Логотип
Сораулар

Гөлнара Шәрәфиева, Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары

Пенсияләр билгеләү һәм түләү өлкәсендәге яңалыкларга кагылышлы сорауларга Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары Шәрәфиева Гөлнара Рәфкать кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Хезмәт кенәгәсен нинди вариантта сайларга телисез дип сорыйлар эштә. Кайсы кулайрак икән? Электрон варианты ышанычлымы?

Эксперт җавабы:

295 мең татарстанлы хезмәт кенәгәсен электрон вариантына өстенлек бирде. Хезмәт кенәгәсе - кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм хезмәт стажын раслаучы төп документ. Хезмәт кенәгәсенең кәгазь яки электрон вариантын сайлау хокукы һәркемнең үз иркендә. Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан (www.pfr.gov.ru) яисә Дәүләт хезмәтләре порталыннан (www.gosuslugi.ru) алырга мөмкин. Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән электрон белешмә pdf-форматта формалаша һәм Пенсия фондының төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана. Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада сакларга, кирәк булганда бастырып алырга яисә электрон почта аша җибәрергә мөмкин. Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Пенсия фонды сайтының шул исемдәге бүлегендә урнаштырылган (www.pfr.gov.ru).

Хәзер укыйлар