Логотип
Поздравления

Күз тимәсен, бигрәк матур син, Сөмбел!

Сезнең өйдә бүген чәчәкләр, сюрпризлар, елмаюлар тантанасыдыр! Матур сүзләр, теләкләр яңгырыйдыр!.. Күз алдына китердек инде: Әхәт абый Гаффар канәгать елмаеп йөридер, Дима чәчәкләр сайлыйдыр, Суфияның әзерләп куйган котлау шигыре бардыр, Айшә әнисенә елмаеп күзләрен ачкандыр... Яраткан Ләйлә апаң инде иртүк котларга ашыккандыр...

Без дә ихластан Туган көнең белән котлыйбыз, Сөмбел! Бик яратабыз үзеңне! Синең редакциягә килеп керүләрең үк бәйрәм кебек: ниндидер җиңеллек алып керәсең, безне күтәренке кәефкә, шаян сүзләргә күмәсең, ямьгә төрәсең... Беләсеңме, ничек сокланып калабыз сиңа?! Күз тимәсен, бигрәк акыллы, тәүфыйклы бала безнең Сөмбелебез, дибез.

Уңышларыңа сөенәбез! «Безнең «Сөембикә»неке ул Сөмбел!» – дип горурланабыз. Син инде ике матур кызның әнисе, затлы-зыялы сылу яшь ханым, талантлы драматург, үзенчәлекле журналист, яшьләр дөньясында бик популяр шәхес... Үзең сәләтле, үзең үҗәт, үзең тапкыр, үзең зирәк!..

Театрда кабат яңа спектакльләреңне карыйсыбыз, маҗаралар дөньясына алып кереп китәчәк яңа китапларыңны тизрәк укыйсыбыз килә. Ә журналда Сөмбел Гаффаровада гына була торган көтелмәгән шаккаттризмнарга тансыкладык!..

Бар теләкләрең чынга ашачак хыял булсын! Матур гаиләгезнең җаны да, хуҗасы да бул! Иҗатыңда яңадан-яңа уңышлар, илһамлы сәгатьләр телибез!

 

Яратып, «Сөембикә»ләр

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар