Логотип
Поздравления

Котлыйбыз!

Татарстан журналистлары өчен «Бәллүр каләм» республика бәйгесендә катнашу, бәйрәм көнне сәхнәгә күтәрелү, җиңүчеләр арасында басып тору – зур вакыйга. Алай гына да түгел – зур дәрәҗә! Мәртәбә! 

Быел бәйгенең җиңүчеләре арасында хезмәттәшебез – «Сөембикә» журналының бүлек мөхәррире Мәдинә АВЗАЛОВА да бар иде. Ул «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә җиңү яулады. 

Без аны бик тә лаеклы бу бүләге белән ихластан котлыйбыз! 
Һөнәргә тугрылык...

Бу сүзгә барысы да сыйган: дүрт дистә ел эчендә булган исәпсез-хисапсыз командировкалар, узган юллар, очрашулар, танышулар, төне буе язылган мәкаләләр, син ярдәм иткән кешеләр...  Журналистика –  яшәү рәвеше ул. Гел кемнедер яклау, кемгәдер терәк булу, сиңа ышанган күңелләрдә өмет уяту... Язганнарыңның нәтиҗәсен күреп сөенү... Сөенү һәм кабат иң авыр темаларга алыну: ятим балалар, кыерсытылган аналар, эшсезлек...

Гомер бушка узмаган! «Һөнәргә тугрылык» номинациясе шушы хакта сөйли. 
Гел җиңеп, гел беренче булып яшәгән Мәдинә апаның чираттагы җиңүе генә бу. Уңышлар аңа һәрвакыт шулай юлдаш булсын!


Комментарий юк

Хәзер укыйлар