Логотип
Сораулар

Наилә ГАЙНАНОВА, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог

Хатын-кыз сәламәтлеге буенча үзегезне кызыксындырган сорауларыгыз булса, языгыз. Сезнең сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Гайнанова Наилә Наил кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Наилә Наиловна! Мина хазер 52 яшь, курем килүе 1 ай элек тукталды, сез мина киңәш бирсәгез иде (Рузалия, Радужный ХМАО)

Эксперт җавабы:

Хатын-кызның бу чорында инде климакс башланырга мөмкин. Аның төп билгеләре: эсселе-суыклы булып киту, артериаль басым күтәрелу, сөякләрнең нык булмавы (остопороз, остеоартроз). Бу билгеләрне үзегездә күзәтсәгез, хатын-кызлар консультациясенә барырга киңәш итәр идем. Бүгенге көндә климаксны булдырмау яки җиңеләйтү чаралары күп төрле. Болар махсус гормональ hәм башка препаратлар. Аларны сезгә табиб кына киңәш итә ала. Чөнки мондый препаратларны кабул итәр алдыннан махсус анализлар бирергә, гормональ системаның ничек эшләвен күрер өчен УЗИ, маммография үтәргә кирәк.

Хәзер укыйлар