Логотип
Поздравления

Нәфис энҗе чәчәгебез син безнең, Ландыш!

Якты майдан көзләргә сәлам кебек син. Салкыннарны җылытырга, кара көзләрне яктыртырга туган ак чәчәк.
Үзең серле, үзең гади, үзең ихлас. Бу дөньяга сокланып карыйсың, һәр тарафтан матурлык эзлисең, һәр эшеңә яңалык кертергә омтыласың. Җитез тиен кебек йөгерек, елгыр, тиктормас үзең. Кызларың да үсә, китабың да басыла, диссертацияң дә языла...

Уфаларда чарланып, «Идел»ләрне колачлап йөзеп, «Сөембикә»гә яңа бер сулыш алып килгән  акыллы һәм зирәк, тырыш һәм тәвәккәл Ландышыбызны Туган көне белән котлыйбыз!
Бәхетле бул! Сәламәт бул! Хыялларың чынга ашсын, Ландыш!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар