Логотип
Сораулар

Наилә ГАЙНАНОВА, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог

Хатын-кыз сәламәтлеге буенча үзегезне кызыксындырган сорауларыгыз булса, языгыз. Сезнең сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Гайнанова Наилә Наил кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Исәнмесез, Наилә Гайнанова! Мин 3 ел инде "эгланил" даруы эчәм.Даруны эчә башлауга минем месячныйлар бетте. Даруны эчмәсәм хәлем әйбәт булмый. Миңа ул дару урынына бүтән төрле дару эчсәм нәрса булыр икән. (Гуля, Рыбно слободский район)

Эксперт җавабы:

«Эглонил» даруын күпчелек неврологлар hэм психиатрлар куллана. Аны, гадәттә, түбәндәге диагнозлар куелганда эчәргә кушалар: Острые и хронические психозы (заторможенность, бред, спутанность сознания, аграмматизм, абулия), шизофрения; невротические состояния, сопровождающиеся заторможенностью; психосоматическая симптоматика (особенно при язвенной болезни желудка и двенадцатиперстной кишки и геморрагическом ректоколите). Әйе, чыннан да, озак вакыт һәм зур дозаларда кабул иткәндә аменорея башланырга мөмкин (ягъни, күрем килү туктарга). «Эглонил» даруын нинди препарат белән алыштыру турында бары тик үзегезне дәвалаган табиб белән генә киңәшләшә аласыз.

Хәзер укыйлар