Хатын-кыз сәламәтлеге буенча үзегезне кызыксындырган сорауларыгыз булса, языгыз. Сезнең сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Гайнанова Наилә Наил кызы җавап бирә.
Аналык муентыгындагы эрозия ише чирләрне ничек дәвалыйлар? (Алмазия Нуриева. Чаллы.)
Бу чирне дәвалау бары җентекле клиник-лаборатор тикшеренү узганнан соң гына башлана. Нинди юл белән дәваларга кирәклеген эктопиянең зурлыгына һәм структурасына карап билгелиләр. Моның максаты – патологик үзгәреш кичергән тукыманы алып ташлау. Ә инде ялкынсыну аналык җиңсәсендә һәм муентыгында күзәтелсә, иң беренче чиратта, йогышлы чирне «уятучы»ны ачыкларга һәм бактериягә каршы терапия курслары үткәрергә кирәк.
Псевдоэрозияне дәвалау өчен химик коагулянтлар – лайлалы аналык муентыгына аппликация рәвешендә солковагин һәм ваготил кулланыла. Аннан соң гына сәламәтлекне торгызу (метилурацил, солкосерил һәм башка препаратлар ярдәмендә) курслары билгеләнә.
Шулай да, дәвалауның иң нәтиҗәле юлы – физиохирургия. Бу – электр тогы белән көйдереп алу да, криодеструкция (криоген тәэсир итү) – сыек азот кулланып, өшетү ысулы да. Ләкин искәртәсе килә: күп очракта хатын-кызлар консультациясендә, йә булмаса, коммерция үзәкләрендә эрозияне күрү белән, шундук көйдерергә яисә азот белән өшетергә җибәрәләр. Инфекцияне вакытында анализлар ясап та дәвалап була. Шулай эшләргә кирәк тә, чөнки аналыкны көйдереп кенә, анда утырган инфекциядән арынып булмый, ул беркая китми, эчтә кала.