Логотип
Поздравления

​Син безнең сыйфат билгесе, Фирдәвес!


Кадерле Фирдәвес! Бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз! Төрлебез төрле якларда булсак та бүген (каникул бит!), күңелебезнең бер кыйпылчыгы барыбер синең янда. Кәс-кәс атлап керүләрең, һәр язмабызны бөртекләп (хәтта тиешлесеннән дә уздырып!) энәсеннән-җебенәчә җентекләп укуларың, эш дип янып йөрүләрең… Инде материалны  тапшырырга дип ашыкканда (дедлайн кыса!), хаталар табуларың (безнең кәеф кырыла, әлбәттә! Аннан рәхмәтләр укыйбыз үзеңә!), типографиягә тапшырыласы журналны кат-кат тикшереп чыгуларың –барысы да күз алдында!  Редакциянең сыйфат билгесе диясе килә үзеңә! Гаҗәп ярдәмчел, игътибарлы, кешелекле, хыялый һәм тормышчаен бик тә тынгысыз Фирдәвесебез син! Тирән ихтирамыбыз, яратуларыбыз, изге теләкләребез барып ирешсен үзеңә! 

 Сәламәтлек, бәхет, күп сөенечләр телибез!   

Комментарий юк

Хәзер укыйлар