Логотип
Поздравления

Резеда ИБӘТУЛЛИНАны туган көне белән котлыйбыз!

Бертуган сеңлем Резеда ИБӘТУЛЛИНАны гомер бәйрәме – туган көне белән чын күңелемнән котлыйм!

Кыз балалар кечкенәдән: «Әни кебек булам!» – дип үсә. Без дә шул юлны кабатладык. Балтач районы Норма авылында гомер иткән әниебез кебек үк икебез дә табиб һөнәрен сайладык. Мин – акушер-гинеколог, сеңлем – кардиолог.



Республика клиник больницасы поликлиникасында эшли Резеда. Аның кабинеты янында гел чират: һәркемнең зарын тыңларга, хәленә керергә, дөрес диагноз куярга кирәк. Җаваплы, ышанычлы, төпле белгеч булган өчен хөрмәт итәләр аны эш урынында.

Ә минем өчен ул – бердәнбер сеңел! Сөйкемле, тырыш, сабыр, ә кайчак үзсүзле. Үҗәт! Башбирмәс! Мин аны шундый булганы өчен дә яратам!

Ике буй җиткән егет – яраткан энекәшләрем Кәрим белән Азатның кадерле әнисе дә ул. «Оныкларымның берсе безнең һөнәрне дәвам итсә иде!» – дип хыялланган мәрхүм әниебезнең хыялы чынга ашачак – Резеданың кече улы Азат быел Казан дәүләт медицина университетына укырга керде.

Мин сеңлемә җир йөзендәге иң зур дәүләткә ия булуын – исән-сау яшәвен телим! Саулык булса – калган байлык табыла... Җан тынычлыгы белән яшәсен! Уллары аны гел бүгенгедәй сөендереп кенә торсын!

Резеда ИБӘТУЛЛИНАның журналыбыз битләрендә КОНТАКТТА сәхифәсендәге язмасын укымый калмагыз: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=3315   

Комментарий юк

Хәзер укыйлар