Хатын-кыз сәламәтлеге буенча үзегезне кызыксындырган сорауларыгыз булса, языгыз. Сезнең сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Гайнанова Наилә Наил кызы җавап бирә.
Гормональ криз нәрсә ул һәм ул нилектән килеп чыга? (Илсөя, Зәй)
Гормональ кризның нидән гыйбарәт икәнен кызлы әниләр яхшы белә. Криз вакытында бәләкәчнең сөт бизләре шешә, аннан сөт сыман аксыл тамчылар бүленеп чыгуы да ихтимал. Шулай да була. Җенес юлыннан йә аксыл, йә канлы бүлендек килә. Бу ананың йөкле вакытта күп итеп эстроген – хатын-кыз гормоны эшләп чыгаруы нәтиҗәсендә килеп чыга. Туганда шуның бер өлеше балага эләгә. Шуңа да кыз бала канында ана гормоннары өстенлек итә дә. Криз чире – ул куркыныч түгел. Баланы чисталыкта тотарга, бөтен гигиена кагыйдәләрен үтәргә генә кирәк – ул үзеннән-үзе бетәчәк.
Бала тууның беренче атнасында җенес иренчекләренең бер-берсенә ябышуы (синехии) күзәтелергә мөмкин. Чирне булдыра алганча иртәрәк тотып алырга кирәк. Чөнки башлангыч стадиядә аңа эстроген катнашмалы мазь сөртү дә җитә. Ә инде ул азып китсә, операциясез булмый. Җенес иренчекләренең бер-берсенә ябышуы сидек юлларын томалый. Ул аналык җиңсәсенә берегеп үскән шәмәхә төстәге бирчәдән гыйбарәт. Әлбәттә инде, бу чирне кызын көн саен карый торган әни кеше генә күреп алырга мөмкин. Әлеге чир ун яшенә кадәрге кыз балада гына була. Аннан соң кирәкле эстрогенны организм үзе бүлеп чыгара башлый.