Хатын-кыз сәламәтлеге буенча үзегезне кызыксындырган сорауларыгыз булса, языгыз. Сезнең сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Гайнанова Наилә Наил кызы җавап бирә.
Аналык муентыгында эрозиядән тыш тагын нинди чирләр булырга мөмкин? (Венера Хәкимова. Аксубай.)
Муентыктагы чирләр күптөрле: әйтик, цервицитлар – аналык муентыгының ялкынсынуы (билгеләре – лайлалы һәм эренле бүлендекләр килә башлый, кайчак эчнең аскы өлеше авырта); әйткәнебезчә, эктопия – ул цилиндрик эпителийның аналык җиңсәсенә күчүе, аның тумыштан килгәнен дәваларга кирәкми. Җенси юл белән йоктырганын исә дәвалау мәҗбүри. Арада полип, папиллома, лейкоплакия, эндометриоз ишеләре дә очрый. Аналык муентыгындагы полип, мисалга, шешсыман була.
Аның барлыкка килү сәбәбе – аналык муентыгын имгәтү, эндокрин үзгәрешләр һәм башкалар. Еш кына ул хроник ялкынсыну, эрозия, миома һәм эндометриоз белән бергә бара. Лейкоплакия гормональ үзгәрешләр, иммунитет түбәнәю нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Диагноз кольпоскопия, цитологик тикшеренү ярдәмендә куела. Папилломаны лазер яисә радиодулкыннар алымы һәм комплекслы вируска каршы терапия ярдәмендә дәвалыйлар. Эндометриоз булганда, күремнән соң җенес юлларыннан әз-әзләп кенә бүлендек килеп тора. Ә инде менә дисплазия... анысы яман шеш авыруы алдыннан була торган чир. Ялкынсыну нәтиҗәсендә килеп чыкканын дәвалап була әле. Шулай ук аналык муентыгында яман шеш алды билгеләре һәм инде яман шеше булган пациентларның 90 процентында папиллома күзәтелә. Моңа инфекция, гормональ һәм иммун үзгәрешләр дә сәбәпче булуы ихтимал.