Хатын-кыз сәламәтлеге буенча үзегезне кызыксындырган сорауларыгыз булса, языгыз. Сезнең сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Гайнанова Наилә Наил кызы җавап бирә.
Поделиться:
Аналык муентыгындагы эрозияне дәваламасаң, ракка әверелә диләр. Дөресме?
Аналык муентыгындагы үзгәрешләр озак вакытлар үзен сиздерми. Ул астыртын һәм әкренләп аза бара. Һәм ул шуның белән куркыныч та. Вакытында дәваламасаң, тора-бара ул яман шеш авыруына китерергә мөмкин. Диагноз иртә куелганда, чир артка чигенә. Шуңа да ярты елга бер мәртәбә гинекологка күренү мәҗбүри.