Хатын-кыз сәламәтлеге буенча үзегезне кызыксындырган сорауларыгыз булса, языгыз. Сезнең сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Гайнанова Наилә Наил кызы җавап бирә.
Кеп-кечкенә кызымның еш кына бот арасы пешегә. Гел юып та торабыз бит инде югыйсә. Бу нигә шулай икән? (Алсу, Мамадыш)
Вульвит һәм вульвовагинит (тышкы җенси әгъзаларның һәм аналык җиңсәсенең берьюлы ялкынсынуы) киң таралган чирләрдән санала. Ни өчен дигәндә, бу чорда аналык җиңсәсе төрле чир «уятучы» белән мөстәкыйль көрәшергә өйрәнмәгән. Чөнки аның микрофлора составында лактобациллалар юк. Җиңсәгә аз гына пычрак яисә инфекция эләкте исә, ул шундук ялкынсыну белән җавап бирә.
Вульвит еш кына стрептококк, стафилококк, энтерококк ише микроорганизмнар эләгү аркасында башлана. Болар янә пычрак кул, кием, пычрак суларда коену нәтиҗәсе. Вульвит һәм вульвовагинитның төп билгеләре – бот арасы әчетеп-кыздырып, кычытып тора, эчнең аскы өлеше авырта, температура күтәрелергә дә мөмкин. Аннары җенес юлыннан бүлендек чыга башлавы да ихтимал. Балагызда шундый билгеләр күзәтелсә, аны кичекмәстән, шундук гинекологка алып барыгыз. Үз белдегегез белән дәваларга керешмәгез. Төрле мазь куллану дөрес диагноз куярга комачаулый. Вульвовагинитны вакытында дәваламасаң, ул хроник төс ала һәм җенес юлларына йогышлы чир булып күчә.
Исегездә тотыгыз: гөмбә авыруы дүрт яшьлек баланы да читләтеп үтми. Бу чирне уятучы Кандида төркеменнән булган гөмбәчек бала организмына әле ул карында чагында ук шул чир белән авырган әнисеннән күчә. Кыз бала дүрт-алты яшенә җиткәндә генә чир үзен сиздерә башлый. Балада да шундый ук билгеләр күзәтелә. Туганда ук анадан күчкән чирләр рәтенә герпес, хламидиоз, трихомоноз, гонорея кебек йогышлы авыруларны да кертик. Болар да балага дүрт-алты яшь булганда баш төртә. Һәм соңгысы, әгәр дә гаиләгездә җенси юл белән күчә торган йогышлы чирле кеше булса, балагызны үзегез белән яткырмагыз, гигиена таләпләрен саклагыз!