Логотип
Поздравления

Эльмира Закированы туган көне белән котлыйбыз!

Креатив кешенең яшен белеп буламы икән ул? Һәрвакыт яңа, иҗади һәм вакытлы идеяләре белән шаккаттырып торган кешенең яше белән кызыксынмыйлардыр ул. Без дә кызыксынмыйбыз. Бары тик бүген Эльмира апаның туган көне икәнен генә беләбез.  

«Ялкын» журналында ничә буын яшь журналистлар үстереп, анда эшләгән дәверен йомгаклап, «Сөембикә»гә килгәненә дә дистә ел икән инде аның. Беркөнне үзе әйтте дә тел шартлаттык. Аны бик күптәннән белгәннәр дә: «Эльмирага «Сөембикә»дә эшләү килеште: ул бөтенләй яңа яктан ачылды», - ди. «Яңа яктан» дигәннән,  аның былтыр чыккан «Иясез шатлык» китабы быел инде китап кибетләрендә калмаган да. Эльмира апа, яңа китап өлгермиме әле анда? 

Әнә, үзе редакциянең иң ерак почмагындагы эш өстәле артында баш та күтәрми эшләп утыра: номерга берәр авторның өр-яңа хикәясен редакцияләп бирәсе,  шигырьләр туплыйсы, мәкалә язасы һәм берәр бәйрәмгә туры килә торган иң матур шигырь юлларын эзләп табасы бар. Мөгаен, монысы иң кыеныдыр. Андый вакытта Эльмира апа энҗе эзләүчегә охшап кала: алдын тутырып шигырь китапларын җәеп сала, әле берсен, әле икенчесен актара. Беразадан: «Таптым!» дип, меңләгән шигырь арасыннан иң туры килердәен сайлап алып укып күрсәтә. Аның зәвыгын узып буламы соң инде: шунда ук килешәбез. 

Иске сүзне дә яңа итеп әйтә белә ул Эльмира апа. Аның кыска-кыска гына җөмләләренә дә, хәтта өндәүләре белән күпнокталарына да әллә никадәр мәгънә, әллә никадәр хис сыйган була. Ул һәрнәрсәне матурлык иләге аша үткәрә, моңа кадәр гадәти тоелган темаларны да кызыклы итеп күрсәтә белә. 



Һәм Эльмира апа Прага шәһәрен ярата. Прага турында ул бик күп итеп, озак итеп сөйли ала. Анда хәзер аеруча тылсымлы чор. Яңа ел вакытында ул тылсым бездә дә була. Безнең Эльмира апа да шундый могҗизалар көтә торган тәмле вакытта туган. Бәлки, шуңадыр ул үзе дә сабыйларча ихлас, эчкерсездер? 

Эльмира апа! Туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә имин, тигез тормыш, бәхет телибез! Озак еллар иҗат итеп яшәргә язсын! 

Сезне бик яратабыз! «Сөембикә» редакциясе. 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар