Логотип
Саннар

«Сөембикә»дән әни исе килә!

13 ноябрь 2023 «Сөембикә»дән әни исе килә!

Бер авторыбыз үз хатында әнә шундый җылы сүзләр язган иде: «Сөембикә» журналының һәр саныннан әни исе килә». Ноябрь саныбызны ачып укый башлагач, бәлки сез дә тоярсыз ул кадерле исне. Бу сан әниләргә багышланган, һәм юкка гына түгел,  26 ноябрьдә Әниләр көнен бәйрәм итәчәкбез.

Бер авторыбыз үз хатында әнә шундый җылы сүзләр язган иде: «Сөембикә» журналының һәр саныннан әни исе килә». Ноябрь саныбызны ачып укый башлагач, бәлки сез дә тоярсыз ул кадерле исне. Бу сан әниләргә багышланган, һәм юкка гына түгел,  26 ноябрьдә Әниләр көнен бәйрәм итәчәкбез. 

Әниләр бит алар баласы хакына җанын ярып бирергә дә әзер. «Улларын көтә аналар» язмасы беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйбыз. Бүген барыбызның да җаннарын сызлаткан вакыйгалар һәм Ана фидакарьлеге турында ул.

Күп вакыт без үз хокукларыбызны белеп бетермибез. Әгәр тиздән лаеклы ялга чыгар вакытыгыз җитә икән, «Пенсиягә чыгар алдыннан...» дигән язманы укымый калмагыз. Үзегез өчен файдалы шактый мәгълүмат тупларсыз сез аннан. Психология фәннәре кандидаты Айсылу Нәгыймованың шушы темага кагылышлы киңәшләре дә кызыклы булыр.

«Үткәннән – киләчәккә» язмасында Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, профессор Роза Шәйхәйдар кызы Әхмәдиева институтның бүгенге тормышы, проектлар, студентларының уңышлары турында сөйли.

Булачак журналистларны кемнәр тәрбияли? Әлеге сорауга «Зөлфирә һәм аның командасы» язмасында җавап тапмый калмассыз. 

Аны әле дә күпләр тавышыннан таный. Тамашачыларның өйләренә генә түгел, күңелләренә дә узган диктор ул. Сүз, әлбәттә, татар телевидениесе дикторы Абдулла ага Дубин турында. Эксклюзив интервьюда Абдулла Ибраһимович моңарчы беркемгә дә сөйләмәгән серләрен ача.

Укучыларыбыз яратып өлгергән «Кем баласы димәгез» проектының чираттагы кунагы – Татарстанның атказанган артисты, җырчы Гөлдания Хәйруллина. Кызы – җырчы Лилия Хәйруллина турында сөйләшәбез. 

Язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Сөембикә» журналы өчен махсус язылган «Курчак» исемле өр-яңа хикәясен тәкъдим итәбез. 

«Без менә төнгә телефоныбызны еш кына зарядкага куеп калдырабыз. Ә Ландыш һәр төнне йөрәген зарядкага куя... Дөресрәге, йөрәген алыштыручы аппаратны». Әлеге юллар «Их, син, йөрәк...» язмасыннан. Укымый калмагыз! 

«Хобби» сәхифәсендә агач остасы Илгизәр Бариев белән таныштырабыз. 

10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. «Күзгә күренмәс эзләрдән...» дип аталган язма милиция майоры, озак еллар тикшерүче булып эшләгән Миләүшә Ермолаева турында. 

«Өзелгәнсең сиреньнән» җырын күпләрегез беләдер, мөгаен. Ә аның язылу тарихын белә идегезме икән?

Без сезне бу юлы Абхазиягә – «Җан иленә» сәяхәткә алып китәбез. Рица күлендә, шарлавыкларда, «Афон» мәгарәсендә булырбыз, гомумән, матурлыгыннан тын кысылырлык табигать могҗизаларын карап кайтырбыз. 

«Хуҗабикә» сәхифәсендә табиб-флебологка һәм балалар ортопедына биргән сорауларыбызга җавап алырбыз, хатын-кыз сәламәтлегенә кагылышлы иң яшерен тема, чәй эчү этикеты турында сөйләшербез, борынгы тансык сыйларыбыздан булган корт сумсалары пешерергә өйрәнербез. 

 

Хәзер укыйлар