«Сөембикә»нең гыйнвар саны
Яңа елның беренче саны дөнья күрде. Журналыбыз алдагы еллардагы традицияләргә тугры калып, укучыларын кызыклы, сыйфатлы, җырлап укылучы язмалары белән сөендерә.
Журнал тышлыгын Апас шәһәр тибындагы поселогының Башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина бизи. «Бәхет шулдыр ул!» язмасы бөтен җаны-тәне белән эшенә бирелгән җитәкченең уңышлары, тормыш турында уйланулары, бәхете хакында.
Без, хатын-кызлар, Яңа елдан яңача яши башлыйм дип план коручан. Әмма Яңа ел да, «дүшәмбе»ләр дә узып китә. Тормыш сыйфатыбызның нинди булуы бары үзебезнең кулларда гына. Бары хатын-кыз булуыбызны онытмыйча яшәргә кирәк. Хатын-кыз булып кына яраттырып та, хөрмәт иттереп тә, үзең теләгәнчә яшәп тә була. Психолог-коуч Илүзә Әминова белән «Хатын-кызлыгыбызны югалтмыйк» дигән әңгәмәдә.
Россиядә Гаилә елы уңаеннан журналыбызда «Бергә – гомергә» фоторубрикасын башлап җибәрәбез. Көмеш туйларын бәйрәм иткән һәм аннан да күбрәк еллар бергә яшәгән парларны барлыйбыз. Укучыларыбыз, сездән туй көнегездә төшкән һәм хәзер балаларга, оныкларга баеган зур гаиләгезнең фотосурәтен көтәбез. Сезнең гаилә тарихыгыз «Сөембикә» битләрендә басылыр.
«Егет солтаны» сәхифәсендә – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, бик күп артистлар остазы Илдар Хәйруллин. Журналистыбыз Гөлнур Сафиуллина аны журнал укучыларыбызга яңа яктан ача.
Яңа елда – яңа рубрикалар. Шуларның тагын берсе – «Мин язмышны җиңдем». Гомер юлларында сынауларга очрап та бирешмәгәннәр хакында ул. Беренче героебыз Чаллыда яшәүче Дания ханым Дәүләтьянова. «Мин яшим!» язмасы яман шеш авыруына каршы көрәшеп, аны җиңүе хакында.
«Исәнме, әнәй!» «Язмыш» рубрикасында Гөлнур Сафиуллинаның ана мәхәббәте турындагы язмасы әнә шул хакта. Чуашстанның Тукай районында гомер иткән Гөлсайран апа гади генә әни түгел. Тол калган Әбелгаска кияүгә чыгып, аның 10 ятимен кочагына алып ана җылысы бүләк итә ул.
«Хатын-кыз» галәме кушымтасында һәрвакыттагыча табибка сораулар, этикет кагыйдәләре белән танышырсыз. «Аш-су» сәхифәсендә «көймә»дәге тавык түше пешерергә өйрәтербез.