Логотип
Поздравления

​ Нәфис-нәзбрек чәчәк син, Камилә!

Ул – редакциябездәге иң яшь ханым, «Сөембикә»нең төпчек кызы. Журналның сайт мөхәррире Камилә Димөхәммәтованы без үзара шулай йөртәбез. Сайтта Камиләбез көзгедәге кебек чагыла! Креатив идеяләре, кабатланмас зәвыгы, заманчалыгы, йөгерек фикерләре, зирәк акылы, матур әдәбе... Һәм әнә шулар белән җәлеп итә дә куя укучыларны! Афәрин, Камилә!

Ә бүген җитез, чибәр, уңган-булган Камиләбезнең туган көне! Ерактагы кояш җылырак, диләр. Чаллыдан торып, без – Казаннарны бер күчәрдә бөтерә ул! Көненә ничәмә-ничә тапкыр аралашабыз, сөйләшәбез, уртак проектлар уйлап табабыз Камилә белән! 

Ә тормышта ул нәфис-нәзберек чәчәк кебек. Дәү әтисе шагыйрь Зөлфәттән күчкән шигърилек, дөньяны рәссам күзләре белән күрә алу сәләте, бу җиһанга яз кызы булып аваз салуы аны йомшак, җылы, сөйкемле Камилә иткән!
Бу апрель көне күзләреңә – нур, хыялларыңа – канат, яшьлегеңә матур җыр – мәхәббәт булып килсен! Кояш, чәчәкләр, елмаюлар, сюрпризлар, сөенечләр бизәсен бәйрәмеңне!

Яратабыз, сагынабыз, көтәбез! 
  

Комментарий юк

Хәзер укыйлар