Абортларны тыяргамы, юкмы?

Безнең эрага кадәр V гасырда ук, атаклы табиб Гиппократ абортның зыянлы булуы турындагы фикерен җиткергән. Шул заманнардан бирле, әлеге мәсьәлә аерым хатын-кызларны гына түгел, ә бөтен җәмгыятьне уйланырга мәҗбүр итеп килә.
Россиядә четерекле мәсьәләне кабат кузгатып җибәрделәр. Аборт мәсьәләсенә караган фикер алышулар куерып китте. Бала төшерүләрне тыяргамы яки юкмы, илдә бу төр медицина хезмәтен бушлай күрсәтергәме, яисә түләүле итеп калдырыргамы?
Сентябрь азагында Мәскәү һәм Бөтенроссия патриархы Кирилл абортларны тыю петициясен имзалады. Рус православие чиркәве вәкилләре “Ходай бала биргән икән, аны нигә үтерергә?!” дип оран сала. Ислам дине лидерлары да бу фикерне хуплап чыктылар. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм Хәйруллин: “Җан кергән яралгыны үтерергә ярамый. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Замана яшьләре аборт ясатуны төрлечә аңлата. Ләкин, бөтенесе дә тәртипсезлектән килә. Никах укытмыйча гына бергә яшәүчеләр күбәйде. Янәсе, бер-берсен алдан сынап карыйлар. Никахсыз яшәү – зур гөнаһ. Шуны онытмаска кирәк, һәр бала үз ризыгы белән туа!”
Бер кешене үтергән, бөтен кешелекне үтерергә сәләтле! Сүз дә юк – аборт ясату җәмгыятебездә табигый күренеш санала. Әлеге җәһәттән, Россия, башка илләр белән чагыштырганда, лидер дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Ел саен бездә рәсми рәвештә 1 млн бала төшерү очрагы теркәлә, ә чынлыкта исә ул сан 6 миллионга җитә, ди бу өлкәдәге белгечләр. Шуларның фәкать бер проценты гына медицина таләбе, ягъни ана яисә туасы бала сәламәтлегенә бәйле рәвештә өзелгән йөклелек. Статистик мәгълүматларга күз салсак, балага узучыларның 70 проценты нарасыен карында чакта үтерә. Ел саен 170 мең хатын-кыз беренче көмәнен төшертә икән. Ә бу, үз чиратында, киләчәктә бөтенләй кысыр калуга китерә. Шуңа күрә, дини оешмалар аборт ясатуны бөтенләй тыярга, дигән карашта тора. Ә табиблар ашыкмаска өнди, чөнки абортларны тыю тагын да аянычрак хәлләргә китерергә мөмкин, диләр. Криминаль (яшерен) абортлар саны артачак, инде туган балаларны үтерү очраклары бермә-бер ишәячәк.

Татарстанда йөклелекне өзү очраклары соңгы елларда кимегән. Бу хакта Казан дәүләт медицина университетының акушерлык-гинекология кафедрасы профессоры Раушания Габидуллина белдерә. «Республикада бала төшертү очраклары кимеде, туучылар саны күбәйде. Абортларны тыю туучылар санын арттырыр, дигән сүз дөрес түгел. Аларның турыдан-туры бәйле булмавы йөз тапкыр исбатланган. Безнең илдә хәзер туучылар саны артты, бу мәсьәләдә дәүләт тә ярдәм итә дип уйлыйм. Бала тусын өчен, яхшы шартлар кирәк. Илдә тораклар, перинаталь үзәкләр, хастаханә, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә. Дәүләттә проблема комплекслы хәл ителә. Без туучылар саны артуын һәм абортлар саны кимүен күрәбез».
Кеше хокуклары турында еш сөйләшәбез. Ә менә карындагы баланың хокукы юкмыни соң?.. Бала төшертүдә дәүләтнең катнашуын да яшереп булмый. Туасы җанны “үтертү” өчен дәүләтнең акча бүлеп бирүен башкача ничек аңлатасың?..
Мәскәүнең “Абортларга каршы” оешмасы эксперты Наталья Москвитина әйтүенчә, балага узган ханымнарның 70 проценты карында ук сабыен үтерә, күп кенә гаиләләр беренче дүрт елда таркала, илдә һәр өч секунд саен бер бала тумыйча кала, дигән сүз. Бу саннар бер атнада уртача бер шәһәр халкын тәшкил итәрлек булып җыела! Наталья үзе – дүрт бала анасы, өч очракта аны, балагыз гарип туарга мөмкин, дип абортка җибәргәннәр. Әмма Н.Москвитина өч тапкырында да, баланы табарга теләвенә инандырган. Наталья: «Йөклелекне өзү – зур бизнеска әверелеп бара, – дип белдерә. – Аборттан соңгы материаллар яшәртә торган инъекцияләр әзерләүдә кулланыла... Россиядә йөклелекне өзүнең күпчелеге түләүле рәвештә башкарыла.”
Ел саен Җир шарында 208 миллион хатын-кыз авырга уза. Шуларның 25 проценты абортны кулай дип таба. Саннар күзәтүне дәвам итсәк, һәр ел илебездә мөстәкыйль рәвештә көмәненнән котылырга теләгән хатыннарның 47 меңе, төрле сәбәптән, үлемгә дучар була. Шуңа күрә абортларны бөтенләй тыю дөрес үк түгел. Баласыннан котылырга теләүчеләр, барыбер, җаен табачак, моңа бәйле җинаятьләр тагын да артачак.
Әлеге куркыныч саннар нидән килеп чыга соң? Әлбәттә инде, тәрбиядән. Җәмгыятьтәге, гаиләдәге тәрбиядән. Безнең мәктәпләрдә җенси тәрбия мәсьәләләренә җитәрлек урын биреләме? Җәмгыять үзе авыру булганлыктан, аның әгъзалары да төрле социаль сырхауларга дучар түгелме... Хәтта бозыклык хәттин ашкан Америка да җенси мөнәсәбәтләр турында уку йортларында аңлату эшләре алып барыла икән. Җенси тәрбия, саклану чаралары турында яшь буын мәктәп эскәмиясеннән үк белеп үсә. Кайбер уку йортларында ир-ат белән җенси мөнәсәбәткә керүдән тыелып торган кыз балаларга көн саен бер доллар акча бирелеп бара, диләр.

Россиядә В.И.Ленин фәрманы буенча, 1920 елларда ук бала төшерү рәсми рәвештә рөхсәт ителгән була. Шулай да, вакытлар узу белән, абортка каршы көрәш Совет чынбарлыгын да биләп алган. Шул вакыттан бирле медицина вәкилләре хатын-кызларга абортның сәламәтлеккә зыянлы икәнен аңлата киләләр. Чагыштыру өчен, 1924 елда 100 бала табучыга 27 аборт туры килгән, Сталин чорында (1936 елда) аборт ясату яңадан тыелган.
Бүгенге сәяси көчләргә килсәк, ЛДПР партиясе, моннан берничә ел элек үк, абортлар мәсьәләсен күтәреп чыкты. Владимир Жириновский аптекалардагы бар саклану чараларын бетереп, абортны тыярга тәкъдим иткән иде инде. Ул икенче баланы гына түгел, беренче баласын табучыларга да акча бирергә кирәклеген белдергән иде."Әгәр хатын-кыз баладан котылырга хәл кылган икән, аны кире инандыруы кыен. Әгәр без абортларны тулаем тыйсак, бала төшерүләр яшертен эшләнә башлаячак һәм моннан файдаланып, медицина мафиясе кесә калынайтачак. Шуңа күрә, хатыннарны бала табарга үгетлик тә, сабыен һичсүзсез алып калыйк! Хатын-кыз бер карарга килгән икән, без аның ихтыярын һич тә тыя алмыйбыз бит", – диде Владимир Вольфович.
Әфганстан, Мисыр, Гыйрак, Иран, Ирландия, Колумбия, Ливан һ.б илләрдә бала төшерү бөтенләй тыелган.
Дөньяның төрле илләрендә тумаган балаларга һәйкәлләр куела.
Хатын-кыз сәламәтлегенә зыян килү хакында табибларыбыз мең мәртәбәләр кисәтә. Күргәнебезчә, элек тә шулай булган. Бәлки салкын акыл белән, тирәнтенрәк тагын бер уйлап карыйсыдыр? Бер кат кискәнче, җиде кат уйла, диләр бит...

Бу җанөшеткеч композициягә карагач, тел ирексездән түбәндәге юлларны кабатлый:
Әти, әни! Җиңел булсын сезгә, әйдә...
Яшәгез тик аңламый бер нәрсә дә.
Туктамам мин һич тә сезне яратудан –
Гөнаһыгыз өчен гафу сорыйм Аллаһыдан...
чыганак: http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.