Логотип
Поздравления

Син дөнья кешесе, Гөлнур!

Аэропорт, самолет, илләр, диңгезләр, көтелмәгән ситуацияләр, искитмәле язмышлар... Җанына барысы да сыйган! Ул – дөнья кешесе! Әле республиканың ерак бер авылында язасы геройларын сөйләштереп утыра, әле Татарстаннан бик ерактагы Якутиядә яшәүче милләттәшләребез белән аралаша, әле Төркиягә үк китеп бара... Кайда да ул журналыбызның визит карточкасы. Ә без аның командировкадан кайтып кергән мәлләрен яратабыз! Аннан да ныграк – җанын, йөрәк җылысын кушып язган язмаларын... Көтеп алабыз, чиратлап укыйбыз. Меңнәрне юата, елата, илаһи бер дөньяга күчерә ул шулай! Күкләрдә шулай язылган, күрәсең: журналист талантын, язучылык куәсен ачу өчен аңа нәкъ менә «Сөембикә» журналына килү кирәк булгандыр, ә андагы нечкә тоемлау, зирәк акыл, ярата белү, сагына белү кебек асыл сыйфатлар «Сөембикә»гә бик тә туры килгәндер. Җыр тыңлап та нечкәргән күңел кыллары, бакчадагы чәчәкләре, метрода укыласы китабы, җанының яртысына поскан рәссамлыгы, күзләренә төстәш зәйтүн гөлдәй күлмәк-яулыклары, күп нокталарга төренгән хисләре... Туган ягы – Кайбычы, газиз әти-әни, сеңелләр, Ринаты белән корган оя, уллары Булат белән Азат, яраткан килене Зилия... Болары да – аның дөньясы. Һәм ул дөнья җай гына иҗатына, хикәяләренә күчә бара...

Коллегабыз, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, «Бәллүр каләм» иясе, танылган журналист Гөлнур Сафиуллина-Хәсәншинаны матур юбилее белән котлыйбыз! Иҗат уңышлары, хатын-кыз бәхете телибез!

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу матур теләкләргә ихлас кушылам! Дөнья йөзендәге иң җылы һәм якты кешеләрнең берседер ул Гөлнур сафиуллина!

    Хәзер укыйлар