Логотип
Поздравления

Бүген безнең дә бәйрәм, Гөлнур!

Гөлнур... Ул безнең редакциянең визит карточкасы сыман. Хатын-кызның күңел халәтен бик төгәл билгеләүче барометр дисәң дә була үзен. Язмаларын укып, йөзләгән, меңләгән укучыларыбыз Гөлнур Сафиуллина (кайчагында – Гөлнур Хәсәншина) геройлары белән яши башлый. Һәр яңа сан саен Гөлнур гына күреп ала алган искитмәле язмышлар белән очрашалар. Аңа ияреп, күңелләре белән Саба, Минзәлә, Сарман, Кайбыч, Бөгелмә,Чаллы, Әлмәтләрдән урап кайталар. (Соңгы командировкаларын гына искә төшердек әле...) Алай гынамы! Телләрендә гел Кубадан, Польшадан, Бельгиядән, хәтта Һиндстаннан Гөлнур тапкан татар хатыннары гына була! Чын Журналист ул безнең! Командировкага җыена, очрашуга бара, журнал өчен материал әзерли башласак, барыбыз да иң элек Гөлнурны искә төшерәдер. Хатын-кыз журналист халәтен язып та чыкты инде ул. «Димәк, иртәгә юлга... Безнең таң белән кузгаласыбызны барасы җиребездә беләләр, диктофонның батарейкасы тикшерелгән, кирәге чыкса дип, блокнот белән каләм әзерләнгән... Барысы да булды кебек... Әгәр мин ир-ат журналист булсам, «әйе» дияр идем. Тик хатын-кыз өчен әле эшнең яртысы гына башкарылды дисәң дә ярый. Авыры алда –өйдәгеләрне көйлисе бар...»



Оператив, бөтен яңалыктан хәбәрдар, күп укый, күп белә, йөрәктән үткәреп яза, сабыр, тыйнак, заманча, яшьләрчә... «Сөембикә» журналисты шундый булырга тиештер ул – Гөлнур кебек!
Зәйтүн җимеше төсендәге күзләренә косынкасы да, итәге дә төстәш. Ни гаҗәп, зәңгәр күлмәк кисә, күзләре дә фирүзә күк йөзе булып көлә башлый. Зәңгәр күлмәккә кызыл мәрҗән муенса, кызыл бил каешы, күр, ничек туры килә икән! Монысы да – безнең Гөлнур! Ә без ул кадәресен белми дә идек. Гөлнурның зәвыгы, имиджы да үзенә бертөрле, кабатланмас шул!

Яңа ел алдындагы күңелле ыгы-зыгыда бу дөньяга аваз салган Гөлнурга бу җиһанны матурлау вәкаләте күкләрдән күчкәндер. Ул шуңа елмаеп тугандыр. Бәйрәмең безнең дә бәйрәм, Гөлнур! Чын күңелдән котлыйбыз!
Уңышларыңа сөенеп, бәхет теләп – «Сөембикә» кызлары.
 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар