Арабыздан беребез
Сагышлы шатлык
Кышкы фасыл берара уйнаклап, шаяргалап йөрде дә, үз хокукын барлап, җиргә мамыктай ак карларын түшәде. Әлфия кибет тәрәзәсеннән кышкы гүзәллеккә сокланып күз салды. Күр бу сылу чыршыларны! Ямь-яшел чыршы ботакларында күпереп торган ак карлар еракта калган туган өйне, әнисе салган ак күмәчләрне хәтерләткәндәй булды. Әй ул уйланулар, сагышланулар – төпсез кое сыман. Баштагы уйларга йөгән кигереп булмый шу-у-ул! Эш белән булашып бераз гына онытылып торса да, ялгыз калды исә һаман шул туган авылы Усть-Узанын, әнисен, абый-апаларын сагынып, сагыш дәрьясында йөзде ул.
Комментарийлар
Гузел Хусаинова
0
0
Авылнын яме - бакчада, э бакча чэчкэлэргэ кумелеп утырса, тагын да кунеллэр кутэрелэ! Ел саен Голнурнын ой алдындагы бакчасы чэчкэлэргэ кумелеп утыра, э андагы аккошлар , павлин hэм башка торле уз кулы белэн ясалган матур сыннар бакчага остэмэ матурлык hэм ямь остэп тора! Рэхмэт, Голнур, доньяга ямь остэп безне куандырганын очен!!!
0
0
Г.Ислам
0
0
Искиткеч
0
0