Логотип
Поздравления

Кояш гомере телим, әнием, сиңа!..

Дөньяга бик тиз караңгы иңә торган, кояшы да әллә кая кереп югалган дымык ноябрьнең якты бер көне бар шулай да…  Әниләр көне ул! Әллә нинди җылы, рәхәт көн!  Әни, Әнкәй, Әнием, Нәнәм… Кем ничек дәшә әнисенә –  шул кадерле сүзне кат-кат кабатлап, бүләкләр әзерләгән булабыз (җылы шәл , матур чәчәкле яулык, йомшак башмаклар…),  күчтәнәчләрен хәстәрлибез (әни җимешләп чәй эчәргә ярата, пешергән камыр ашларын «бигрәк уңган!» дип мактый…), купшы чәчәкләр янында тулганабыз да, әнигә болары ныграк ошаячак, дип, чүлмәктәге гөлләрне сайлый башлыйбыз… Ерактамы-якындамы әни – котларга ашыгабыз: барабыз, кайтабыз, шалтыратабыз… Әнә шулай  томан артында калган балачакка, әни янына ашкынуыбыз бу безнең. Ә әниләр һаман шул ук: матур, ягымлы,  ипле, сабыр, кайгыртучан, «балам» диеп өзелеп тора…

Бүген барыбызның да күңелендә шушы халәт, шушы хисләрдер. Тагын шунысы да бар: «Сөембикә» журналын укучыларның зур күпчелеге – Әниләр бит! Кадерлеләребез, газизләребез, бердәнберләребез! Әниләр көне белән ихлас йөрәктән котлыйбыз Сезне! Җылы сүзләребез һәркайсыгызга барып җитсен, кәефегезне күтәрсен, сөенеч булып, йөзләрегезне иркәләсен. Бер  дә авырмагыз! Шатлыкларыгыз күп булсын! Балаларыгыз гел сөендереп кенә торсын! Кояш гомере телибез Сезгә! «Сөембикә» журналының Сезгә аталган бүләге дә бар: «Әниемә мәдхия» дигән проектыбызны махсус Сезнең өчен оештырдык. Сайтыбыздан укып барыгыз әле, исемнәре билгеле шәхесләр үз әниләре турында яза. Ул язмалар  Сезнең турыда да, кадерле Әниләр!

Тирән ихтирам белән, «Сөембикә» журналы. 
Проектта катнашкан барлык авторларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез! Проектка килгән язмаларны биредән укый аласыз: http://www.syuyumbike.ru/ani/ 

фото: https://pixabay.com

Комментарий юк

Хәзер укыйлар