Логотип
Саннар

«Сөембикә»нең декабрь саны!

13 декабря 2023 «Сөембикә»нең декабрь саны!

Менә тагын бер ел узып китте. 2023 елның да соңгы битләрен ябабыз...

Димәк, «Сөембикә»нең быелгы соңгы – уникенче саны да тиздән сезнең  кулларга барып керер. Яшьлекнең үзе кебек янып-балкып барып керәчәк ул өйләрегезгә һәм шунда ук үзенең дәртле энергиясенә чорнап алачак. 
Журналны кулдан төшерәсе дә килмичә, шунда ук укый да башларсыз! 

Тышлыкта яшьлек дәрте ташып торган бу кыз кем дисезме? Журнал эченнән аның турындагы язманы эзләп тапканчы, башта үзегезне сынар өчен бер сорауга җавап бирегез әле: кем булып эшли дип уйлыйсыз аны? Ә без әлегә Рузалия Хафизованың инде күптән ике бала әнисе булуын гына әйтәбез дә... Калганын... Калганын «Уңганлык әҗере» дигән язманы укыгач белерсез. Һәм, әлбәттә, шаккатырсыз. 
Язманың авторы – Чулпан Галиәхмәтова.

Менә-менә Яңа ел ишек шакыячак. Без – өлкәннәр аны гаилә бәйрәме дип саныйбыз. Һәм бу көнне бөтен гаилә әгъзалары да бер өстәл артында утырырга тиеш дип беләбез. 
Без – әти-әниләр шулай уйлыйбыз. Ә менә үсеп буй җитеп килгән балаларыбыз бөтенләй башка фикердә шул. Аларның бәйрәмне дуслары белән бергә каршы аласылары килә. Сезгә хәл итәргә: җибәрергәме аларны, әллә юкмы? Бу авыр сорауга җавап биргәнче, «Бала күңеле далада?» дигән язманы укып чыгыгыз әле. Психологлар бу хакта нәрсә ди, башта шуны белегез. 
Язманың авторы – Лилия Гәрәева.


«Куркыныч  уенчыклар». Бу язма да балалары булган әниләр өчен. Дөресрәге, кечкенә балалары булган әти-әниләр өчен. Бүгенге балаларның уенчык модасы башка. Алар көнбатыштан кергән трендларга – компьютер уеннарына, мульфильм геройларына мөкиббән. Ә ул уенчыкларның кыяфәтләрен бер дә матур диеп булмый... Берәүләр ул уенчыкларны  сатудан тыярга кирәк диләр, икенчеләр аларны сөйкемле дип таба. Белгечләр ни диләр – язмадан шушы сорауга төгәл җавап табарсыз.
Язманың авторы – Чулпан Галиәхмәтова. 

Язучы Ринат Мөхәммәдиевны сез, әлбәттә, барыгыз да беләсез. Аның китаплары да күбегезгә таныш. «Мин – гап-гади авыл малае» дигән язма исә язучы тормышының сез моңарчы белмәгән әллә никадәр яңа якларын ачар. Тамырлары, балачагы, дуслары, балалары турында белерсез. Ә мәхәббәт турында: «Мәхәббәт җитди әйбер, бу хакта бик чамалап сөйләргә кирәк», – ди ул. Әмма кайбер серләрне барыбер ача! 
Язманың авторы – Эльмира Закирова. 

«Азат хатын» – совет чоры хатын-кызлар вакытлы матбугатының беренче карлыгачы була. Ул 1926 елның август аенда чыга башлый. Өченче саннан башлап редакциягә секретарь булып үткен каләмле журналист, талантлы шагыйрь һәм оста оештыручы Һади Такташ килә. «Чишмә башы» дигән язма аның газиз әнисе Шәмсениса апа турында. Сез хәтта аның бүгенге көндә Татарстан Республикасы Милли музеенда сакланган фотосын да күрә аласыз. Бердәнбер фотосын! 
Язманың авторы – галимә Лена Гайнанова. 

«Ачыктан-ачык» рубрикасының чираттагы кунагы –  рәссам Алсу Тимергалина. Үзенең тормышындагы табышлар, югалтулар турында сөйли ул. Алсу ханым кайчандыр: «Мәхәббәт барысын да аклый», – дип санаган. Бүген аның бу фикере үзгәргәнме, юкмы? «Утка очкан күбәләк»не укыгыз. 
Язманың авторы – Гөлнур Сафиуллина. 

Әдәбият сөючеләр Гөлнур Сафиуллинаның «Кояшым» дигән хикәясе, Гөлара Шәрипованың шигырьләре белән таныша алачак. 

Алда – Яңа ел! Бәйрәм табыны түрендә нәрсә торыр икән? Рөстәм Галәветдинов сезгә тутырган тәкә ясау буенча мастер-класс тәкъдим итә. Өйдәгеләрне шаккатырырлык булачак ул! 

Ә биредә киләсе яртыеллыкка журналга язылырга була. 
Бергә калыйк! 

Биредә журналга язылырга була.

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Ozon, ЯндексМаркет, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.

Шулай ук безнең журналны түбәндәге адреслар буенча урнашкан вендинг аппаратлардан сатып алырга була::

• «Евроспар» ул.Глушко,16г.

• «Евроспар» Амирхана, 101

• «Бахетле» Залесная, 66

• ТЦ «Южный» пр. Победы, 91

• «Мегга мебель» ул. Сиб. Тракт, 34 корп 1

• «Агропромышленный парк» ул. Аграрная, 2

• автовокзал «Южный» ул. Оренбургский пр-д, д. 207

• ЖД Вокзал Казань-2 зал ожидания. ул. Воровского, 33

• ЖД Вокзал (красное здание) ул. Привокзальная пл., 1а

• станция метро «Тукая»

• станция метро «Суконная слобода»

• станция метро «Авиастроительная»

• станция метро «Проспект Победы»

• станция метро «Северный вокзал»

• станция метро «Яшьлек»

• станция метро «Дубравная-1» (выход на ул. Зорге)

• станция метро «Дубравная-2» (выход на ул. Габишева)

• станция метро «Горки»

Реклама АО «ТАТМЕДИА» 420066, РТ, г.Казань, ул.Декабристов, д.2 ГРН 1071690057834


  

Хәзер укыйлар