Логотип
Поздравления

Туган көнегез белəн котлыйбыз, Гөлнара Ильясовна!

Яныгызда һәрчак сезгә кадерле кешеләр, яраткан чәчәкләрегез булсын.

Ә сез үзегез «Сөембикә» редакциясенең үз кешесенә әйләнеп барасыз.  Сиздегез микән, безгә килүегезнең беренче көнендә үк сынап һәм яратып карадык сезгә. Гел хатын-кызлар гына эшли торган коллективта энә күзеннән үткәргәннәрен чамалагансыздыр инде. «Яшь, чибәр,  талантлы, зирәк...» Иң беренче бәяләмәләр менә шулайрак булды. Ә шигырьләрегезне, җырларыгызны болай да ярата идек. Талантлы, кыю журналист икәнегезне дә белә идек.  Юл башыгыз «Татарстан яшьләре» булсын да! «Ватаным Татарстан»да чарланып, «Шәһри Казан»ны иярләгез дә!.. Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәгендә, телевидениедә эшләүләр... Чып-чын медиа-леди!

Ә безнең күзәтүләрдән, бергә эшләүләрдән яңа сыйфатларыгызны ача бардык. Берәүләр: «тәвәккәл, максатчан, җаваплы» диде, икенчеләребез – креатив һәм позитив, бик оператив, шәп оптимист итеп күрде... Гөлнарага елмаю килешә, кәефне күтәрә белә, диделәр. «Серле, нәзакәтле», – дип өстәделәр. Әлбәттә инде, мишәр кызы булуын да искәрттек. Милләтнең каймагы дип... «Зәвыклы һәм затлы», – дип тә сокландык. Авто-леди икәнегезне дә искә төшердек... Театр, китаплар яратуыгызны да... Менә шундый матур образ! Тал песиле, язгы ташулы, ләйсән яңгырлы, тургай һавалы, шигырь бәйрәмле, зәңгәр умырзаялы зәңгәр апрельдә туган кыз тагын нинди булсын соң инде!   

Һәр көнегез көтелмәгән сөенечләргә, күңелле хәбәрләргә, тынгысыз җаныгызга туры килерлек күңелле мәшәкатьләргә, кулга каләм алырлык илһамлы сәгатьләргә бай булсын, Гөлнара Ильясовна! Бәхетле, сәламәт булыгыз!
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар