Логотип
Поздравления

Котлыйбыз!

Татарстан Республикасы вакытлы матбугат чараларында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр темасын яктырткан язмалар бәйгесе җиңүчеләре арасында «Сөембикә» журналы да бар!  Хезмәттәшебез Лилия ГӘРӘЕВА «Иң яхшы интернет-язма» номинациясендә I урынны алды!  

«Яһүд мунчасы» (http://syuyumbike.ru/yashaesh/cennosti/?id=3343), «Мокшыларда туйда булдык» (http://syuyumbike.ru/yashaesh/cennosti/?id=7659), «Дагестан кызы» (http://syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/goref-gadet/?id=7858)...  

Исегезгә төштеме? Әлбәттә, хәтерлисез! Һәрберсе сезгә таныш, сез укыган язмалар.  

Жюри әгъзаларының берсе – галимә, тарих фәннәре кандидаты Резеда ханым Сафиуллина: «Лилия ханымның язганнарын күз яшьләре белән укыдым», – диде. Ихласлыгы, җылылыгы, самимилеге белән аерылып тора бу язмалар. Чыннан да, аларны күз яшьсез укып булмый. «Яһүд мунчасы»нда, мәсәлән, тыела алмыйча озак итеп көлгәнгә чыга ул яшьләр.  Мокшылар туенда күргәннәрен уку да кәефне күтәрә. Ә «Дагестан кызы»на килеп җиткәч, Лилиягә кушылып Наиданы сагынасың да, моңсуланып куясың... (Наида турында без – редакция хезмәткәрләре Лилия сөйләгәннәрдән шундый күп беләбез! Ул инде күптән барыбыз өчен дә якын бер кеше!)   


Яһүд, мокшы, табасаран... Лилия аларның һәрберсен яратып яза! Әйе, без төрле: телләребез, гореф-гадәтләребез, көнкүрешебез, йолаларыбыз... Әмма без барыбыз да Ходай балалары! 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар