Логотип
Сораулар

Наилә ГАЙНАНОВА, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог

Хатын-кыз сәламәтлеге буенча үзегезне кызыксындырган сорауларыгыз булса, языгыз. Сезнең сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Гайнанова Наилә Наил кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Кыз балаларны бәләкәйдән үк гинекологка күрсәтеп торырга кирәк, диләр. Кеп-кечкенә балада нинди чир булсын икән? (Гөлфинур Салихова. Чаллы.)

Эксперт җавабы:

Кызганычка каршы, әниләрнең күбесе кызларын гинекологка үсеп җиткәч кенә күрсәтү ягында. Ә бит гинекологик чир хәтта бишектәге бәбидә дә булырга мөмкин. Шулай дип әйтсәң, әниләр аптырап кала. Ничек инде?! Кечкенә бит әле ул хатын-кыз чире белән авырырга?! Ышанмыйлар, кыскасы. Чирли башласа, ашказанына, аппендицитка, эчәк авыруына сылтыйлар. Бактың исә, ул хатын-кызларда киң таралган гадәти бер цистит йә вульвовагинит булып чыга.

Туганнан алып унбиш-уналты яшенә кадәрге чорда кыз балада нинди гинекологик чирләр булырга мөмкин соң? Баланың җенес әгъзасы авырга узуның уналтынчы атнасында формалаша. Шунлыктан йөкле хатынның спиртлы эчемлекләр куллануы, тәмәке тартуы, йогышлы чирләр белән авыруы... барысы да яралгы үсешенә тискәре йогынты ясый. Моның ахыры күңелсез бетәргә, туачак бәбинең аналык бизләрендә шеш үсә башларга мөмкин. УЗИдан караганда бик әйбәт күренә ул. Андый баланы тугач та дәвалый башлыйлар. Ә кайвакыт хәтта операция ясарга мәҗбүр булалар.

Хәзер укыйлар