Логотип
Поздравления

Сентябрьнең салават күпере

Атлап кына бармый, йөгерә, чаба – оча: башкаларны сөендерергә!Физика, лирика, политика... Һәммәсендә шәп йөзә! Спорт, йога, сайт, макет, дизайн, дедлайн дип 40 ка өзгәләнә – барысын да колачлый! Теләсә кайсы компаниянең җаны. Романтика, драйв, уңай энергетика, шәп эмоцияләр, позитив, креатив ташып тора үзеннән... Безнең редакциядә кем ул? Менә шундый табышмак. Тагынмы? Берьюлы биш эшне башкара ала: текстны версткалый, фотолар сайлый, заданиеләр бирә, телефоннан сөйләшә, яңа идеяләргә күмә... Бик тә тәвәккәл, тиктормас, күз яшьләре аша елмая, башкаларга комплиментлар яудыра, барысын да бизмәнгә салып тигезли белә: үлчәүнең бер башында – редакция, икенчесендә – гаиләсе... (Болары шпаргалка булды инде!)  Таныдыгызмы? ЛАРИСА МАЛИКОВА, әлбәттә! Редакциянең генштаб начальнигы, безнең «мозговой центр». Бүген  аның бәйрәме! Болытлы көннең кояшы, сентябрьнең салават күпере Ларисаны Туган көне белән котлыйбыз! Һәрчак шулай шат, шаян бул, балкып тор, чын лидер булып кал, Лариса!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар