Бу елның соңгы саны дөнья күрде. Бәйрәм рухына төренгән декабрь саны! Хатирәләргә дә бай ул…
Журнал тышлыгында – алып баручы, тамада Гөлназ Гайсина. Кеше гомерендәге иң матур вакыйгаларны тагын да ямьләндерүче турында – «Сез яраткан Гөлназ» язмасында.
Бүләк бирешү. Заман, җәмгыять үзгәргән саен, бүләк алышу гадәте үзгәреш кичерәме? Ул модага иярәме? «Виш-листтан бүләк» язмасы әнә шул сорауларга җавап эзли.
Сугыш кырында бала коткарган Николай Масаловлар Бөек Ватан сугышында гына булмаган. «Солдат турында баллада» язмасында Казан егете Маратның батырлыгы.
«Әйтми калган сүзләр». Бу язма күп әниләрне битараф калдырмас. Балага үпкәләү – җанны тын гына сызлатып торган бу яшерен хис турында кычкырып сөйләшмиләр, аның белән бүлешмиләр. Ул бары күңелдә. Бу язма әнә шул кечкенә төеннәрне булдырмас өчен нишләргә кирәклеге турында.
Журнал битләрендә язучы Мөхәммәт Мәһдиев юбилее уңаеннан, аның популяр әсәрләренең берсе – «Фронтовиклар»дан иң кызыклы урыннарны укый аласыз. Тагын бер кат яшьлек, мәхәббәт, романтика дөньясына чумыгыз әле.
«Йомшак наз – җил булып исәрбез» язмасында татар эстрадасының гына түгел, операның затлы тавышлары – Эльза Заяри һәм Артур Исламов белән җылы әңгәмә.
«Мин язмышны җиңдем» сәхифәсендә тагын бер батыр ханым – Раилә Сатдинова. «Унбишенче каттан бер караш» язмасында көчле рухлы Раиләнең үз тормышын кора алуы турында.
«Хатын-кыз галәме» сәхифәсендә Кызыл Ат елын ничек каршыларга, нәрсәләр әзерләргә, нинди төсле киемнәр кияргә, нинди бүләкләр бирергә кирәклеге турында укый аласыз.
Аш-су сәхифәсендә Яңа ел өстәленә кабымлык – «Энҗеле кабырчыклар».