче экспонат.


– Александр белән беренче очрашкач, сөйләшкәч, аның акыллы егет икәнен аңладым. Аннан соң фильмнар эшли башлады. Сәләтле һәм булдыклы кеше. Минем Александрга өметләрем зур. Бөтен кирәкле сыйфатлары бар. Шуңа күрә мин әле бүген бүләк тотып килдем. Истанбулда фестивальгә барган идек кино белән. Миңа шушы статуэтканы бирделәр. Шуны Александрның үзенә бирәм. Әле безнең киноның музее юктыр, аның музее да булыр, ул вакытта мин булмам. Александр – яшь, талантлы. Музейлар башлангычында да эшләр, аннан соң да... Уңышлар!


Сәхнәгә киноны төшергән төркем һәм актерлар күтәрелде. Алар, нигездә, яшьләр. Александр Далматов киноны төшерүгә ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдерде. «Туфан Миңнуллин юк монда» дигән фикер белән ул катгый килешмәде. «Икенче сериясе, гомумән, Туфан абый тексты нигезендә булачак», – диде ул. Һәм әлеге проектны тормышка ашырырга мөмкинлек тудырган өчен республика, «Яңа гасыр» каналы җитәкчелегенә, командасына, актерларга рәхмәтен белдерде. 
Барлык чыгыш ясаучылар да Александр Далматовка киләчәктә дә кино төшерү эшен дәвам итүдә уңышлар теләде. Александр исә үз сүзен әйтте: «Марат Готович, Резеда Сәлахова һәм Рөстәм Гайзуллин белән кино төшерәсе килә, ярдәм итәрсез дигән өметтә калам».

Фотолар: автор һәм Яңа гасыр телерадиокомпаниясе матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар