Логотип
Актуаль тема

«Аеклык ноктасы» программасы дәвам итә

Былтырның 13 октябрендә башланган әлеге программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республикада эчкечелек буенча уңай динамика сизелә. Исегезгә төшерәбез: әлеге программада 30-40 яшьлек 47 хатын-кыз катнашкан иде. Шуларның 5 се төшеп калды. Тулаем алганда, 42 кеше ел дәвамында тулы курс үтте. Пациенткаларның барысы да үзләрен яхшы хис итә. Гаиләдә мөнәсәбәтләрнең яхшыруы, эшкә урнашулары, ә иң мөһиме, 84 баланың гаиләдә – әти-әниләре янында калуы – алкоголизмга каршы көрәштә иң нәтиҗәле күрсәткечләрнең берсе санала.
     Хөкүмәтебез «Аеклык ноктасы» проектын алга таба да дәвам итәргә булды. Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Кукмара, Арча, Балтач, Саба һәм Бөгелмә районнарыннан барысы 45 хатын-кыз катнашачак.
    Журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов алкоголизм һәм алкоголь психозы белән чирләүчеләрнең саны 2014 ел белән чагыштырганда күпкә азаюын, 2016 елның тугыз аенда ул 21,3 процентка кимүен әйтте. 
    Ел саен «алкоголизм» диагнозы белән 1600-1800 кеше исәпкә алына. Эчүгә сабышкан әти-әниләрнең балалары ятим кала. Республикада 28 меңнән артык кеше диспансерда исәптә тора. 2 меңнән артык авыруда алкоголь психозы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар