Әбиле бәбиләр бәхетле була. Әби кулы җылысында үскән сабыйның күңеленә кечкенәдән наз, аерым бер җылылык сеңеп үсә ул. Эш мәле, тормыш мәле сеңә. Тапкырлык, зирәк сүз ишетеп үсә онык. Телдән-телгә күчкән җырлар, такмакларны да, кыска догаларны да әбекәйдән өйрәнгәндә гомерлеккә хәтердә кала.
Әбиле бәбиләр бәхетле була. Әби кулы җылысында үскән сабыйның күңеленә кечкенәдән наз, аерым бер җылылык сеңеп үсә. Эш мәле, тормыш мәле сеңә. Тапкырлык, зирәк сүз ишетеп үсә онык. Телдән-телгә күчкән җырлар, такмакларны да, кыска догаларны да әбекәйдән өйрәнгәндә гомерлеккә хәтердә кала.
Мин, инде хәзер торган саен сирәгрәк очрый торган бер тормыш күренешен бик яратам: туздырып яулыгын бәйләгән бала итәкле күлмәге өстеннән кертәкәен киеп җибәргән мөлаем йөзле әбекәйнең тамырлы кулларын чәбәкли-чәбәкли әле генә тәпи киткән нарасыйны таслап кына такмак әйтеп биетергә тырышуы. Әбекәйнең көләч йөзе, баланың ихлас күз карашы, менә авып китәм, менә авып китәм дип тигезлек сакларга тырышып басып торса да, гәүдәсен селкетергә тырышуы... Их!
Әннәгидер генәме,
Гармунчыгыз өйдәме?
Өйдә булса, килсен әле,
Биетеп китсен әле.
Үпкәлибез, үпкәлибез,
Үпкәлибез килмәсө.
Гармун күтәреп йөрмәсен,
Бию көен белмәсә.
Ялындыра, ялындыра,
Ялындыра, килми ул.
Килер иде, уйнар иде,
Бию көен белми ул!
Минем үземә әнинең әнисе шулай җырлый иде. Шулай берничә кат кабатлый да, ниндидер махсус авазлар чыгарып сандугач кебек сайрап җибәрә. И чыркылдашабыз, и бер-беребездән арттырган булып биешәбез инде шунда!
Әти ягыннан дәү әнинең җыры чак кына башкача иде:
Бие, бие Гайнулла,
Биегән кеше бай була.
Биегән кеше бай булганчы
Карт алаша тай була!
Ул вакытның ни дәрәҗәдә бәхетле чак булуын хәзер генә аңлыйм.
Ә бүгенге дәү әниләр оныкларына такмак әйтәме икән ул?
Такмаклар
Биесәнә
Биесәнә, биесәнә,
Биюләрең күңелле,
Син күңелле биегәнгә,
Такмак әйтәм түгелме?
Биесәнә, биесәнә,
Биюләрең килешә,
Синең кебек зифа матур
Теләгенә ирешә.
Җитәр, җитәр, уздырдың,
Бигрәк тузан туздырдың,
Аягыңны шакылдатып
Колагымны тондырдың.
Чат-чат
Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз;
Кулны кулга чаба-чаба
Көләбез дә җырлыйбыз.
Без биибез, безнең яшь чак, шат чак,
Шуңа биеп кул чабабыз чат-чат!
Атам-анам биегән,
Күңел ачкан биюдән,
Карап торсын безнең дус-иш,
Тартынмыйбыз биюдән.
Уйнап-җырлап биемәгән – җебегән,
Уйнап-җырлап биемәгән – җебегән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк