Логотип
Поздравления

Бөтен Җир шары Рәмзия уч төбендә! 

Бүген синең көн, Рәмзия! Бәйрәмең – матур юбилеең белән котлыйбыз!!!

Бергә эшләү дәверендә син иң матур якларың белән ачылдың. Булдыклы һәм максатчан, зирәк һәм тәвәккәл, тынгысыз һәм кайгыртучан... Боларга тагын шәрык серлелеген, офыкларың киңлеген, үзеңә генә хас шармны да өстәсәң... Шаянлыгыңны, тапкырлыгыңны да кушсаң... Ташкент кызы икәнеңне дә искәртсәң... Безнең Рәмзия шул булыр! Язмыш сине тикмәгә генә ерак Үзбәкстаннан Казаннарга кайтармаган да, «Сөембикә» журналына алып килмәгәндер инде! Синдәй сылу, затлы, зәвыклы ханым безнең хатын-кызлар галәменә бик кирәк! Кино, театр, картиналар... Мода, подиумнар, фестивальләр... Яңа илләр, яңа шәһәрләр... Таулар, диңгезләр... Кыскасы, бөтен Җир шары Рәмзия уч төбендә!

Сокланабыз, яратабыз сине, Рәмзия! Һәрчак шулай яшь, чибәр, экстравагант булып кал! Якыннарың җылысын тоеп, эшеңнән илһам алып яшә! Яңадан-яңа идеяләр белән ян һәм безне дә яндыр!

Ихтирам белән, «Сөембикә»ләр

Комментарий юк

Хәзер укыйлар